Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Дәниф Харисов: "Районда мондый төр мал авыруларының күзәтелгәне булмады, моннан соң да булмас, Алла боерса!"

Башкортстанда карантин. Күрше республикада шундый хәлләр булганда, безгә дә уяулыкны югалтырга ярамый. Күрше республиканың Татарстан белән чиктәш Туймазы районының Сайран һәм Үрмәкәй авылларында тилчә (ящур) белән зарарланган маллар табылган. Шул сәбәпле, монда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тилчә чыганагына фермер хуҗалыгына Урта Азиядән санкциясез кертелгән сарыклар гаепле. Шул сәбәпле, Башкортстанда...

Башкортстанда карантин. Күрше республикада шундый хәлләр булганда, безгә дә уяулыкны югалтырга ярамый.
Күрше республиканың Татарстан белән чиктәш Туймазы районының Сайран һәм Үрмәкәй авылларында тилчә (ящур) белән зарарланган маллар табылган. Шул сәбәпле, монда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тилчә чыганагына фермер хуҗалыгына Урта Азиядән санкциясез кертелгән сарыклар гаепле. Шул сәбәпле, Башкортстанда 500 мөгезле-эре терлек юк ителәчәк.
"Татарстанда куркыныч юк"
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршында Баш Ветеринария хезмәте матбугат сәркатибе Алсу Нуруллинасүзләренчә, республиканың 11 ноктасында контроль постлары куелган. Болар: Актаныш районының Чурак, Иске Байсар, Тыңламас, Паром, Ютазының Урыссу-Октябрьск, Алабакүл, Бөгелмәнең Ростовка, Баулының М-5 трассасы, Уба авыллары. Шулай ук Азнакай районының Тымытык, Мөслимнең Карамалы авылы чигендә дә махсус постлар эшли.
- Алар Башкортстаннан килүче барлык техниканы юып, дезинфекция ясап җибәрә. Менә әле без Баулыда, чиккә кергән барлык техника да йогышсызландыру үтә. Бәхеткә, Татарстанда әлеге чир юк. Тик шулай да саклану чаралары күрергә кирәк. Туймазы Баулыдан 40 чакрым ераклыкта. Шуңа күрә монда аеруча да уяулык сорала, - диде Алсу Нуруллина.
Актанышта малларны иреккә чыгарырга тыела, кош-корт та ябылуда
Башкортстанга терәлеп үк торган Актаныш районында да профилактика оештырылган.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов барлык саклану чараларының тулы куәтенә эшләвен әйтте:
- Районга керә торган чикләр ябылды. Барлык машиналарны йогышсызландырып, юып торабыз. Район башлыгы белән берлектә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия үтте. Кичәдән бирле районның барлык мал-туары ябык режимга күчте. Барлык керүче һәм чыгучы машиналар санитар эшкәртү уза. Маллар көтүгә чыкмый, арканга куелмый. Кош-кортлар да ябык тирәлектә генә яши. Нишлисең, саклану чараларын күрергә һәм үтәргә туры килә. Ветеринария хезмәткәрләре дә уяу. Элек тә районнан мал алып киткән яки китергән машиналар аерым контрольдә иде. Кайсы хуҗалыкка килүе, шоферның яки аны озата килүченең санитар кенәгәсе булмаса, төбәк турында белешмәсе юк икән, мин мал сату-алу турындагы рөхсәт кәгезе бирмим. Гомумән, районда мондый төр мал авыруларының күзәтелгәне булмады, моннан соң да булмас, Алла боерса", - диде.
Башкортстан очрагына килсәк, тилчә чыганаклары инде табылган, аның таралу ихтималы бик аз. Бүгенге көндә сәламәт малларның сәламәтлеген тикшерү, кан алу процесслары бара. Якын арада Мәскәүдән вакцина кайтырга тиеш.
Соңгы тапкыр Башкортстанда тилчә авыруы 1977 елда табылган. Бу авыруга карата башкорт терлекләре вакцина узмаган. Ник дигәндә, әлеге территория куркыныч 32 төбәк исемлегенә керми (соңгы ике елда тилчә авыруы котырган тирәлек - авт.).
Тилчә нәрсә ул?
Ул - пар тояклы малларда очрый тоган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.
Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый. Ә малдан хуҗасына тиз күчә. Зарарлану малны караганда, тиресен эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Хәтта мал йонындагы тузан кисәкчәләрендә дә вирус бар. Шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры - 1-7, сирәк очракта 21 тәүлеккә кадәр сузыла.
Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк
Зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә;
мал абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга;
терлек фермаларына сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимы булдырырга;
хуҗалыкларны ябык типка күчерергә, маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга, эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә;
ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска;
яңа сатып алынган малны ветеринария хезмәте һәм авыл җирлекләренә теркәргә;
малны чалыр алдыннан мал табибына күрсәтергә, итне ветеринария белгеченә анализга бирергә;
тикшерү вакытында тилчә авыруы табылса яки шик туса, мал хуҗасы һәм мал табибы бу хакта дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә бурычлы.
авыру яки шикле малларның урынын күчерергә;
малларны чалуны туктатырга;
хуҗалыкка мал азыгы, башка йөкләр кертүне тыярга.
Югары температура, кабарчыклар - авыру билгеләре
Кеше тилчәдән шәхси гигиена кагыйдәләре һәм санитар-ветеринария чаралары күреп саклана ала. Савылган сөтне пастеризацияләргә һәм кайнатырга, эшкәртелгән сөт өстеннән май язарга кирәк. Шулай ук авыру мал янына махсус киемнән керергә, аны даими йогышсызландырырга онытмагыз.
Тилчә кешенең лайлалы өлешендә - авызда яки сулыш юлларында күренә. Бу урыннарда иң элек кабарчыклар барлыкка килә, инкубация чоры беткәч (3-8 көн), тилчә вирусы канга эләгә. Бу стадиядә ирен, борын, авыз, телдә икенче кабат кабарчыклар чыгарга мөмкин. Шуннан соң кешенең тән температурасы күтәрелә (40 градуска кадәр), бармак араларында, тырнак әйләнәсендә вак кабарчыклар чыга. Кан тамырларыннан тилчә вирусы эчке органнарга төшә һәм ул тизәк, бәвел, селәгәй, үт белән бүленеп чыга. Тилчә белән зарарланган кешенең хәле беренче чорда кискен авыр була - югары темпратура, хәлсезлек, түбән кан басымы, баш авырту, пульсның ешаюы. Бу билгеләр авыруның беренче ике көнендә күзәтелә. Беренче көнендә бигрәк тә авыруның авыз-борыны яна, мускуллары һәм бил өлеше авырта.
Соңгы тапкыр Татарстанга тилчә вирусы 1986 елда Әзарбәйҗаннан кергән иде. Ул вакытта дуңгызларда тилчә чире табылу сәбәпле, 600 баш дуңгыз һәм 1063 баш мөгезле эре терлек юк ителде.
Россиядә соңгы тапкыр мондый хәл 2016 елда күзәтелде. Владимир өлкәсендә 800 баш мөгезлек эре терлек вакытсыз үлемгә дучар булды.
чыганак: http://intertat.tatar/society/bashkortstanda-tilch-yashchur-tabylu-s-b-ple-tatarstanda-k-t-chygaru-tyela

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев