Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Чәчәк бәйрәме – күңел бәйрәме

Шимбә көнне "Яшьлек" мәдәни үзәге каршындагы мәйданда чәчәк бәйрәме үткәрелде. Ул берничә чараны берләштереп оештырылды. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе, "Өй алдыбыз - гөлбакча" бәйгесен йомгаклау һәм авыл җыеннарының йомгаклау гала-концерты - һәркайсы үз тамашачысын җыйды. Бәйрәмгә килүчеләрне, иң әүвәл, табигать хәзинәсеннән ясалган бай күргәзмә каршы алды. Һәрберсе - күзләрне иркәләрлек...

Шимбә көнне "Яшьлек" мәдәни үзәге каршындагы мәйданда чәчәк бәйрәме үткәрелде. Ул берничә чараны берләштереп оештырылды. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе, "Өй алдыбыз - гөлбакча" бәйгесен йомгаклау һәм авыл җыеннарының йомгаклау гала-концерты - һәркайсы үз тамашачысын җыйды.

Бәйрәмгә килүчеләрне, иң әүвәл, табигать хәзинәсеннән ясалган бай күргәзмә каршы алды. Һәрберсе - күзләрне иркәләрлек сәнгать әсәре. Ә нәни тамашачылар өчен - күңелле уеннар, татлы ризыклар һәм, иң мөһиме, күктә елмаеп торучы кояш ямь өстенә ямь өстәп торды.

Балалар - дөньябызның киләчәге

Язганыбызча, "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" кебек иганә чаралары быел һәрбер авыл җирлегендә үткәрелә. Актаныш мәктәпләренең беренче сыйныфына барырга җыенучы малайлар һәм кызлар, гүзәл гөлләр кебек берсеннән-берсе матур киемнәрен киеп, аңа шатланышып килгәннәр. Яңа уку елын каршылаганда дулкынлану хисе һәркемдә була, әмма беренчегә баручыларның хис-тойгылары үзгә, гомерлеккә истә калырлык.

Шушы бәйрәм уңаеннан район башлыгы Фаил Камаев котлау сүзләре җиткерде:

- Дөньяның авырлыкларын сизмичә, матур итеп ремонтланган мәктәпләребездә белем алуыгызны, дүртле-бишле билгеләренә генә укуыгызны телим. Сәламәт булыгыз, туган ягыгызны беркайчан да онытмыйча, үз җирлегегезнең патриотлары булып үсегез! - дип, белем иленә аяк басучы нәниләргә хәерле юллар теләде.

Мәктәпкә укырга керү - кеше гомеренең иң мөһим чоры. Һәрбер бала мәктәп бусагасына аяк басканда үзен кирәкле кеше итеп хис итәргә тиеш. Балалар - дөньябызның киләчәге. Аларның шатлыгы - өлкәннәрнең дә олы шатлыгы ул.

Бу көнне 18 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк ителде.

Чәчәкләр -тормыш яме

"Өй алдыбыз - гөлбакча" район бәйгесенә йомгак ясалды. Гап-гади гүзәллек дөньясын тудыру, чәчәкләр-гөлләр үстерү өчен күп көч-тырышлык түгәргә кирәк. Тирә-якны яратучы райондашларыбызның күңелләре төпкелендә шытым биргән матурлык орлыклары аллы-гөлле чәчкәләр булып, җир өстенә үсеп чыкканнар да, күпме кешегә шатлык өләшәләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова 2002 елдан бирле үткәрелүче әлеге бәйгенең нәтиҗәләре белән таныштырды һәм:

- Матурлык бүләк итүчеләргә, тормышыбызны чәчәклеккә күмүчеләргә барлык район халкы рәхмәтле. Быел конкурска нәтиҗә ясаганда, бакчаларын бизәп утыручы гөлләр белән беррәттән, урам якта чәчәк үстерүчеләргә күбрәк игътибар бирергә тырыштык. Чөнки урамнарны бизәүчеләр авылдашларына күбрәк гүзәллек бүләк итәләр. Актанышта күпфатирлы йортлар алдында чәчәк үстерүчеләр елдан-ел арта. Чит төбәкләрдән, башка районнардан киләләр. Актанышыбызга сокланалар. Бу бер генә кеше хезмәте түгел. Шушы гүзәллекне тудырган авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, шәхси кешеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, - диде.

Реклама

Кемнәр алар - җиңүчеләр? Район үзәгендәге күпфатирлы йортлар арасында Ленин проспекты, 4 нче йортта яшәүче Алия Әмирова һәм Фәридә Мостафина быел да беренчелекне бирмәделәр. Тынычлык проспекты, 8 нче йортта яшәүче Клара Шәмгунова һәм Ленин проспекты, 16 нчы йорттан Дамира Исламова - икенче, Татарстан урамы, 101 нче йорттан Луиза Исламова һәм Тынычлык проспекты, 21 нче йорттан Нәвәс Зәйнуллин өченче урынга лаек булдылар.

Район үзәгендә шәхси йортта яшәүчеләр Гөлия Саматова, Раушания Нәбиуллина, Альбина Нурисламова, Люция Акмалова һәм Рәмзәлия Закирова I-III урыннарны бүлештеләр.

Рәсимә Саматова, Дания Мухеева, Гүзәл Гатинаның чәчәклекләре дә комиссия әгъзаларының күңеленә хуш килгән.

Оешма-предприятиеләр арасында үзәк хастаханә - I, "Газстройсервис" - II, МНКТ - III урынны алды. Мәгариф учреждениеләреннән район үзәгендә Актанышның 2 нче мәктәбе, гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 1нче мәктәбе; авыл җирлекләрендә Татар Суыксуы, кадет-мәктәбе, Такталачык; тугызьеллыклар арасында Такталачык коррекцион мәктәбе, Чуракай, Аккүз мәктәпләре I-III урынга ия булдылар. Район үзәгендә 5нче санлы "Кояшкай", 1нче санлы "Умырзая", 7 санлы "Алтынчәч" балалар бакчалары, авылларда Усы, Татар Суыксу, Яңа Әлем балалар бакчалары, мәдәният учаклары арасында Байсар, Зөбәер, Усы, Чуракай, Меңнәр, Чәчер клублары, ФАПлар арасында Чуракай, Яңа Кормаш, Зөбәер фельдшер-акушерлык пунктлары, иман йортлары арасында Колын, Пучы, Яңа Кормаш авыллары мәчетләре иң яхшы чәчәк үстерүчеләр дип табылдылар.

Җиңүчеләргә бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов тапшырды.

Иске Сәфәр - иң матур чәчәклекләр җирлеге

"Үрнәк чәчәкле авыл"номинциясендә Иске Сәфәр авыл җирлеге җиңүче дип табылды.

Авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклар арасында Чуракайдан Нәзлия Хафизова, Куяннан Резедә Бәшәрова, Байсардан Альберт Ганиев гаиләләре җиңүче дип табылдылар. Богадыдан Зәһинә Саттарова, Иске Әлемнән Римма Хуҗина, Ирмәштән Дилбәр Мөхәммәтшина - икенче, Такталачыктан Гәүһәрия Мусина, Чалманараттан Альбина Исламова, Актанышбаштан Резедә Храмова өченче урыннарны яуладылар. Сәфәрдән Флүзә Кыямова, Гүзәлия Габдуллина, Актанышбаштан Альбина Хәбибуллинаның да үз бакчаларын гөл итеп тотучылар икәнлеге мәгълүм булды.

Чәчәк алиһәсе Яңа Кормашта яши

Һәр елны йортларын гөлләр утравына әйләндергән райондашларыбыз арасында гран-при иясе билгеләнә. Төрле һөнәр ияләре бар алар арасында. Быелгы бәйгенең төп җиңүчесе - Яңа Кормаш авылыннан Рәмзия Харисовага Чәчәкләр алиһәсе дигән исем бирелде.

Күңел җылысын биреп башкарган эшләр генә җанга рәхәтлек, уңай нәтиҗәләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Чәчәк бәйрәме – күңел бәйрәме

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев