Актаныш

“Елны уңышлы төгәлләрбез дип ышанам”

Тагын бер урып-җыю сезоны артта калды. Игенчеләребез тырышлыгы белән безнең район быел да республикада иң күп ашлык җыючы районнар арасында алдынгылар рәтенә чыкты. Актаныш, Арча районыннан кала, икенче урында. 16 октябрь көнне районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...

Тагын бер урып-җыю сезоны артта калды. Игенчеләребез тырышлыгы белән безнең район быел да республикада иң күп ашлык җыючы районнар арасында алдынгылар рәтенә чыкты. Актаныш, Арча районыннан кала, икенче урында. 16 октябрь көнне районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән әңгәмә кордык.
- Дәниф Әсрарович, тагын бер авыл хуҗалыгы елын төгәлләүгә таба барабыз. Быелгы ел көткән нәтиҗәләрне бирде дип уйлыйсызмы?
- Дөрестән дә, ел үзенчәлекле булды дияргә кирәк. Күпне өмет иткән кайбер юнәлешләрдә ирешеп бетә алмаган өлешләр дә булды. Бу авыл хуҗалыгында төрле сәбәпләргә бәйле. Без барыбыз да бик матур икмәк көткән идек. Актаныш - икмәк үстерү технологиясе ягыннан респбулика җитәкчелеге тарафыннан югары бәя алган район. Ипекәйле булган елларга караганда, без быел да һава шартларына бәйле рәвештә һәм үзебезнең дә бераз гына технологияләргә игътибарсызлыгыбыз аркасында 50 мең тонна тирәсе икмәкне югалттык. Быелгы икмәк бәяләренә килсәк, бодай - 10, арпа 8 сум, хуҗалыклар 400 миллион сум тирәсе акчаларын югалтты.
Шулай булуга карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тарафыннан бик матур эшләр башкарылды. Игенчеләребез кырда булган икмәкләрне үз вакытында җыйнап алуга ирештеләр. Ындыр табакларына 140 мең тонна икмәк җыйнап урнаштырылды. Беренче чиратта, үзебезнең район халкын икмәкле итә алдык. Алдагы елга җитәрлек күләмдә орлык, терлекләргә азык әзерләнде. Артканын сатуга ирештек. Бүген кайбер хуҗалыкларда язга яки бәяләр үзгәргәч сатарга дигән өлеше дә бар. Республикада районыбыз хезмәтчәннәре тырышлыгы белән Актаныш игенчесе дигән исемне саклап кала алдык.
Алда әле игенчелек буенча эшлисе эшләр бар. Беренчесе, әлбәттә, һава шартларына бәйле рәвештә һәр елны стабиль икмәк алу буенча технологияләр кертү. Өстән эшкәртү, чәчү әйләнеше, элгәр культуралар чәчү буенча да ныклап уйланабыз. Алдагы елларда да районыбыз хезмәтчәннәре бу юнәлештә матур хезмәт куярлар дип ышанам.
- Терлекчеләребез дә сынатмый...
- Әйе, терлекчеләребез дә бик матур хезмәт куйдылар. Бүгенге акча кеременең 70 проценты терлекчелек тармагына туры килә. Район буенча без 9 айда дәүләт ярдәмен дә тоеп, 1 миллиард 700 мең сумнан артык акча кертә алдык. Бу инде, узган ел белән чагыштырганда, 114 процентка үсеш булып тора. Бу безгә бик күп эшләрне алып барырга, хезмәт хакларын вакытында түләргә мөмкинлек бирде. Терлекчеләребезнең хезмәте бик зур.
Көндәлек акча кереме булган сөт җитештерүдә районыбыз үз урынын саклап калды. Сөт җитештерүдән 106 процент үсеш алдык. Узган ел 36 мең тонна җитештергән булсак, быел инде аның күләме 38 мең тоннага җитте. Ә сату буенча үсеш 109 процент. Сөт сатуның һәм үсешнең сакланып калуы безнең хуҗалыкларның яшәешендә бик зур уңай нәтиҗә бирде. Ит җитештерү буенча да узган ел белән чагыштырганда үсештә. Кош ите белән бергә исәпләгәндә, 21 мең ярым тоннадан күбрәк дигән сүз бу. 3700 тоннасы турыдан-туры хуҗалыклар тарафыннан җитештерелгән мөгезле эре терлек ите булып тора.
- Илдә кризис булуга карамастан, безнең хуҗалыклар төзелеш алып барудан да туктамыйлар, техникасын да алалар...
- Хуҗалыклар быел да төзелеш, техника белән коралланыш ягыннан күп кенә үзгәреш кичерделәр. Дәүләтебез куйган программаларда катнаштылар. Республикабыз тарафыннан 40ка 60 программасы нигезендә районга 43 миллион сум күләмендә акча каралган булса да, без аны 80 миллион сум итеп алдык. Хуҗалыклар шуның бәрабәренә техника сатып алуга ирештеләр. Җир эшкәртү агрегатлары, зур егәрлекле тракторлар, урып-җыю комбайннары, шул ук вакытта берничә хуҗалык терлек азыгы әзерләү буенча үзйөрешле турагыч техника алды. Соңгы елларда фермаларны һәм силос-сенаж базларын төзекләндерү программасы әйбәт кенә эшли башлады.
Быел районда 8 ферма һәм 4 силос-сенаж траншеясы төзекләндерү планга кертелгән иде. Болар буенча уңышлы эшләдек. Аларга өстәп, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта яхшы технологиягә нигезләнгән, зур җитештерүчәнлеккә ия булган мегаферманы аякка бастырып, куллануга тапшырдык. Монда 24 урынга исәпләнгән карусель саву җайланмасы куелды.
Киләчәктә ул терлекчелек өлкәсенең үсешенә зур этәргеч булачак. Алдагы елга да нефтьчеләребез ярдәме белән бер хуҗалыкта шушындый комплексны сафка бастырырбыз дигән исәптә торабыз. Район башлыгы тарафыннан алып бирелгән терлек азыгы тикшерү лабораториясе дә терлекчелеккә уңай йогынты ясады. Бу -Республикада беренчеләрдән булып алынган лаборатория. Ул әлеге тармакны фән нигезенә күчерүгә бер адым булды.
Әле күптән түгел генә "Ташкын" хуҗалыгы базасында рапс эшкәртү цехы эшләтеп җибәрелде. Монда рапсны майга сыгып, маен тракторларга ягулык итеп кулланачакбыз. Кысылмасы (жмых)терлекчелеккә югары аксымга ия булган азык буларак кулланылып, терлекчелекне үстерүгә уңай этәргеч булачак. Гомумән, бүген районыбызның авыл хуҗалыгы планлы рәвештә үсештә.
- Киләчәктә районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы болар белән генә чикләнмәс. Алда эшләр күпме?
- Әлбәттә, планнарыбыз, бурычларыбыз да бар. Быел да гаилә фермалары, башлангыч фермер хуҗалыклары программасында катнаштык. Грантлар оттык. Гомумән, күмәк һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү юнәлешендә дә планлы эш алып барабыз. Район халкын эшле, керемле итү, матур яшәтү - безнең төп бурычларның берсе. Бүген кем генә, нинди юнәлештә үз эшчәнлеген алып барырга уйласа да, без аларга ярдәм итәргә әзер.
- Дәниф Әсрарович, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә теләкләрегез...
Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Районыбызда бик матур традицияләр бар. Аларны ныгытып, тагын да матур нәтиҗәләргә ирешсәк, районыбыз яшәешенә уңай йогынты ясый алсак иде. Бәйрәм уңаеннан барыгызны да котлыйм. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телим. Алдагы елларда да районыбыз үсешенең шаһитләре булып, матур итеп, бик күп бәйрәмнәрдә катнашырга язсын. Быелгы авыл хуҗалыгы елын уңышлы гына төгәлләрбез дигән ышанычта калам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: