Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Чыршыдагы җем-җем утлар янгынга әйләнмәсен

Соңгы вакытларда күпфатирлы йортларда газ шартлау фажигаләре турында еш ишетәбез. Андый хәлләрне булдырмау йөзеннән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә, күпфатирлы йортларда профилактик күзәтүләр оештырылды. Комиссия составына торак ширкәте, янгын күзәтчелеге, торак инспекциясе һәм район газ бүлекчәсе хезмәткәрләре кертелде. Мондый рейдлар вакытында газ плитәсе янында кием киптерүче, йортны җылыту...

Соңгы вакытларда күпфатирлы йортларда газ шартлау фажигаләре турында еш ишетәбез. Андый хәлләрне булдырмау йөзеннән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә, күпфатирлы йортларда профилактик күзәтүләр оештырылды. Комиссия составына торак ширкәте, янгын күзәтчелеге, торак инспекциясе һәм район газ бүлекчәсе хезмәткәрләре кертелде.
Мондый рейдлар вакытында газ плитәсе янында кием киптерүче, йортны җылыту өчен газ духовкасын кулланучы гражданнар еш күзәтелә. Мондый ваемсызлык фатир хуҗасына гына түгел, күршеләр мөлкәтенә дә зыян салырга мөмкинлеген истән чыгармасагыз иде. Газ приборларын ремонтлау яки аларны алмаштыру гражданнарга катгый тыела. Әлеге эшне махсус белемле хезмәткәрләр генә башкарырга тиеш. Йорт эчендә яки подъездда газ исе сизгән очракта, кичекмәстән 04 телефоны аша диспетчер хезмәтенә хәбәр итү кирәк. Газ исе килгәндә ачык ут һәм электр приборларын куллану катгый тыела.
Бүгенгә район территориясендә 40 янгын чыккан (узган ел - 41). 2 кеше шунда тән җәрәхәте алып хастаханәгә озатылган (узган ел - 1).
Кышның иң ямьле чоры - Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын очраклары бермә-бер арту күзәтелә. Иң төп сәбәпләреннән берсе - пиротехник эшләнмәләр кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, сертификация үтмәгән гирляндалардан файдалану. Пиротехник эшләнмәләрне махсус урыннарда гына куллану рөхсәт ителә. Район территориясендә әлеге урыннар авыл җирлеге башлыклары тарафыннан билгеләнәчәк. Сәүдә үзәкләрендә махсус комиссия тарафыннан рейдлар үткәрелеп, законсыз пиротехник эшләнмә белән сәүдә иткән сату нокталары хуҗаларына административ беркетмә төзеләчәк. Ата-аналардан исә балаларга пиротехник эшләнмәләр куллануның нинди фажигагә китерергә сәләтле икәнен аңлату сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев