Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ҮЗ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕН СПОРТТА СЫНЫЙ: Җитәкчеләр ярыша: кайсы кемнән калыша? (СПАРТАКИАДА МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Бүген, якшәмбе көн булуга карамастан, Актанышта җанлылык иртәннән үк сизелеп торды. "Бүләк" чаңгы трассасы янында машиналарның күп булуы да бу якшәмбенең күпләр өчен ял көне түгеллегенә ишарә ясагандыр, мөгаен. Нинди чара булган дип баш ватасызмы? Бүген Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы гөрләде. Билгеле, бу төр ярыш башка елларда да үтә иде Актанышта....

Бүген, якшәмбе көн булуга карамастан, Актанышта җанлылык иртәннән үк сизелеп торды. "Бүләк" чаңгы трассасы янында машиналарның күп булуы да бу якшәмбенең күпләр өчен ял көне түгеллегенә ишарә ясагандыр, мөгаен.
Нинди чара булган дип баш ватасызмы? Бүген Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы гөрләде. Билгеле, бу төр ярыш башка елларда да үтә иде Актанышта. Әмма быелгысы, чыннан да, катнашучылар күплеге ягыннан рекорд куйгандыр. Актаныш районында йөздән артык оешма, учреждение, предприятие исәпләнә, бүген аларның җитәкчеләре барысы да диярлек ярышка "кузгатылган" иде.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов бу нисбәттән үз фикерен дә белдерде. "Җитәкчеләр үзләре үрнәк күрсәтми торып, аларның хезмәткәрләрендә спортка кызыксыну уятып булмый!" - диде ул. Шәп фикер, дөрес фикер! Җиңү тәмен дә, җиңелү ачысын да бүген үз җилкәләрендә татыган җитәкчеләр алга таба инде спортка бөтен коллективлары белән ныклап тартылырлар дигән өмет бар.
Билгеле, җитәкчеләр арасында даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр дә җитәрлек. Бүген андыйларга ярыш төрләре бик җиңел бирелде. Андыйлар башкаларны сынады, әмма үзләре сынатмады!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев