Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“ДИНАМО”ГА – 95 ЯШЬ: Актанышта “Динамо”ның юбилей турниры үтте

«Динамо» үзенең Актаныш җирендәге кечкенә юбилеен да билгеләп үтте.

Бүген Актанышта  “Динамо” Бөтенроссия җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган мини-футбол буенча балалар арасында ачык турнир оештырылды. 

 «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте районыбыз балаларын мондый төр спорт бәйрәмнәренә ел да дәшеп тора. Быелгысы исә унынчы тапкыр оештырылып, «Динамо» үзенең Актаныш җирендәге  кечкенә юбилеен да билгеләп үтте. 

Бүгенге чараны оештыручылар: Татарстан Республикасының “Динамо” ФСО ОГО, «Динамо» Балалар фонды, Актаныш районы хакимияте  һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге. 


Бүгенге спорт бәйрәменең ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев,  отставкадагы милиция полковнигы, “Динамо” хәрәкәте ветераны Назыйф Салихов, “БлагоДарение” хәйрия фонды рәисе Фәрит Салиховлар катнашты. 

Мини-футбол буенча турнир күңелле мизгелләрдән башланып китте. ГТО нормаларын алтын билгесенә тапшырган райондашларыбыз Рамил Гыйлфанов, Назил Латыйповлар Ләйсән Фоат кызы кулыннан күкрәк билгесе кабул итеп алдылар. 


Татарстан Республикасының “Динамо” җәмгыяте матбугат хезмәте башлыгы, полиция майоры Светлана Посысоева исә берничә райондашыбызга “Динамо” җәмгыятенең истәлекле медален,  ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров  имзалаган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Динамо” символикалы кул сәгатьләре тапшырды. 

“Динамо – Россия балаларына!” шигаре астында оештырылган мини-футбол турнирында  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары, Такталачык коррекцион мәктәбе, Актаныш полиция хезмәткәрләре балаларыннан торган  командалары үзара уен күрсәтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев