Актаныш

Диабет хакында нәрсә беләбез?

Һәр елдагыча, 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне билгеләп үтелә. Аның быелгысы шикәр диабетына багышлана. Шул уңайдан әлеге авыру хакында тулырак аңлатуын үтенеп, Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсе хезмәткәре Наилә Ваһаповага мөрәҗәгать иттек. Шикәр авыруы - матдәләр алмашы бозылуга бәйле җитди чир. Бүгенге көндә Россиядә шикәр диабеты...

Һәр елдагыча, 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне билгеләп үтелә. Аның быелгысы шикәр диабетына багышлана. Шул уңайдан әлеге авыру хакында тулырак аңлатуын үтенеп, Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсе хезмәткәре Наилә Ваһаповага мөрәҗәгать иттек.
Шикәр авыруы - матдәләр алмашы бозылуга бәйле җитди чир. Бүгенге көндә Россиядә шикәр диабеты белән авыручы 10 миллионнан артык кеше теркәлгән һәм аларның саны артканнан-арта бара. Цивилизация никадәр генә алга китмәсен, шикәр чире һаман да җитди авырулардан санала һәм халыкның үлеме сәбәпләре исемлегендә алдынгы урынны били.
Галимнәр чирнең механизмын җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнгән инде һәм алар бүген шикәр авыруы белән чирләүчеләр тулы канлы тормыш белән яши ала, дип исәпли. Ләкин шунысын онытырга ярамый: бу чир белән бер авырган кеше гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның белән янәшә атларга мәҗбүр.
- Нинди авыру соң ул шикәр чире?
- Шикәр авыруы эндокрин системага бәйле, инсулин гормонының абсолют яки өлешчә җитешмәве аркасында гипергликемия (кан составында глюкозаның күтәрелүе) башлана торган авырулар төркеменә карый. Авыру хроник агышы һәм кеше организмында булган барлык матдәләр алмашы процессларының (углеводлар, майлар, аксымнар, минераллар һәм су-тоз) бозылуы белән аерылып тора. Кешенең ашказаны астында инсулин дип аталучы гормоннар эшләп чыгара торган ашказаны асты бизе бар. Төрле татлы һәм углеводлы азыклар ашаганда шул инсулин аларны энергиягә әйләндерә, һәм кеше әнә шул энергия белән яши. Әгәр инсулин җитешмәсә, кан составындагы глюкозаны нормада тоту һәм азык белән кергән углеводларны энергиягә әйләндерү процессы бозыла. Канда шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый. Менә бу инде шикәр авыруы барлыкка килүен аңлата.
- Авыру бер генә төрле буламы?
- Диабет 2 төрдә була. Беренче төре - инсулинга бәйле диабет. Бу вакытта организм җитәрлек күләмдә инсулин эшләп чыгармый, авыру периодик рәвештә инсулин кадатырга тиеш була. Бу төре балаларда, яшүсмерләрдә, яшь кешеләрдә була.
Икенче төре - инсулинга бәйле булмаган диабет. Бу төре күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләрдә күзәтелә һәм авырлыгы нормадан артык булган, аз хәрәкәтләнүчән кешеләрдә ешрак була.
- Чирнең билгеләре хакында да аңлатып китсәгез иде...
- Хәлсезлек, авыз эче кибү, ябыгу, бер үк вакытта аппетит көчәю, артык тирләү дә шик уятырга тиеш. 1нче тип шикәр авыруы башлангач, кеше бик күп су эчә башлый. Шул рәвешле сидек тә күп килә. Ә 2нче типтагы диабет вакытында кешенең күзләре начар күрергә, пародонтоз булып тешләре коела башларга мөмкин. Еш баш әйләнергә, яралар начар төзәлергә, аякларда авырлык сизелергә ихтимал.
Кайчак кеше шулай еллар буена йөреп, үзенең шикәр чире белән авыруын белмәскә дә мөмкин. Шуның өчен дә 30-40 яшьтән узган һәркем үзенең канында шикәр микъдарын даими рәвештә тикшертеп торырга бурычлы. Шулай ук туганнары арасында шикәр авыруы белән чирләүче булса, ике дә уйлап тормастан, табибка барып анализ тапшырырга кирәк. Ата-ананың икесе дә диабетик булса, баланың аның белән авыру ихтималы хәтта 100 процентка якынлаша. 2нче тип шикәр авыруы килеп чыкмасын өчен олы яшьтәге кешеләргә (гомумән, 40 яшьтән узгач) бик үк шикәрле азыклар белән мавыгу кирәкми дияр идем.
- Шикәр авыруы килеп чыгуның сәбәпләре нинди?
-Диабет килеп чыгуга сәбәп булучы факторлар арасында беренче урында - нәселдәнлек дидек. 2нче төр диабет вакытында нәселдәнлекнең тәэсире тагын да зуррак. Ул 80 процент очракта ата яки ана линиясе буенча күчә. Ата-аналар алдан ук моңа балаларын әзерләргә - авыру ихтималы, аннан саклану чараларын күрергә, аңлатырга тиешләр. Диабетның икенче төп сәбәбе - симерү. Бәхеткә каршы, әгәр кеше симерү белән даими рәвештә көрәшсә, бу факторны булдырмаска да мөмкин. Өченче сәбәп - инсулин эшләп чыгаручы бета-күзәнәкләрнең зарарлануы. Бу панкреатит, ашказаны асты бизе яман шеше һәм башка эчке секреция бизләре авырулары нәтиҗәсендә килеп чыга. Дүртенче сәбәп - вируслы инфекцияләр: чәчәк чире, эпидемик гепатит, грипп һ.б. Әлеге инфекцияләр авыруны үзләре китереп чыгармыйлар, ә бәлки, аны хәрәкәткә җибәрүче механизм ролен үтәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, диабетка уңай нәселдәнлек билгеләре булган таза кеше грипп белән авырый икән, бу аның өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Бишенче урында - нервлар стрессы. Уңай нәселдәнлек билгеләре һәм артык гәүдә авырлыгы булган кешеләргә аннан саклану мөһим. Алтынчы урында - кешенең яше. Олыгайган саен, авыру ихтималы арта бара. Шикәр чире башлануга шулай ук күп очракта тиз үзләштерелә торган углеводларга бай азык күп куллану сәбәпче була. Бик сирәк очракта гына гормональ бозылулар да диабет китереп чыгара.
- Диабетны һәм аның катлаулануларын булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң?
- Иң беренче - сәламәт яшәү рәвеше алып барырга; тәмәке тартмаска, тартасыз икән ташларга, чөнки тәмәке үзе үк йөрәк-кан тамыры авыруларын китереп чыгара; актив тормыш рәвеше алып барырга, көн саен кимендә 30 минут физик күнегүләр эшләргә, атнага кимендә 150 минут җәяү йөрергә, йөгерергә, йөзәргә, велосипедта йөрергә кирәк; дөрес тукланырга, әз-әзләп кенә булса да көнгә 5 тапкыр җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга тырышыгыз, чөнки көненә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау күп авырулардан саклый. Шикәр чиренә юлыккан кешегә үзенең сәламәтлеген аеруча сакларга, диета тотарга, кандагы шикәр микъдарын даими тикшереп торырга, табиб билгеләгән даруларны вакытында кабул итәргә кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: