Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Дәрескә дәште кыңгырау

Узган атнаның изге жомга көнендә мәктәпләрдә укучыларны дәрескә дәшеп беренче кыңгырау чыңлады. Быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 406 укучы әлеге чыңны тәүге кат ишетте. Кыңгырау чыңы... Үзгә бер аһәң бирүче әлеге чыңны ничә тапкыр ишетсәң дә, күңелне айкаудан туктамый ул. Бер караганда аерылышу моңы булып яңгыраса, икенче караганда...

Узган атнаның изге жомга көнендә мәктәпләрдә укучыларны дәрескә дәшеп беренче кыңгырау чыңлады. Быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 406 укучы әлеге чыңны тәүге кат ишетте.
Кыңгырау чыңы... Үзгә бер аһәң бирүче әлеге чыңны ничә тапкыр ишетсәң дә, күңелне айкаудан туктамый ул. Бер караганда аерылышу моңы булып яңгыраса, икенче караганда барлык укучыларны бергә туплап, берләштерүче дә икән бит.
Быел Актанышның 2нче мәктәбе уку елын 695 бала белән башлый. Шуларның 96сы - беренче сыйныф укучылары. Мәктәп директоры Айнур Гыймадиев барлык укучыларны, укытучыларны белем бәйрәме белән тәбрик итеп сәламәтлек, укуларында, эшләрендә уңышлар теләде.
- Мәктәбебез яңа уку елын тулысынча әзерлек белән башлап җибәрә. Укучыларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылган. Беренче сыйныф укучыларына белем дөньясына кереп китүдә уңышлар телим, - диде.
-
Чарада катнашкан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та үзенең изге теләкләрен ирештерде:
- Уку елын яңа гына төгәлләгән идек, инде кабат мәктәпләргә җыелдык. Балаларга белем бирү өчен мәктәпләргә ремонт ясап, укытучылар белән тулыландырып уку елын каршы алабыз. Укучыларыбыз исә тырышып белем һәм тәрбия алырлар дип ышанам. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Безнең укучылар үзебезнең туган телне һәм рус телен бик яхшы итеп белеп, бер чит телне дә сөйләшә алырлык дәрәҗәдә белергә тиешләр дигән бурыч куябыз. Уку елын югалтуларсыз, исән-имин төгәлләргә язсын.
Бәйрәм чарасында укучылар тарафыннан яңгыраган җырлар, беренче сыйныфка укырга керүче нәниләрнең ихлас күңелдән сөйләгән нәфис сүзләре һәркем күңеленә үтеп кереп, йөрәкләрне айкады. Әти-әниләр күңелендә бер теләк: хәерле сәгатьтә, уку елын сау-сәламәт булып, уңышлы гына төгәлләргә язсын. Әбиләребез әйтмешли, балаларга тел ачкычлары бирсен Ходаем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев