Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

"Чишмә" - үрнәк хуҗалык

5 февраль көнне "Чишмә" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы сорауларына багышланган семинар узды. Анда Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Мәгълүм булганча, "Чишмә" хуҗалыгы районыбызның алдынгылары рәтендә. Алар районыбызда мөгезле эре терлек баш санын иң күп арттыручылар...

5 февраль көнне "Чишмә" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы сорауларына багышланган семинар узды. Анда Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Мәгълүм булганча, "Чишмә" хуҗалыгы районыбызның алдынгылары рәтендә. Алар районыбызда мөгезле эре терлек баш санын иң күп арттыручылар да, иң күп сөт савучылар да булып торалар. 27 гыйнвар аенда булып узган алдынгылар бәйрәмендә дә "Чишмә" ҖЧҖ район хакимияте башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белән үзара төзелгән килешүне үтәп беренче урынга чыкты һәм, гомумән алганда, иң күп бүләкләнүчеләр дә - әлеге хуҗалык белгечләре булды. Димәк, "Чишмә" хуҗалыгында үз эшенең осталары эшли.
Иң элек "Чишмә" хуҗалыгының Меңнәр бүлекчәсендә булып, яңа төзелгән бозау торакларына экскурсия ясадылар. 100 баш бозауга исәпләнгән бу корылма бүгенге барлык тәлапләргә җавап бирә, анда бозаулар рәхәтлеккә чумган. Бер кеше хезмәт күрсәтә. Хуҗалыкның Меңнәр һәм Аккүз бүлекчәләрендә берәр "Кормо-мама" урнаштырылган.
Аннан соң хуҗалыкның буаз сыер, таналар торагына юл тоттылар. Монда да аяк астына мул итеп салам түшәгәннәр, тораклары да яңа.
Семинарда катнашучылар "Чишмә" хуҗалыгының Меңнәр һәм Аккүз фермалары эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук амбар һәм машина-трактор паркы эшчәнлеге дә читтә калмады.
"Чишмә" хуҗалыгында һәрбер тармакта да башкарылган эшчәнлек башка хуҗалыкларына үрнәк итеп күрсәтелде.
Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев