Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актанышта эчке эшләр бүлеге ветераннарын хөрмәтләделәр (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүгенге көндә бүлекнең 74 ветераны исәпләнә, алар барысы да хокук тәртибен саклауда үзләренең профессиональ һәм тормыш тәҗрибәләреннән файдаланып, бүлек тормышында катнашалар.

Эчке эшләр органнары һәм Россия Федерациясенең эчке гаскәрләре үз  ветераннарын 2010 елдан бирле рәсми төстә тәбрик итә. 17 апрель көнне билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәмне үткәрү турында карарга шул  елның ноябрендә ул чактагы Россия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев кул куя. Бәйрәмнең нәкъ менә 17 апрельгә билгеләнүе исә егерме ел элек нәкъ шул датада Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы оешуы һәм үз эшчәнлеген башлап җибәрү белән бәйле. 

Актаныш  Эчке эшләр бүлеге  быел да  бу бәйрәмне зурлап каршылады. Чарага бүлекнең ветераннары чакырулы иде. Бүгенге көндә бүлекнең 74 ветераны исәпләнә, алар барысы да хокук тәртибен саклауда үзләренең профессиональ һәм тормыш тәҗрибәләреннән файдаланып, бүлек тормышында катнашалар. Аларның һәркайсы зур хөрмәткә лаек, гомерләрен район халкының тынычлыгын, иминлеген саклауга багышлаган кешеләр. Шунысы да игътибарга лаек, ветераннар белән Эчке эшләр бүлеге арасында тыгыз элемтә урнаштырылган. Бу - биг¬рәктә бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов  белән ветераннар советы рәисе Васил Вахитовның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ветераннар тәҗрибәсе, аларның акыллы ки¬ңәшләре биредә эшләүче яшьләргә җитди мәсьә¬ләләрне оператив һәм нәтиҗәле рәвештә чи¬шәргә ярдәм итә.

Лаеклы ялда булуга карамастан, бүгенге көндә дә актив яшәү рәвеше алып барган, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә, Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеген аңлатуда үзеннән зур өлеш керткән мактауга лаек шәхесләр дә байтак алар арасында. Шундыйларның берсе – Инсаф Барый улы Фәхриев. Шушы көннәрдә отставкадагы милиция майоры үзенең 70 яшьлек  олуг юбилеен каршылады. Инсаф Фәхриевка,  бәйрәме уңаеннан,  тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль – икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен муниципаль район башлыгы Э.Н. Фәттаховның һәм ТР Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләре ветераннар советының Мактау грамоталары тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев