Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Чәчү чәчәр чак

Салкыннардан соң көннәр матурланып, җылынып китүгә, басуларда җир өлгерүгә, хуҗалыклар чәчүгә чыкты. Тракторлар гөрелтесе, алар артыннан очкан тузан, игенчеләрнең шат авазлары күңелгә бер рәхәтлек өсти. Әйе, игенчеләрнең мәшәкатьле дә, шул ук вакытта сөенечле дә мизгелләре. "Тамыр" хуҗалыгы игенчеләре чәчүгә 28 апрель көнне керешкәннәр. Алар инде 920 гектар мәйданда вика, арпа,...

Салкыннардан соң көннәр матурланып, җылынып китүгә, басуларда җир өлгерүгә, хуҗалыклар чәчүгә чыкты. Тракторлар гөрелтесе, алар артыннан очкан тузан, игенчеләрнең шат авазлары күңелгә бер рәхәтлек өсти. Әйе, игенчеләрнең мәшәкатьле дә, шул ук вакытта сөенечле дә мизгелләре.
"Тамыр" хуҗалыгы игенчеләре чәчүгә 28 апрель көнне керешкәннәр. Алар инде 920 гектар мәйданда вика, арпа, солы чәчкәннәр. Аларның эшчәнлеге белән танышу максатыннан без 2 май көнне Яңа Богады бригадасы чәчүчеләре янында булып кайттык. Әйткәнемчә, игенчеләрнең кәефләре күтәренке. Җәйге көнне хәтерләткән һава торышы да аларның хезмәтләренә дәрт-дәрман өсти сыман. Без барганда алар 212 гектарлы басуда борчак чәчәләр иде. Илнур Әхмәтов Massey Ferguson тракторы белән алдан җирне эшкәртеп бара. Челленджер тракторына ДМС агрегаты тагып, Алмаз Сәмигуллин борчак орлыкларын җир куенына иңдерә. Фирдәвис Сабиров исә алар артыннан МТЗ-80 тракторы белән катоклап бара. Биредә һәркем үз эшен белеп һәм өйрәтүләрсез башкара. Чәчүдә КамАЗ машинасы белән орлык ташучы Рәфит Габдуллин һәм ашлама ташучы Айрат Арслановның да хезмәте бәяләп бетергесез.
- Чәчүгә без елдагыча ныклы әзерлек белән кердек. Техниканы яхшылап әзерләп куйдык. 28 апрельдә арпа чәчүгә чыккан идек. Хәзер менә борчак чәчәбез. Җирне ныклап җитешкән дип булмый әле. Чөнки пар күтәрелмәде. Шулай булса да, дым бар вакытта чәчеп калырга кирәк. Барыбыз да исән-сау, илләр тыныч булып, чәчүләрне башкарып чыгарга язсын, - ди озак еллар шушы хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Алмаз Сәмигуллин.
Аның чын җир кешесе икәне әллә каян күренеп тора. Үзенең бишенче сезонга кергән ДМС агрегатын күз карасы кебек саклап тота. Күп сөйләшергә яратмаган Алмаз тиз генә чәчкечен орлыклар белән тутырды да китеп тә барды.
- Чәчүгә ел да оешкан төстә чыгабыз. Өзеклекләр тудырмас өчен ашлама белән орлыкны даими ташып торабыз. Эш шартлары да яхшы. Кайнар аш белән тәэмин итәләр. Агулауда, ашлама белән эшләүчеләргә борынчыклар, махсус эш киемнәре бирделәр. Хезмәт хакларын да яхшы түлиләр. Инде чәчүләрне тиз арада башкарып чыгарга, көзен исә куанып игеннәрне җыйнап алырга язсын, - ди хуҗалыкта 20 елдан артык хезмәт куючы Айрат Арсланов.
"Тамыр" хуҗалыгының Яңа Җияш, Иске Богады, Солтангол бригадаларында да эш кайный. Алар солы, арпа, терлек азыгы өчен берьеллык үлән чәчү белән мәшгульләр. Механизаторлар Сәгыйрь Сабиров, Фәндүс Мостафин, Азат Якупов, Фәрыйх Нәбиуллин, Илмир Мөхәмәтов, Равил Әюпов, Илнар Мирзагалиев, Галинур Мирзагалиев СЗП-3.6 чәчкече белән матур көннең һәр минутын максатчан файдаланып калырга омтылалар. Хуҗалыкта көнгә 250-300 гектар күләмендә чәчү эшләре башкарыла. Һава торышы бозылмаса, алар чәчүне 10 көн эчендә тәмамларга планлаштыралар. Чәчүдән соң яңгырлар да явып китсә, озакламый бу басулар ямь-яшел булып күзне иркәләр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев