Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Чалманаратка да асфальт юл "килеп җитте" ( +ФОТОЛАР)

"Татавтодор" оешмасы районыбызның күп кенә авылларын асфальтлы итеп, халыкны үзәгенә үткән юлсызлык проблемасыннан әкренләп арындыра бара. Республиканың махсус программасы зур чыгымнар сорый торган шундый эшләрне районыбызда башкарырга мөмкинлекләр бирә. Ә 2015 ел Чалманарат авылына чын мәгънәсендә бәхет китерде: биредә асфальт юл салынды, авыл эчендәге күпер ныгытылды, юл билгеләре урнаштырылды. 223...

"Татавтодор" оешмасы районыбызның күп кенә авылларын асфальтлы итеп, халыкны үзәгенә үткән юлсызлык проблемасыннан әкренләп арындыра бара. Республиканың махсус программасы зур чыгымнар сорый торган шундый эшләрне районыбызда башкарырга мөмкинлекләр бирә. Ә 2015 ел Чалманарат авылына чын мәгънәсендә бәхет китерде: биредә асфальт юл салынды, авыл эчендәге күпер ныгытылды, юл билгеләре урнаштырылды.
223 хуҗалыкта 703 кеше яшәгән Чалманарат авыл җирлегенә 5 авыл карый. Үзәктә тулы булмаган урта мәктәп, Шәбез һәм Гәрәйдә башлангыч мәктәпләр, өч авылда да медпункт, кибет, ике авылда мәчет эшли. Үзара салым акчасына юлларны тәртипкә китереп торалар. Табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан Чалманарат авылында шатлыклы вакыйга булды. 27 ноябрьнең нәкъ көн уртасы иде. Биредә яңа асфальт юл ачу тантанасы узды. Әлеге көн авыл тарихына алтын хәрефләр белән язылачак.
Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин катнашты.
- Республика ярдәме белән биредә 68 миллион сумлык эш башкарылды. Шул уңайдан Чалманарат авылы халкын чын күңелдән котлыйм. Юлларда имин йөрергә язсын, шушы җирлектә эшләп килүче "Наратлы" хуҗалыгына да файдасы булсын. Авыл халкы шушы юлның рәхәтен күреп, тормыш-көнкүрешен тагын да яхшыртсын. Эш көчендәгеләр үз тармагында ирешеп килгән уңышларын тагын да арттырып, авылның киләчәген саклап калсын, - диде Фаил Камаев.
Район башлыгы "Татавтодор" оешмасына, аның җитәкчесе Марат Сәмигуллинга, эш барышында аларга ярдәм иткән авыл җирлеге башлыгына, хуҗалык җитәкчесенә рәхмәтен белдерде. Марат Сәмигуллинга Актаныш район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Районда юллар төзисе урыннар бик күп, авыл җирлеге үзәкләрен каты өслекле юллар белән тоташтыру бурыч итеп куелды. Татар Ямалы, Усы авыллары шундый сөенечле көннәрен түземсезлек белән көтә.
Марат Сәмигуллин да:
- Мондый бәйрәмнәр ешрак булсын иде, - дигән теләген белдерде. - Без үзебез дә авылда туып үскән кешеләр. Авылның төп проблемасы - су, юл, җылылык. Чалманарат юлы сыйфатлы, матур килеп чыкты. Без аны 4 елга гарантиягә алып, карап торачакбыз. Сезне шушы бәйрәм белән котлыйм, юлны саклавыгызны, юл кырыендагы юл билгеләренә игътибарлы булуыгызны телим. Еракта яшәүче балаларыгыз ешрак кайтсыннар. Авылыгызның кадерен белеп, берүк исән-сау яшәгез.
"Наратлы" җәмгыяте җитәкчесе Фагил Бариев юл ачу тантанасын җирлек өчен тарихи вакыйга дип бәяләде:
- Кемнәр төзегән аны, кемнәр үз өлешләрен керткән - шуларның исемнәрен язып, киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.
Фагил Бариев юл төзелеше башланган көннәрне дә искә алды:
- Шушы җирлектә хуҗалык җитәкчесе булып 21 ел эшлим. Күп кенә истәлекле көннәрне күрдек, зур гына төзелешләр алып барылды. 2013 елда безнең җирлектә семинар үткәрелгән иде. Район башлыгы Фаил Камаевка күперебезнең бик аяныч хәлдә булуын аңлаттым һәм аны ремонтлау өчен ярдәм сорадым. Урынга барып карадык, киңәшләштек. Бер ай үтүгә, Фаил Камаев авылыбызга килеп, мине чакырып алды да: "Асфальтны кайдан сала башлыйбыз?" - дип сорады. Башта аңламыйчарак тордым. Җирлек үзәкләрен каты өслекле юллар белән тоташтыру программасы турында сүз барды. Менә бүген бездә тарихи көн. Юлны төзүдә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәт. Асфальт юлдан тракторларны, авыр йөк машиналарын йөртмәскә кирәк. Юллар киләчәктә дә төзелсен, - диде.
Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов авыл тарихы турында китапларны бүләк итте.
Мөҗәһит ЗАКИРОВ:
- Үзем Актанышта юллар төзү оешмасында байтак кына эшләдем. Иртәнге 7гә планеркага юл ярып барырга туры килә иде. Юллар юк иде. Менә хәзер юллар да бар, автобуслар да йөреп тора. Авылыбыз халкы исеменнән бик зур рәхмәт. Юл төзүчеләргә Аллаһы Тәгалә сәламәтлекнең ташып торганын бирсен. Бәләкәй Чалманаратка 300 метр юл керә, менә шунысын да ныгытсалар, шат булыр идек.
Фәйрүзә МАДЪЯРОВА:
- Авылыбызга керә алмыйча, бик иза чигәләр иде шоферлар да. Бүген - безнең өчен бик бәхетле көн. Юлларыбыз төзек булып, аннан исән-имин йөрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев