Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Дәниф Харисов: “Әгәр һөнәри осталыгыгыз җитми дип исәплисез икән....”

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы август ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. Үзенең анализлы чыгышын башлаганчы Дәниф Харисов хуҗалыкларның баш белгечләренә шактый гына шелтә дә белдереп алды. - Белгечләр белән эшне тамырдан үзгәртергә кирәк. Аларның белем һәм...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы август ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
Үзенең анализлы чыгышын башлаганчы Дәниф Харисов хуҗалыкларның баш белгечләренә шактый гына шелтә дә белдереп алды.
- Белгечләр белән эшне тамырдан үзгәртергә кирәк. Аларның белем һәм хезмәт кую дәрәҗәсе безне канәгатьләндерми. Әгәр һөнәри осталыгыгыз җитми дип исәплисез икән, без ярдәм итәргә, сезне курсларга җибәрергә әзер. Бары тик теләгегез генә кирәк. Чөнки барлык таләпләргә туры килерлек чиста итеп сөт сауган, ипи үстергән бер генә хуҗалык та юк әле, - диде ул.
1 сентябрьгә хуҗалыклар буенча 33098 баш мөгезле терлек исәпләнә. Бу быелның 1 августы белән чагыштырганда 11 башка артык. Ай эчендә СПСК "Агыйдел" (-8), "Таң" (-12), "Нур" (-5) хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасы (-12) терлекләрнең баш саннарын киметкән, "Чиялек", "Наратлы" хуҗалыклары, "Әнәк" агрофирмасы малларның саннарын арттырып, район күрсәткечен яхшыртуга үзләреннән өлеш керткән. Калган хуҗалыкларда терлек саннары үзгәрешсез калган.
Терлекләрнең хәрәкәтенә анализ ясаган вакытта Дәниф Харисов, түбән килограммлы терлекләрне сатучы хуҗалыкларга каты гына шелтә белдерде. Малларын ай эчендә киметкән "Таң" хуҗалыгында 60 килограммлы гына 59 баш, "Алга"да 136 килограммлы 22 баш терлекнең сатылуы аңлашылмый, диде ул. Хуҗалыкларда ай эчендә 66 баш терлек суелган. Алар арасында да авырлыклары буенча чуарлыклар күренә. Кемдер 5 центнерлы үгезләр суйганда, икенчеләрнеке 4 центнердан аз гына артып китә.
- Соңгылары буенча икътисадчылар бераз уйланып, анализ ясагыз, хуҗалык кассасына күпме акча керми калганын исәпләгез, - диде Дәниф Харисов.
Район ветеринария станциясе мәгълүматлары буенча, ел башыннан районда 445 баш терлек үлгән. Шуның 242 башы - ике айга тикле, 148 башы - 2-6 айлык, 24 башы - 6-12 айлык, 31 башы 1 яшьтән арткан терлекләр. Иң күп үлем ике айга тикле бозаулар арасында. Аны хуҗалыклар буенча анализлап караганда, "Алга" хуҗалыгында - 30 баш, "Әнәк" агрофирмасында - 68 баш, "Актаныш" агрофирмасында 94 баш бозау үлгән. Дәниф Әсрар улы һәр терлекнең үлеме сәбәбен ачыкларга кушты. Ниндидер примитив, халык телендә генә кулланылучы "диагноз"лардан китәргә кирәклегенә басым ясады. Ветеринария табибларының үз эшләренә шундый гына җаваплылыкта караулары, әлбәттә, сөендерми. Ниндидер вакциналар кадау гына әле аларның яхшы эшләвен күрсәтми. Иң элек, профилактика яхшы булырга, сыерлардан сәламәт бозаулар алырлык итеп эшне оештыра белергә кирәк, дип басым ясады ул.
Август аенда 54 баш терлек үлеменә юл куелган. Шуның 24 башы - ике айга тикле бозаулар. Нилектән үлгәнлеген караганда, аның 34 башына сулыш органнарына салкын тиеп үлгән дигән диагноз куелган. Быелгы эссе җәйдә ул бозаулар салкынны кайда тидергән булып чыгалар икән? Монысы аңлашылмый.
Терлекләрнең ясалышына килгәндә, августта 823 баш сыер каплатылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 35 башка күбрәк булса да, хуҗалыклар буенча караганда, "Актаныш" агрофирмасында (-14), "Чишмә" (-5), "Нур" (-4), "Ташкын" (- 2), "Саф" (-1) хуҗалыкларында ким. Ай эчендә 265 баш тана каплатылган. Бозаулаганнан соң 60 көне тулган сыерларны каплату буенча җитешсезлекләр шактый. 2016 елның май аенда район буенча 1085 баш МЭТ бозауласа, августта шуларның 823е генә каплатылган. 262 баш мал каплатылмыйча калган. Киңәшмә барышында һәр хуҗалыкның һәр фермасында күпме терлек каплатылуы һәм каплатылмавы турында слайдлар аша яшел һәм кызыл зоналарга бүлеп күрсәтелде. Анда технологларның исем-фамилияләре дә күренеп тора иде. Шулардан чыгып, һәр технолог үз эшенә бәя биргәндер дип ышанасы килә.
Ай эчендә сыерлардан 523 баш бозау алынган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 55 башка кимрәк. Таналардан августта 340 баш бозау алынган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 72 башка күбрәк. Шунысы кызганыч: туган бозаулар арасында үгезләр күбрәк.
- Әгәр дә алга таба да үгезләр күпләп туа икән, киләчәктә сыер алыштырырлык таналарны табу авырлашырга мөмкин. Шуны онытмагыз. Таналарны ясалма каплатуга күчәргә кирәк. Бу бит терлекчелек культурасы, - диде Дәниф Харисов.
Август аенда хуҗалыкларда 45732 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 1385 центнерга күбрәк.
Сөтчелек фермаларының август аендагы эш күрсәткечләренә анализ ясап караганда, "Әнәк" агрофирмасының Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында бер сыер көнгә 17 литр, "Таң" хуҗалыгының Айнур Миңнеголов җитәкләгән Теләкәй фермасында - 17 литр, "Актаныш" агрофирмасының Илүсә Камалова җитәкләгән Чөгәнә фермасында 16,5 литр сөт бирсәләр, "Алга" хуҗалыгының Илгиз Хәсәнов җитәкләгән Чуракай фермасының бер сыеры көнгә 9.6 литр, "Эконом" хуҗалыгының Фидат Исламов җитәкләгән Табанлыкүл фермасында -10.8, "Наратлы" хуҗалыгының Дилфас Гәрәев җитәкләгән Шәбез фермасында 11 литр гына сөт бирәләр. Соңгылары, мөгаен, тиешле тәрбия җитмәүгә үпкәләгәннәрдер.
Сөткә бәя түбән дип никадәр генә зарлансак та, бүгенге көндә төп акча кереме булып сөт тора. Узган елның 1 сентябренә сөтнең бер литрының сату бәясе 17сум 23 тиен булса, быелның 1 сентябренә ул 19 сум 10 тиен тәшкил иткән. Шулай булгач, күп сөт җитештергән хуҗалыклар ота дигән сүз.
Август аенда район хуҗалыкларында барысы 4023 центнер ит җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 256 центнерга күбрәк. Җитештерелгән МЭТ итенең 3711 центнеры дәүләткә сатылган. Уртача тәүлеклек үсешне быел 700 граммга җиткерергә дигән максат куелса да, ул әлегә район буенча 619 грамм гына тәшкил итә. Бары тик Нур Баян исемендәге хуҗалыкта ул - 819, "Чиялек"тә 727 грамм тәшкил итә. Калган барлык хуҗалыкларда да 700 граммнан түбән.
2016 елның 8 аена барысы 1 миллиард 328 миллион 758 мең сум күләмендә акча кергән. Акча кереме буенча Нур Баян исемендәге, СПСК "Агыйдел", "Таң" хуҗалыклары кызыл зонага эләккән. Алар узган елның шул чоры белән чагыштырганда кассаларына кимрәк акча керткәннәр дигән сүз. Бер хезмәткәргә акча кереме район буенча 659 мең сум тәшкил итсә, "Әнәк" агрофирмасында, "Ташкын", "Чишмә", "Тамыр" хуҗалыкларында ул районның уртача күрсәткеченнән югары, калган хуҗалыкларныкы районның уртача күрсәткеченнән түбән.
Башка айлардан үзгә буларак, бу киңәшмәдә икътисадчылар һәм зоотехниклар арасында рейтинг чыгарылган. Бу һәркемгә үз эшенә анализ ясарга мөмкинлек бирә.
Август ае йомгаклары буенча "Ат" тагын "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды. II урын бирелмәде, III урында - "Башак" хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев