Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бәйрәмегез белән, фидакарь хезмәтчәннәр!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тәбрик итәм. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләребезнең берсе. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тәбрик итәм.
Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләребезнең берсе. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Бу - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең генә түгел, ә авылда яшәүчеләрнең дә уртак бәйрәме. Алар таңнан алып караңгыга кадәр ялсыз эшләп, икмәк, яшелчә үстерәләр, безне сөт, ит һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәләр.
Хезмәтне яратуыгыз, сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны да без тырышлык, сабырлык үрнәге, дип атыйбыз һәм алар алдында баш иябез.
Тагын бер кат бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, иртәгәге көнгә ышаныч белән каравыгызны, алдагы елда һава шартларының авыл хуҗалыгы өчен уңай килүен телим. Авыр хезмәтегез бәрабәренә яңадан-яңа үрләр яуларга, якташларыгызның рәхмәтен ишетергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев