Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

"Чүп машинасы" килә - чүпләрең әзерме?

Узган елдан башлап районыбыз җирлекләрдәге чүплекләрне бетерү юнәлешендә киң масштаблы эш җәелдереп җибәрелде. Шул исәптән Актанышның үзендә дә шәхси йортларда яшәүчеләрнең чүпләрен махсус машина җыя башлады. Чөнки 2016 елның 1 гыйнварыннан лицензиясе булган оешмага гына чүп җыю рөхсәт ителми. Ә авыл җирлеге чүп җыюны оештыручы гына булып кала. Димәк, авыл...

Узган елдан башлап районыбыз җирлекләрдәге чүплекләрне бетерү юнәлешендә киң масштаблы эш җәелдереп җибәрелде. Шул исәптән Актанышның үзендә дә шәхси йортларда яшәүчеләрнең чүпләрен махсус машина җыя башлады. Чөнки 2016 елның 1 гыйнварыннан лицензиясе булган оешмага гына чүп җыю рөхсәт ителми. Ә авыл җирлеге чүп җыюны оештыручы гына булып кала.
Димәк, авыл халкына да, район үзәгендә яшәүчеләргә дә үзенең чүпләрен түккән өчен тариф буенча акча түләргә кирәк булачак. Авылларда халыктан чүпләрне машина белән җыю район үзәгендәгегә караганда күпкә җиңелрәк. Чөнки аларда чүп контейнерлары куясы, аларны буйыйсы юк. Контейнерларны кайчан ватарлар микән дип кайгырырга да кирәкми.
Иң мөһиме, райондашларыбыз моны аңлап, дөрес кабул итсен иде. Кешенең культура дәрәҗәсе үзеннән тора. Бер матурлыкка күнеккәч, аны һич кенә дә пычратасы килми бит.
Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә аеруча актуаль, чөнки шушы атнадан башлап район буенча каты көнкүреш калдыкларын, график нигезендә, махсус машиналар җыя башлады.
Әлеге уңайдан Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров халыкка мөрәҗәгать белән чыкты:
- Хөрмәтле актанышлылар!
Ил күләмендә, яшәү рәвешебезне экологик яктан яхшырту максатыннан, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү, юкка чыгару эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирелә. Соңгы елларда, зур-зур мәйданар биләп торучы чүплекләр барыбызны да борчуга сала, үзебез яшәгән тирәлекне яшелләндерү, чистарту бурычы баса.
Районыбыз буенча 87 авылның 10 чүплеге бетерелде, һәм калган чүплекләрне бетерү эше алып барыла. Җирлекләрдә каты көнкүреш калдыкларын, график нигезендә, аерым чүп җыю өчен көйләнгән машиналар белән җыю оештырылды. Бу хезмәтне Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче "Мехуборка" оешмасы башкара. Әлеге оешма районыбызның барлык җирлекләрендә эшчшәнлеген башлап җибәрде. Шулай ук Актаныш җирлегендә дә күпфатирлы йортлар тирәсендә яңа төр чүп җыю машиналарын күргәнсездер һәм алар урнаштырган контейнерларга игътибар иткәнсездер. Ә инде шәхси йортларда яшәүчеләргә бу турыдан-туры кагылып, шушы якын көндә аларга хуҗалыктан чыккан көнкүреш калдыкларын нәкъ менә шул машиналарга төяп җибәрергә кирәк булачак.
Турыдан-туры машинага чүп чыгару мәсьәләсе Актаныш авыл җирлегендә шәхси секторларда җыелыш җыеп аңлатылды. Чүп машиналарының йөрү графигы Актаныш таңнарың гәҗитендә якын арада бастырылачак. Хәзерге көндә чүп контейнерларын акрынлап киметү, контейнер мәйданчыкларын сүтү эше бара. Контейнерлар бөтенләй алып бетерелгән урыннар да бар. Контейнерлар алып куелган урыннарга чүп ташлап китү очраклары инде күзәтелә. Әмма акрынлап без бу начар гадәттән китәрбез, үзебезнең артыбыздан үзебез җыештырырга өйрәнербез дип ышанасы килә.
Яңалыкны кертеп җибәрү, кабул итү башта һәрвакыт авыррак була. Шуны күздә тотып, бу атнадан башлап чүп машиналары график буенча йөреп, эшчәнлек тәртипкә салыначак. Үзегез өчен уңайлы вакытны билгеләү йөзеннән, чүпләрегезне мөмкин кадәр ешрак махсус машинага чыгаруыгызны сорар идем. Чөнки "Мехуборка" оешмасына графикны җайлау да, сездән ишетеләчәк теләк-тәкъдимнәр дә бу эшчәнлекне оештырып җибәрү өчен мөһим роль уйный.
Тагын бер кат алдан кисәтеп шуны әйтәсем килә: шәхси секторда чүп контейнерлары тулысынча бетереләчәк һәм киләчәктә чиләкле чүп чыгару системасы гына калачак. Шуларны исәпкә алып, хәзердән үк "Мехуборка" оешмасы эшчәнлегенә җайлаша торыгыз. Теләсә кая чүп түгүләргә юл куелмаячагын, андый очраклар күзәтелгәндә экологлар һәм административ комиссия тарафыннан зур күләмдә штрафлар булачагын белеп торсагыз иде.
Мин актанышлыларны аңлы, эшчән кешеләр буларак, куелган тәртипкә тиз ияләшеп, авылыбызны, районыбызны тагын да чистарак, матуррак итү өчен, каты көнкүреш калдыкларын фәкать чүп контейнерларына гына салырга, махсус машиналарга чыгарган чүпләрне шулай ук тирә-якка очмаслык, машинага салу таләпләренә туры килерлек итеп тутырырга, барыгызны да чисталыкта яшәргә чакырам. Үзебезнең дә, башкаларның да хезмәтен хөрмәт итик, экологик чиста табигатьле җирлегебездә яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев