Актаныш

Дәниф Харисов: Хезмәткәрләр нигә төрлечә хезмәт хакы алырга тиеш?

15 ноябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы ун айлык нәтиҗәләргә багышланган киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. Ел башыннан район буенча авыл хуҗалыгы продукцияләре сату һәм хезмәт күрсәтүләрдән барысы 1 миллиард 930 миллион 430 мең сум акча кергән. Акча кеременең 72...

15 ноябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы ун айлык нәтиҗәләргә багышланган киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
Ел башыннан район буенча авыл хуҗалыгы продукцияләре сату һәм хезмәт күрсәтүләрдән барысы 1 миллиард 930 миллион 430 мең сум акча кергән. Акча кеременең 72 проценты терлекчелек тармагына туры килеп, 1 миллиард 383 миллион 391 мең сумны тәшкил итә. Хуҗалыкларның акча кеременең динамикасына күз салсак, "Эконом", "Таң", "Чиялек", СПСК "Агыйдел", "Алга", "Тамыр","Башак" хуҗалыклары алгы сафларда, алар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 122-110 процент үсеш биргәннәр. Ә менә "Нигез" хуҗалыгы һәм "Әнәк" агрофирмасы узган елның шул чорына караганда берникадәр акчаларын югалтканнар. Бер хезмәткәргә туры килгән акча кереме район буенча уртача 975 мең сум булса, хуҗалыклар буенча караганда "Әнәк" агрофирмасында ул - 1448, СПСК "Агыйдел"дә - 1090, "Эконом"да - 1066, "Чишмә"дә -1046, "Ташкын"да - 1008, "Таң"да 982 мең сум. Калган хуҗалыкларда ул районның уртача күрсәткеченнән түбәнрәк.
- Икътисадчы - производствоны тулысынча көйләүче дип беләм мин. Ә хуҗалыклардагы икътисадчылар кайвакыт сораган санны да әйтеп бирә алмый. Ә бит хуҗалыкка кергән акчалардан чыгып хезмәт хаклары билгеләнә. Барлык хуҗалыкларда да шул ук хезмәткәрләр тир түгә. Ә нигә алар төрлечә хезмәт хакы алырга тиеш? - дип борчылуын белдерде Дәниф Харисов.
Район буенча уртача хезмәт хакы әлегә 20 мең 975 сум. "Әнәк"тә ул - 23 мең 759 сум, "Чишмә" хуҗалыгында - 22 мең 888 сум, "Чишмә"
агрофирмасында - 22 мең 379 сум, "Актаныш" агрофирмаларында - 22 мең 107 сум, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта - 21мең 744 сум, "Башак"та - 20 мең 995 сум булса, "Чиялек"тә - 14 мең 733 сум, "Алга"да - 15 мең 616 сум, "Саф"та - 16 мең 38 сум, "Эконом"да 17 мең 333 сумны тәшкил итә.
Октябрь аенда район хуҗалыкларында барысы 40635 центнер сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына караганда 2589 центнерга күбрәк булып, 107 процент үсешне тәшкил итә. Җитештерелгән сөтнең 35946 центнеры дәүләткә сатылган. Бер сыерга җитештерелгән сөт уртача 372 килограмм туры килә. Бер сыер 7,5 мең сум акча эшләгән. Сөт җитештерү буенча "Тамыр", "Ташкын", "Таң", "Чишмә", "Башак", "Эконом" хуҗалыклары яхшы эшләгән. Ә "Нур", "Актаныш", "Чишмә" агрофирмалары бу айда кызыл зонага эләккән.
Килешүгә карата сөт җитештерүнең үтәлешенә килгәндә, "Башак", "Тамыр", "Таң" хуҗалыклары аны үтәр дигән ныклы ышаныч бар. Калган хуҗалыкларга моның өчен шактый тырышырга туры киләчәк.
Октябрь аенда ит җитештерү узган елның шул чорына караганда 138 центнерга күбрәк булып, 4002 центнерны тәшкил иткән. Бер баш терлеккә 19,3 килограмм туры килә. Тәүлеклек үсеш - 692 грамм.
Ит җитештерү буенча "Чиялек", "Нур", "Ташкын", "Чишмә", "Башак", "Нигез", "Тамыр" хуҗалыклары, "Әнәк", "Чишмә" агрофирмалары алгы сафта атлый. Ә "Саф", СПСК "Агыйдел" хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасы бу тармакта шактый калыша (үсеш буенча ферма мөдирләренең эш күрсәткечләрен таблица формасында бирәбез.)
Терлекчелектә җитештерелгән продукциянең күләме һәм сыйфаты малларны ашатуга да бәйле икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Кунак ашы - кара-каршы, дигән әйтемне барыбыз да белә. Малларны никадәр яхшырак ашатсаң, аларның продукция бирүе дә шул тикле югары була. Җыелышта идарә башлыгы зоотехниклардан, икътисадчылардан көнгә бер терлеккә ничә сумлык ризык бирәсез дип сорагач, аларның күпчелеге җавап бирә алмады. Димәк, бу хуҗалыкларда терлекләрне рацион буенча ашату дигән әйбер гел юк булып чыгамы? Ашадымы - ашады, дигән исем өчен генә ашатылган терлектән нинди югары продукция көтәргә була?
Ел башыннан 1 ноябрьгә район хуҗалыкларында 33345 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Әлеге чорда "Актаныш" (+246), "Әнәк"(+31) агрофирмалары, "Таң"(+17), "Наратлы"(+12) хуҗалыклары терлекләренең баш саннарын арттырса, "Эконом", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда шул килеш сакланган. Ә калган хуҗалыкларда терлек саннары, киресенчә, кимегән. Октябрь аенда гына да район буенча 76 баш мал кимегән. Моңа "Ташкын" хуҗалыгы (-56), "Әнәк" агрофирмасы (-57), "Актаныш" агрофирмасы (-25), "Башак" хуҗалыгы (-12) үзләреннән зур өлеш керткән.
Баш саннарын саклап калуда, аларны арттыруда терлекләрне дөрес каплату, буазлыкларын тикшерүнең дә мөһимлеген җыелыш саен әйтеп торуга карамастан, җитешсезлекләр булып тора. Ай эчендә район буенча 1115 баш терлек каплатылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 35 башка артыграк булса да, "Алга" (-20), "Нигез" (-8), "Ташкын" (-6) хуҗалыклары, "Чишмә" (-5), "Актаныш" (-18) агрофирмасы минуска эшләгән.
Ай эчендә 937 бозау алынган, узган елның шул чорына караганда 50гә күбрәк. Бозау алу буенча "Янаул" хуҗалыгының, "Әнәк" агрофирмасының, "Нур", "Тамыр", "Эконом", "Саф", "Алга" хуҗалыкларының, "Актаныш" агрофирмасының эшчәнлеге яхшы яктан бәяләнде. "Чишмә", "Наратлы", "Ташкын", "Нигез" хуҗалыклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда бозауны кимрәк алганнар.
Киңәшмә ахырында Дәниф Харисов ферма территорияләрен яктыртуны яхшылап эшләп бетерергә кушты.
Нәтиҗәләр буенча бу айда "Ат" сыны "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: