Актаныш

Дарумы, әллә акчамы?

Дәүләт социаль ярдәм күрсәтүне, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дарулар бирүне тәэмин итә. Шундый ярдәмнең үзең өчен кирәклерәген сайлау гаять мөһим. Кеше үзен әйбәт хис иткәндә, дәвамлы авырулары борчымаганда ул ташламаларны акчага алыштыруны өстенрәк күрә. Сәламәтлеге начараеп, авыруы озакка сузылганда һәм бик күп дарулар таләп ителә башлаганда, акчалата компенсациянең җитмәячәге...

Дәүләт социаль ярдәм күрсәтүне, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дарулар бирүне тәэмин итә. Шундый ярдәмнең үзең өчен кирәклерәген сайлау гаять мөһим.
Кеше үзен әйбәт хис иткәндә, дәвамлы авырулары борчымаганда ул ташламаларны акчага алыштыруны өстенрәк күрә. Сәламәтлеге начараеп, авыруы озакка сузылганда һәм бик күп дарулар таләп ителә башлаганда, акчалата компенсациянең җитмәячәге ачыклана. Бу гаилә бюджетына да нык сугачак.
Әгәр дә элегрәк сез акчага өстенлек биргән булсагыз һәм дөрес эшләмәвегезне аңласагыз (мондый хәлләр шактый еш күзәтелә), социаль хезмәтләр тупланмасын алу хокукын Пенсия фондына тиешле гариза язганнан соң гына яңартырга мөмкин булуын белеп торырга тиешсез.
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, 2016 елда дарулата ярдәмне бушлай алу өчен, социаль хезмәтләр тупланмасын бирүне яңарту турындагы гаризаны Пенсия фондына агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк, дип киңәш итә. Шушы көннән соң социаль хезмәтләр тупланмасын алу хокукын ел дәвамында яңарту мөмкин булмаячак (Россия Федерациясе законнарында бу күздә тотылмаган).
Исегездә тотыгыз: үзегезнең генә түгел, ә бәлки туганнарыгыз, якыннарыгызның да сәламәтлеге, тынычлыгы һәм иминлеге сезнең дөрес карарга килүегездән тора. Анык бер карарга килгәнче дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез.
2015 елда бушлай бирелә торган дарулар алган кешеләргә Пенсия фондына гариза бирергә кирәкми.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: