Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Энгель Фәттахов галимнәр, фән хезмәткәрләрен, мөгаллимнәрне Россия фәне көне белән котлады

Без галимнәребез белән горурланабыз һәм вакытлар, буыннар һәм фәнни гадәтләр бәйләнеше саклансын өчен бөтен көчебезне куябыз - Энгель Фәттахов. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов галимнәрне, фән хезмәткәрләрен, мөгаллимнәрне, аспирантларны Россия фәне көне уңаеннан котлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми...

Без галимнәребез белән горурланабыз һәм вакытлар, буыннар һәм фәнни гадәтләр бәйләнеше саклансын өчен бөтен көчебезне куябыз - Энгель Фәттахов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов галимнәрне, фән хезмәткәрләрен, мөгаллимнәрне, аспирантларны Россия фәне көне уңаеннан котлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында.
"Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия фәне көне белән тәбрик итәм.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Россиянең фәнни-техник һәм инновацион алгарышы барышында әйдәп баручылар рәтендә тора.
Фәнни фикер үзәкләре саны буенча без Идел буе федераль округында беренче, ә бөтен ил буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Мәскәү һәм Новосибирск өлкәләреннән генә калышып, бишенче урында барабыз.
Күпсанлы фәнни оешмаларда 18 меңнән артык хезмәткәр фәннең төрле өлкәләрендә эшли.
Татарстанда фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне финанслауга 12,2 млрд сум акча юнәлтелә, 2000нче елларда гына әле бу сан күпкә азрак иде. Шул исәптән финанслауның 60%-хосусый чыганаклар.
Халыкның уйлап чыгару активлыгы буенча Татарстан, Россиянең инновацион төбәкләре берләшмәсенә керүче субъектлар арасында Томск өлкәсеннән генә калышып, икенче урында бара.
Татарстан - Россиядә бер үк вакытта ике типлы махсус икътисад зоналары һәм әйдәп баручы үсеш территориясе эшләп килүче бердәнбер төбәк. Моннан тыш, республикада "Химград" технополисы, 13 технологик һәм индустриаль парк, алты инжиниринг һәм прототиплау үзәкләре, ике венчур фонды эшләп килә.
Фән көне - иҗади хезмәт, эшчәнлекләре рухи иреклек һәм шәхес үсеше символына әверелгән кешеләр бйрәме. Без үзебезнең галимнәребез белән горурланабыз һәм вакытлар, буыннар һәм фәнни гадәтләр бәйләнеше саклансын өчен бөтен көчебезне куябыз. Шуңа күрә мин фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче һәммә кешегә яңа даирәләргә ирешү, иҗади уңышлар һәм танылу телим.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булсын! " - диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры котлавында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев