Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Чеби, каз-үрдәк бибие алсагыз, сезгә субсидия бирәчәкләр!

Көннәр җылытып, карлар эреп бетүгә халык чебеш, каз-үрдәк ала башлый. Ә сез аларга да хөкүмәт тарафыннан субсидия бирелгәнен беләсезме? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов белән шул хакта сөйләштек. - Чыннан да, агымдагы елның 1 февраленнән 1 июненә тикле каз бәбкәсе яки күркә бибие алган...

Көннәр җылытып, карлар эреп бетүгә халык чебеш, каз-үрдәк ала башлый. Ә сез аларга да хөкүмәт тарафыннан субсидия бирелгәнен беләсезме? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов белән шул хакта сөйләштек.
- Чыннан да, агымдагы елның 1 февраленнән 1 июненә тикле каз бәбкәсе яки күркә бибие алган өчен бер башка - 100 сум, үрдәк бәбкәсе өчен 80 сум, бройлер чебие өчен 30 сум күләмендә субсидия бирү каралган.
- Таләпләренә килгәндә...
- Иң элек, кешенең ихаталы өйдә торуы, крш-кортны асрарлык җире булуы кирәк. Әлеге бибиләрнең, чебиләрнең бер айдан зуррак булмавы шарт булып тора. Һәм бер хуҗалыкка 50 баштан 100 башка тикле генә бирелә. Әлеге кош-кортларны бары тик үзебезнең Татарстандагы кошчылык буенча махсуслашкан хуҗалыклардан гына алу рөхсәт ителә. Моның өчен алар белән килешү төзелә. Алда саналган программалардагы кебек үк, субсидия бирүне сорап гариза һәм барлык документлар теркәлеп, авыл җирлеге башкарма комитетына тапшырыла.
Кош-кортны алганда, килешү кәгазе, акча түләгәнгә квитанция яки чек, наклодной кәгазе, акт сорарга онытмагыз. Һәм шул көнне үк алынган чебиләрнең сәламәтлеге турында ветеринария берләшмәсеннән беркетмә алырга кирәк. Чөнки алардан башка сез субсидиягә өмет итә алмыйсыз. Башка программалардан аермалы буларак, чеби, каз, үрдәк алганда акчаны кулдан да түләргә рөхсәт ителә.
- Чебиләр дә, бибиләр дә үлми тормый. Ул очракта...
- Әгәр кеше кош-корт өчен субсидия ала икән, алар бройлер чебиләрен, үрдәк бибиләрен -ике, каз бәбкәсен, күркә бибиен дүрт ай сакларга тиешләр. Сез әйткәнчә, әгәр шушы вакытка тикле үлгәне була икән, анысына ветеринария белешмәсе һәм бракка чыгару турында акты булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев