Актаныш

Чүп җыю шулкадәр әйбәт эш булып чыкты

- Авылда чүп җыю шулкадәр әйбәт эш булып чыкты. Тирә-як чүптән арынды, авыл чистарды. Хәзер чүп-чарны теләсә ничек түгү юк. Ияләштек, сөенеп бетә алмыйбыз, җыйсыннар гына, - ди Иске Байсар авылында яшәүче Клара Авзалтдинова. Иске Байсар җирлеге районда чүплекләрне бетерүгә иң беренчеләрдән булып тотынган иде. Белә-белгәннән бар искесен, эшкә яраксыз,...

- Авылда чүп җыю шулкадәр әйбәт эш булып чыкты. Тирә-як чүптән арынды, авыл чистарды. Хәзер чүп-чарны теләсә ничек түгү юк. Ияләштек, сөенеп бетә алмыйбыз, җыйсыннар гына, - ди Иске Байсар авылында яшәүче Клара Авзалтдинова.
Иске Байсар җирлеге районда чүплекләрне бетерүгә иң беренчеләрдән булып тотынган иде. Белә-белгәннән бар искесен, эшкә яраксыз, кирәксез әйберләрен авыл чүплегенә ташыган халыкка алга таба чүпне капчыкларга тутырып, машинага төяп, Актанышка илтәчәкләрен, моннан соң үз вакытың белән генә аннан арына алмавыңны төшендерү җиңелләрдән булмагандыр. Әмма шушы ике ел эчендә авыл кешесенең фикере үзгәргән, җыйсыннар гына, диләр әнә.
Иске Байсарның үз чүплеген 2015 елда күмгән булсалар, узган ел - Яңа Байсар, бу җәй башында исә Чиялек авылы чүплекләрен җир белән тигезләгәннәр. Бу көннәрдә Чишмәбаш чүплеген һәм Иске Байсардагы элекке, халык күптән анда сукмакны онытса да, маллар аягына кергән тимерчыбыклары, үлән белән ашказаннарына төшеп утырган полиэтилен кисәкләре аша искә төшереп торучы иске чүплекне күмү эшләре бара.
Чүп түгүне җирлектән шәхси машина яллап, үз көчләре белән оештырып җибәргән байсарлылар узган елдан "Мехуборка" оешмасы белән эшли башлаган. Халык канәгать: чүпне капка төбенә чыгарып куйдың, машина килгәч, илтеп салдың. Суйган мал калдыкларын, үләксәләрне исә хуҗалыкның үләксә базына илтеп ташлыйлар. Тиресне хуҗалык тиреслегенә илтәләр. Күпләп мал асраучы Клара апа һәм Камил абый Авзалтдиновлар атна-ун көн саен хуҗалыктан машина сорап, тирес чыгара икән.
- Эре мал саннарың җидегә тулса дип, узган ел субсидия биргән иделәр, шөкер, инде сигезгә тулды, менә бүген-иртәгә танам
бозауларга тора. Атна саен бер трактор арбасы тирес түгәбез. Хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, рәхмәт яусын, бер чит әйбер дә кертмичә, тиресне хуҗалыкныкына менгерергә рөхсәт итте. Техника табу кыен түгел, күбрәк хуҗалыктан сорыйбыз, бушка бирәләр, - дип сөенеп сөйли Клара апа.
- Язлы-көзле бакча чүпләрен түгү буенча гына проблема бар, анысын алмыйлар, - ди мәктәптә мөгаллимә булып эшләүче Гөлнара ханым Әхтәмова. - Ә болай, чүп җыйган өчен аена 50 сум - акча түгел бит инде. Урамда теләсә кайда аунап яткан шешәдер, пакеттыр ише чүп-чарны күрмибез хәзер.
Эре чүпләрне исә район халкы моннан соң Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигонына китерергә тиеш була.
- Авыл халкының да ярдәме зур. Чүплекләрне күмүдә техника эшләсә дә, тигезләгәннән соң калган вак-төякне өмә җыеп, чистартып бетерәбез, - ди авыл башлыгы Рамис Кадыйров. - Гомумән, авылның чисталыгын, матурлыгын саклау бар халык көче белән башкарыла. Быел, беләсез, үлән мулдан. Үз капка төбен кеше үзе чабып-чистартып тора, буш ихата, тыкрыклар исә оешмаларга бүлеп бирелгән. Шушы көннәрдә янә өмә ясап алырга ниятлибез.
Бүген Байсарда авылны сулы итү буенча зур эш кайный - җәйләрен кайбер урамнарга су килеп җитә алмауны хәл итү өчен тырышалар.
- Чишмәбаш чишмәсеннән Байсарга торбалар сузабыз. Бу - 2015-2016 елгы үзара салым акчаларына эшләнә. Беренче елны торбалар, җиһазлар алдык; узган елгы акчаны исә торбаларны бу якка сузуга тотабыз. Быел мөмкинлек бар, шушы айларда эшне бетерә алырбыз дип торабыз, - ди авыл башлыгы, сөенечен яшермичә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: