Актаныш

Дәниф Харисов: "Районыбыз яшәешенә уңай йогынты ясый алсак иде"

Илебез табынын сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен ел әйләнәсе армый-талмый хезмәт куючы районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре шимбә көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән әңгәмә кордык. - Дәниф Әсрарович, тагын бер урып-җыю сезонын төгәлләдек. Ә...

Илебез табынын сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен ел әйләнәсе армый-талмый хезмәт куючы районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре шимбә көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Шул уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән әңгәмә кордык.
- Дәниф Әсрарович, тагын бер урып-җыю сезонын төгәлләдек. Ә терлекчелек буенча елны төгәлләргә ике ай ярым вакыт калып бара. Ничек уйлыйсыз: быелгы ел көткән нәтиҗәләрне бирдеме?
- Һәрбер елны төгәлләгәндә үзебезнең хезмәткә бәя бирергә телибез. Кайсы якларны үстерә алдык, нинди кимчелекләребез булды. Бу безгә алга таба эшебездә юнәлеш бирә.
Игенчелеккә килгән вакытта, ел җиңел булмады, хәтта тагын бер сынау елы дияргә була. Ләкин, шулай да, кайбер уңышлы елларга караганда да күбрәк уңыш җыйнап ала алганбыз икән, моның артында зур хезмәт ята. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 130 мең тоннадан артыграк тулай җыем җыеп ала алдык. Бу бер гектарга уртача 30 центнердан артыграк уңыш дигән сүз. Районда 40-50 центнер уңыш алган елларны исәпкә алсак, бу - аз кебек. Тик шушындый сынау елында бу игенчеләребезнең, белгечләребезнең тырышлыгы, сабырлыгы нәтиҗәсе. Мин аларга зур рәхмәт хисләремне дә белдерәм.
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан быел хуҗалыкларга өч 100 программасы куелган иде. Безнең район әлеге программага кушылдымы?
- Әйе, чыннан да, министрлык 100 мең гектарда көнбагыш, 100 мең гектарда кукуруз, 100 мең гектарда рапс игү бурычы куйган иде. Болар югары керемле культуралар дип атала. Безнең район әлеге программага кушылды. Рапс игү безнең район өчен яңалык түгел. Элек-электән рапс игү белән шөгыльләндек. Аннан шактый гына уңыш алдык. Республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән еллар да булды. Быел да 6000 гектардан артык мәйданда рапс иктек. Аның уңышы бер гектарга уртача 10 центнердан артыграк булды. Икенче культура безнең өчен яңалык та булып тора. Бу кукурузны бөртеккә игү. 2000 гектарга якын мәйданда кукурузны бөртеккә чәчкән идек. Быелгы елның үзенчәлекләрен исәпкә алып, аның шактый өлешен силоска да салдык. Чөнки терлек азыгы белән авырлык килеп туды. Безнең районда терлек шактый тыгыз урнашкан. Ә суккан мәйданнардан, уңышы артык булмаса да, үзебезгә тәҗрибә туплау да булып торды. Бер гектарга уртача 50 центнер уңыш биргән мәйданнар да, 30 центнер биргәннәре дә булды. Алдагы елларда аның мәйданнарын тагын да киңәйтеп, кукурузны бөртеккә игү буенча ныклап шөгыльләнергә дигән бурыч куябыз.
Көнбагыш культурасына килгәндә, 2011 елда терлекчелекне югары аксымлы азык белән тәэмин итү юнәлешендә берничә хуҗалыкта бу культураны игеп карадык, аннан соң игътибарны киметкән идек. Быел 600 гектардан артык мәйданда көнбагыш иктек. Уңышы, беренче ел өчен начар булды димәс идем. "Нигез", "Саф", "Таң" хуҗалыклары, "Мехотряд" җәмгыяте бу культура белән уңышлы гына шөгыльләнде. Киләсе елга бу культураның мәйданнарын тагын да киңәйтергә дигән фикердә торабыз. Чөнки соңгы елларда бөртек игү генә артык зур табыш китерә алмый. Үзегез күреп торасыз: бөртеккә бәя күтәрелми, быелгы бәяләр дә узган елгыдан әллә ни аерылмый. Шуның өчен безгә игенчелектә яңа төр культураларны игү һәм алардан күбрәк табыш кертү буенча уйланырга, эзләнергә кирәк. Бүген җирнең табыш кына түгел, акча күләмен дә карарга кирәк.
Быел районда беренче тапкыр "Әнәк" агрофирмасы шикәр чөгендере икте. Инде аны җыйнау төгәлләнеп килә. Электән шикәр чөгендерен игәр өчен, беренче чиратта, шикәр заводының ераклыгына борчыла идек, икенчедән, аны алу соңга кала һәм яңгырлы елларда ул проблема тудырачак дип кайгыра идек. Шактый гына районнарның тәҗрибәсен өйрәнү һәм "Әнәк" агрофирмасының аны үстерү безнең күзне ачты. Бүгенгә бу культура республикада иң яхшы күрсәткечне бирә. Алдагы елларда башка хуҗалыклар белән дә шикәр чөгендере игү буенча сөйләшергә кирәктер дип исәплим.
- Игенчелектә терлекчелек культураларын игү дә мөһим урын алып тора.
- Дөрестән дә, безгә терлекчелек культурасы белән ныклап эшлисе бар. Әле һаман да бөртекне сенажга салу белән шөгыльләнәбез. Моны катнаш азык чәчү дип атыйбыз. Безгә күбрәк күпьеллык үләннәр үстереп, аннан терлек азыгын күпләп әзерләүне кертергә кирәк. Тәҗрибә шуны күрсәтә: люцерна басуларының иң азыннан да ике тапкыр уңыш алдык. Люцерна төп сенаж массасын да тәшкил итә, һәм туклыклылыгы буенча иң югары культура булып тора.
- Терлекчелек тармагына тукталсак...
- Терлекчелек буенча район чын мәгънәсендә уңышлы гына эшли башлады. Бу саннардан да күренә. Республикада терлекчелек буенча әйдәп баручы районнар арасына ул үзенең ныклы адымнары белән килеп керде һәм үз урынын тапты. Хәзер шул урынны саклап тоту, терлекчелекне тагын да алга җибәрү юллары буенча эзләнәбез. Иң беренче чиратта райондагы лаборатория безнең өчен зур ярдәм. Аның ярдәмендә көндәлек азыкның сыйфатын тикшерә, әзерләү барышын, вакытын ачыклый алабыз. Терлекләрне фәнни нигездә тукландыруга юл ачты дисәк тә дөрес булыр.
Терлекчелекне үстерүдә яшь терлекләр белән дөрес эшләү мөһим урын алып тора. Чөнки яшьтән сәламәт булмаган малдан югары продукция өмет итеп булмый. Яшь терлекләрне автомат рәвештә тәрбияләү юнәлеше алып киләбез. Бу кеше факторыннан башка терлекләрне кирәкле вакытта тукландыруга ярдәм итә һәм ул терлекләрнең үсүендәге уңай нәтиҗәдән дә күренә. Соңгы елларда тәүлеклек үсеш һәм ит җитештерү 103 процентка арткан икән, моның нигезендә яшь терлекләрне юнәлешле тәрбияләүнең дә тәэсире бар. Сөт алу өчен сыер ясау юнәлешендә теше маллар белән эшләү дә уңай нәтиҗәләр китерә башлады. Аларны вакытында төркемнәргә аерып, тиешле үсеш алуга ирештек. Быел бер өч хуҗалыкта таналарны каплатканнан соң, төркемнәргә аерып, сөт бирү юнәлешендә эшлиләр. Ит юнәлешендә дә яңа тәҗрибә өйрәнә башладык. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган таләпләрне үтәп киләбез. Сөт җитештерү буенча 105 процент үсеш белән барабыз. Бу, бер яктан караганда күп кебек тоелса да, районның мөмкинлекләрен исәпкә алсак, аз да. Чөнки мөмкинлекләребез күбрәк.
Быел терлек азыгы әзерләүгә дә бик нык игътибар бирелде. Терлекчелектә югары продукция җитештерүдә азыкның роле бик зур. Лаборатория ярдәмендә азыкның сыйфатын гына түгел, туклыклылыгын да шактый арттыра алдык.
Белгәнегезчә, Венгрия республикасына барып, андагы терлекчелекне өйрәнеп кайттык. Аларны үзебезгә чакырдык.Үзара эшчәнлекне ныклап киңәйтергә, алардан нәселле таналар кайтару буенча шөгыльләнергә дибез. Чөнки нәсел эше продукция алуда зур роль уйный. Районга килгәч, алар фермаларда булып, эшчәнлек белән танышкач, уңай бәя бирделәр. Үзләрендәге банклар аша тикшергәннән соң, безнең 7 хуҗалыкның финанс хәлен яхшы дип таптылар һәм 23 айга кичектереп, бер тананы 2 мең еврога китереп бирергә риза булдылар.
Җыйнап әйткәндә, елны уңышлы төгәлләп киләбез. Аның артында бик зур хезмәт. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ике меңнән артык кеше хезмәт куя. Игенчеләребезгә, механизаторларыбызга, терлекчеләребезгә, белгечләргә, фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына бик зур рәхмәт.
- Дәниф Әсрарович, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан изге теләкләрегезне дә ирештерсәгез иде.
- Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Районыбызда бик матур традицияләр бар. Аларны тагын да ныгытып, тагын да матуррак нәтиҗәләргә ирешсәк, районыбыз яшәешенә уңай йогынты ясый алсак иде. Бәйрәм уңаеннан барыгызны да котлыйм. Киләчәктә гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телим. Алдагы елларда да районыбыз үсешенең шаһитләре булып, матур итеп, бик күп бәйрәмнәрдә катнашырга язсын. Быелгы авыл хуҗалыгы елын уңышлы гына төгәлләрбез дигән ышанычта калам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: