Актаныш

Электрон түләүләрне өлкәннәргә кем өйрәтә?

Коммуналь түләүләрне, салымнарны, ЮХИДИ штрафларын, кредитларны, телефон өчен һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкару киң тарала бара. Күпләр аның уңайлы ягын инде берничә ел элек үк сизеп алды. Ләкин интернет түләүләргә шикләнеп, элеккечә, каядыр барып, һаман чират тора-тора, вакытларын исраф итүчеләр шактый әле. Кулдагы пластик карта белән инфоматлар янына да...

Коммуналь түләүләрне, салымнарны, ЮХИДИ штрафларын, кредитларны, телефон өчен һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкару киң тарала бара. Күпләр аның уңайлы ягын инде берничә ел элек үк сизеп алды. Ләкин интернет түләүләргә шикләнеп, элеккечә, каядыр барып, һаман чират тора-тора, вакытларын исраф итүчеләр шактый әле. Кулдагы пластик карта белән инфоматлар янына да якын килергә кыймыйча торабыз. Ләкин бу вакытлы күренешләр. Кәрәзле телефоннар барлыкка килгән чакны оныттыкмыни? Бер төймәсенә басарга куркып тора идек бит. Хәзер бала-чагасыннан алып, өлкән яшьтәге әби-бабайлар да кулларыннан төшерми аны. Әнә шулай, бераз вакыт үтүгә, барыбыз да электрон җайланмалар аша түләүгә күчеп бетәрбез әле. Заман таләбе ул, хәзерге "ашыгыч дөнья" үз артыннан ияртми калмый. Шушы һәм башка мәсьәләләр хакында район башлыгының эш бүлмәсендә сөйләшү дә булды.
Түгәрәк өстәл артында барган әңгәмәдә район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның икътисад буенча урынбасары Илшат Шәрәпов, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов, "Яран" торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе Рәшит Фәрдиев, Актанышның бердәм исәпләү үзәге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова, район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ниля Гардиева катнашты.
Фаил Камаев:
- Уразайда җыелыш вакытында, банк карталары аша түләү куркыныч, дигән фикер әйтүче булды. Ләкин мин алай димәс идем. Без, район администрациясе хезмәткәрләре, инде берничә ел түләүләрне карталар аша башкарабыз. Бер кыенлыгы да юк, чиратта торырга кирәкми, процент исәпләнми. Кешегә уңайлылык тудыру һәм күрсәтелгән хезмәт өчен өстәмә акчалар түләмәсеннәр өчен кирәк ул.
Рөстәм Ильясов:
- Район халкының 17-20 проценты түләүләрне банк карталары аша башкара. Бу очракта процентлар тотып калынмый. Беренчедән, өйдәге компьютердан шәхси кабинетка кереп түләү мөмкин. Икенчедән, җәмәгать урыннарында урнаштырылган терминаллар бар. Электрон түләүләр кешенең акчасын янга калдыра.
Фаил Камаев:
- Халыкның 30 процентка якыны - пенсионерлар. Аларга (әлбәттә, теләүчеләренә!) пенсияләрен күчереп бару өчен карталар кирәк булачак. Шул карталарны куллана белү дә кирәк. Интернеттан электрон түләүләр башкаруны, терминалдан файдалануны олы яшьтәгеләргә өйрәтү өчен оныклары, өлкәннәргә булышучы укучы балалар ярдәмгә килми калмаслар. Безнең күзгә күренми торган, әмма бик мөһим почта хезмәте дә бар. Хат ташучыларга рәхмәтем, хөрмәтем зур. Газета тарату гына түгел, алар авылдагы ялгыз әби белән сөйләшәләр, хәлләрен белешәләр. Почта хезмәткәрләренең халык белән тагын да тыгызрак эшләүләрен дә теләр идем.
Ниля Гардиева:
- Почта аша түләү барышында хезмәт күрсәткән өчен тотып калына торган сумма 15 сумнан 12 сумга калдырыла. Тормышыбызга почта-банк дигән термин килеп керәчәк. Почта-банк авылларда электрон түләүләрне башкару өчен терминаллар урнаштырачак. Актанышта ул быел ук булыр, ә авылларда 2018 елга планлаштырыла.
- 2017 елга чыккач, халыкка хезмәт күрсәтүгә, коммуналь хуҗалыкка, түләүләргә кагылышлы нинди үзгәрешләр булды?
Ойгөл Мирзашәрипова:
- 1 гыйнвардан йортның гомуми ихтыяҗларына булган түләүләргә кагылышлы яңа карар үз көченә керде. Бу коммуналь түләүләрне исәпләүгә азмы-күпме үзгәрешләр кертә. Йортның гомуми ихтыяҗлары (ОДН) моңа кадәр коммуналь түләүләргә исәпләнсә, хәзер ул торак хезмәтенә күчерелде. Электр буенча алганда, подъездда янган электр утына тотылган чыгымнар һәм түләргә тиешле сумма коммуналь түләүләр квитанциясендә ОДН итеп түгел, ә "Торак йортны карап тотуда электр белән тәэмин итү" дигән аерым графада чагыла. Бу гыйнвар ае квитанцияләрендә инде күренә. Ул норматив нигезендә һәрбер фатирга ай саен исәпләнә. Барлык чыгымнардан чыгып, безнең районда тарифлар расланды. 1 кв.м мәйданга 0,38 сум тәшкил итә. Ул фатир мәйданына тапкырлана, шуннан айлык түләү исәпләп чыгарыла. Ярты елдан кабат исәпләп караганнан соң, нормативлар үзгәрергә мөмкин. Ләкин бу тариф, канун нигезендә, 1,93 сумнан артмаска тиеш.
Илшат Шәрәпов:
- Электр энергиясенә, газга тарифлар артып тора. Шуңа бәйле рәвештә нормативлар елга ике тапкыр карала. Күпфатирлы йортның гомуми ихтыяҗларына тотылган электр энергиясе өчен шунда яшәүчеләр түли. "Энергия сату" оешмасы белән ТСЖ арасында килешүләр төзелгән.
Фаил Камаев:
- Су мәсьәләсенә аерым тукталасым килә. Су буенча ОДН бетерелергә тиеш. Чөнки подъезд идәнен юганда да кеше суны үз фатирыннан алып чыга, аны фатирдагы су исәпләгече исәпли. Подвалдагы гомуми су исәпләгеч җайланма белән фатирлардагы хисаплагычлар күрсәткечләренең гомуми суммасы тәңгәл килми икән, бу коммуналь хуҗалыкның суны югалтуы булып тора. Димәк, ул аны контрольгә алмаган.
Рәшит Фәрдиев:
- 125, 32, 104 нче йортларда шундый хәл күзәтелде. Аларда кимчелекләр бетерелде.
Су, канализация, җылылык хезмәте күрсәтү хәзер "Коммунсервис" оешмасына тапшырылды. Ремонтын да алар башкара.
Фаил Камаев:
- Күпфатирлы йортларда су хисапсыз тотыладыр дип санамыйм. Ә менә шәхси секторда бу проблема бар. Киләчәктә тотылган су күләме исәптә булырга тиеш. Район башкарма комитеты белән берлектә, "Коммунсервис" оешмасы шушы мәсьәләне хәл итәргә бурычлы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: