Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Чираттагысы – “Эконом”да

Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы тәҗрибә уртаклашу семинарының чираттагысы 21 гыйнвар көнне "Эконом" хуҗалыгында үтте. Семинарда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты. Сөйләшү хуҗалыкның Табанлыкүл авылындагы ындыр табагы белән танышудан башланып китте. Терлекләргә сыйфатлы азык әзерләүдә люцернаның бик файдалы культура икәнлегенә...

Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы тәҗрибә уртаклашу семинарының чираттагысы 21 гыйнвар көнне "Эконом" хуҗалыгында үтте. Семинарда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты.
Сөйләшү хуҗалыкның Табанлыкүл авылындагы ындыр табагы белән танышудан башланып китте. Терлекләргә сыйфатлы азык әзерләүдә люцернаның бик файдалы культура икәнлегенә белгечләр соңгы елларда ныклап инандылар. Чөнки әлеге культурадан коры елларда да өч тапкыр уңыш алып була. Шуның өчен районда люцерна игү мәйданнарын арттыру буенча эш алып барыла. Люцерна культурасының орлыгын игү буенча "Эконом" хуҗалыгы ныклап шөгыльләнә башлады. Узган ел әлеге культурадан 26 тонна сыйфатлы орлык алганнар. Алар чистартылып, капчыкларга тутырып куелган. Инде сатып алучылары да табылган. Әлеге хуҗалык эспарцет дигән культура орлыгын да 37 тонна иккән. Анысы да сенаж массасы өчен бик яхшы һәм туклыклы культура, ди белгечләр.
- Эспарцетны әле районда өч кенә хуҗалык игә, алдагы елларда аны барлык хуҗалыкларга да кертергә иде, - дип үз фикерен җиткерде Дәниф Харисов.
Шулай ук фураж складларының нинди булырга тиешлеге хакында бәйнә-бәйнә аңлатып үтте. Фураж ясыйсы складта һәр төр культура өчен урыннар бүлеп куелган һәм фуражга кушасы кушылмалар да кайтартылып, складта урнаштырылган булырга тиешлегенә кат-кат басым ясады. "Эконом" хуҗалыгына да бу юнәлеш буенча эшләп бетерәсе бар әле. Чөнки фураж югары продукция алуда төп рольне уйный. Бу урында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Кукмара районының "Вахит" хуҗалыгында терлекләрнең рационы белән дә таныштырды. Һәм үзебезнең район хуҗалыкларына да алар үрнәгендә терлекләр өчен фураж әзерләргә тәкъдим итте.
"Эконом" хуҗалыгының машина трактор-паркында соңгы елларда шактый уңай үзгәрешләр сизелә. Биредә чын мәгънәсендә тәртип урнашкан. Ремонт бүлмәләре, техника ремонты мәйданчыклары чистартып, буяп куелган. Тагылма коралларны вакытында ремонтлап, буяп, әзерлек сызыгына куйганнар. Хәзерге көндә тарту көче техникасын ремонтлау белән мәшгульләр.
- Хуҗалыкның ике К-700, бер Т-150, биш МТЗ-1221, дүрт ДТ тракторы, 3 КамАЗы бар. Ике КамАЗ, бер К-700, ике МТЗ-1221, ике МТЗ-82 тракторына үз көчләре белән капиталь ремонт ясадылар, - дип, хуҗалыкның
техникасы турында таныштырды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев. - Ләкин әлеге техниканың барысы да диярлек күптән алынган. Язгы чәчүдә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен хәзер барлык тракторларын ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Аларга бер чәчү агрегаты алырга кирәк була. Моның буенча сөйләшү алып баралар. Ел дәвамында аларга тагын бер 1221 тракторы алырга кирәк булачак.
Ремонт бригадасы егетләренә эш шартлары җитәрлек дияргә була. Җылыну бүлмәсе бар. Хуҗалыкта токарь булып эшләүче Рәеф Хәсәнов барлык техниканың кирәкле детальләрен кырып, әзерләп тора. Әлеге уңган хакында горурланып:
- Пензаның "Быстрица" чәчкеченә дә 16 төрле уңай үзгәреш керткән хезмәткәр ул, - диделәр.
Нәфис Сәлимгәрәев техника ремонты буенча соңгы атнада районда нинди хәрәкәт булганлыгына да тукталды. Нигездә җир эшкәртү һәм чәчү техникасы ремонты төгәлләнде, хәзер төп игътибарны тарту көче техникасы ремонтына юнәлтергә кирәк, диде ул.
Югары Яхшый фермасында сүз нигездә терлекчелек тармагына багышланды. Семинарда катнашучылар иң элек яшь бозаулар асралачак торак белән таныштылар. Аны элек таналар асрала торган торакны үзгәртеп ясаганнар. Биредә Дәниф Харисов яшь бозауларга сөт эчерү өчен чиләкләр урнаштыру җайланмасының, утлыкларның нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлеге хакында аңлатты.
Хуҗалыкның 1303 баш мөгезле эре терлеге бар. Биредә мал табибы булып Артур Мигранов эшли башлагач, хәлләр уңай якка үзгәргән. Аның тормыш иптәше Эльвира да мал табибы икән.
- Күңел биреп эшләүче мондый яшь белгечләрнең кадерен белергә кирәк. Чөнки күпчелек хуҗалыкларда нәкъ шушындый укыган белгечләр җитми, - диде Дәниф Харисов.
Чыннан да, "Эконом"да соңгы елларда яшь терлекләр белән эшләүгә ныклы игътибар бирелә.
- Яшь бозауларга кефир ясап эчерәбез. Бу үзенең нәтиҗәсен күрсәтте. Гәрчә өч еллап элек аны дөрес әйбер түгел дисәләр дә. Угыз банкын да кулланабыз. Бу лейкозлы сыердан туган бозауларга сәламәт сыерларның угызын эчерү максатыннан эшләнә. Лейкозны мал табиблары тарата дияргә яратабыз. Бездә мал табибларына таләп каты. Әгәр бер энә белән ике бозауга кадый икән, аның хезмәт хакы киселә, - дип, эшчәнлекләре белән таныштырды хуҗалык җитәкчесе Алмаз Кәримов.
Киңәшмә барышында Фаил Камаев Краснодардан килгән белгеч Николай Головинның киңәшләренә дә колак салырга кушты. Алар белән эшләүче "Ташкын", "Нур" хуҗалыклары шуларның киңәшләре ярдәмендә күбрәк продукция җитештерүгә ирештеләр инде. Әле болар чик түгел.
- Краснодар белгечләре безнең сыерларны сыер дими, ә биологик материал, ди. Малның сәламәтлеге аларның сөтеннән күренә, диләр. Мал сәламәт булып, алар кушкан рацион белән ашый икән, сөтне бирәчәкләр диләр. Шуның өчен мин калган хуҗалыкларга да Краснодар белгечләре белән эшләргә киңәш итәм, - диде Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев