Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Энгель ФӘТТАХОВ Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан гүзәл затларны тәбрик итте

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Салкын, озын кышлардан соң килгән беренче Яз бәйрәме - иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Хатын-кызның роле җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Алар авыл хуҗалыгында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, җитештерү сәнәгатендә,...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Салкын, озын кышлардан соң килгән беренче Яз бәйрәме - иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен.
Хатын-кызның роле җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Алар авыл хуҗалыгында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, җитештерү сәнәгатендә, мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләрдә актив эшлиләр. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында актив эшчәнлек алып баралар.
Шул ук вакытта гаилә җылысын саклап яшиләр. Тормышта ир-атларга терәк булучы барлык хатын-кызларга, күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, гаилә учагын саклаучы гүзәл затларыбызга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм милли традицияләребезгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм көнегездә сезгә гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт, муллык һәм бәхет телим. Һәрвакыт
елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев