Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Эконом”да яшьләр сынатмый

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан Россиядә алдынгылар сафында. Республика үзен төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәр дүртенче кешенең язмышы авыл белән бәйләнгән. Татарстан яулаган үрләрдә актанышлыларның да өлеше зур. Районыбызда урып-җыю эшләренең яртысыннан артыгы төгәлләнде. "Таң" хуҗалыгында - 77, "Нигез"дә - 75, "Чишмә"дә -...

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан Россиядә алдынгылар сафында. Республика үзен төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәр дүртенче кешенең язмышы авыл белән бәйләнгән.
Татарстан яулаган үрләрдә актанышлыларның да өлеше зур. Районыбызда урып-җыю эшләренең яртысыннан артыгы төгәлләнде. "Таң" хуҗалыгында - 77, "Нигез"дә - 75, "Чишмә"дә - 66, "Әнәк" агрофирмасында һәм "Тамыр"да - 62, "Актаныш" агрофирмасында 56 процентка тәмамланды.
"Эконом" ҖЧҖдә 2630га мәйданны бөртеклеләр алып тора. 4 кыр корабы: 2 Акрос, 1 Енисей, 1 Дон комбайны ярдәме белән көзге культуралар, борчак суктырып алынып беткән. Биредә озак еллар эшләгән механизаторлар белән беррәттән, комбайн штурвалы артына утырган яшьләр дә бертигез җаваплылыкта хезмәт куя. Илшат Насыйпов Енисей комбайнын иярли. Ярдәмчесе Илназ Салихов белән алар иртән беренче кузгалырга, эшне төгәлләгәндә, соңгы бункерны да үзләре суктырырга тырышалар. Илшатка җир эшенә мәхәббәт әтисе Айрат Насыйповтан күчкән. Кече яшьтән үк ул кул арасына ярыйсы гына кереп өйрәнеп үскән. Һөнәрен дә шуңа бәйле рәвештә сайлаган - Чаллыда автомеханик һөнәрен үзләштерә.
Илшат Насыйпов:
- Безгә урып-җыю эшләрен башкарырга Енисей комбайнын ышанып тапшырдылар. Аны ремонтлап эшкә керештек. Техника белән эшләү беренче тапкыр түгел, бишенче сыйныфтан әтиемә ярдәм иттем. Соңгы ике елда теземнәргә салуда эшләдем.
Илназ Салихов - төзелеш көллиятенең 1нче курсын тәмамлаган егет. Җәйне бушка уздырмаска дип, "Эконом" җәмгыятенә ярдәмгә килгән.
- Быел беренче ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшлим. Башкалардан калышмаска тырышабыз, игеннәрне җыеп алуга бар көчебезне куябыз, - ди Илназ.
Егетләр эштән курка торганнардан түгел. Хезмәт күрсәткечләре буенча 3840 ц. икмәк суктырганнар алар.
МТЗ-1221 тракторын иярләүче Илмар Гыйндуллин да хуҗалыкта яшь кадр. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач, ул язмышын авыл белән бәйли. Хуҗалыкта җир эшкәртә. Кечкенәдән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп чыныгу алган. Көн кызуында ул фермага салам ташый. Көн бераз сүрелгәч, җир эшкәртүгә алына. Тырыш егеткә хуҗалык зур өметләр баглый.
- Көненә 16-17 гектар җир эшкәртәм. Бар шартлар да тудырылган. Авыл баласының язмышы җир белән бәйле булырга тиеш, - диде Илмар.
Әхияр Ялалов ЕС чапкычы белән хуҗалыкта уңышны теземнәргә сала. 1985 елдан корыч атка утырган җир улы вакыт белән дә исәпләшмичә, карусыз хезмәтен куя. Аның үҗәтлеге, эшкә карашы башкаларга да үрнәк.
Матур эшләре белән хөрмәт казанган Фәнтимер Имамов без килгәндә сенаж салуда кайнаша иде. Аның төп эше - җир эшкәртү. 25 елдан артык туган хуҗалыгында хезмәт куеп, эшен сыйфатлы башкарып, ихтирам яулаган хуҗалык хезмәткәре ул.
Гомумән, хуҗалыкта мактауга лаек хезмәткәрләр бик күп. Алар сүз сөйләргә дә тартынып, тыйнак кына үз эшләрен эшли бирәләр. Авыл җирендә һәркемгә эш җитәрлек. Бу табигый хәл. Тырышып кушылырга гына кирәк. Ә чәчкәннең уңышы булса, аны җыю үтә күңелле күренеш икәнен игенче яхшы белә. Авыл эшчәненең максаты да республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев