Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Энгель Фәттахов үз гражданлык бурычын үтәде

Актаныш үзәгендә урнашкан 621нче санлы сайлау участогы бүген 1364 гражданның тавышын кабул итәчәк. Биредә сайлаучылар исемлегендә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов та бар. Ул җәмәгате белән иртәнге сәгатьләрдә үк тавыш бирергә килде. -Бүген зур сәяси вакыйга. Иртәнге 8 сәгатьтә Актаныш районының барлык 47 сайлау участогында да сайлаулар оешкан...

Актаныш үзәгендә урнашкан 621нче санлы сайлау участогы бүген 1364 гражданның тавышын кабул итәчәк. Биредә сайлаучылар исемлегендә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов та бар. Ул җәмәгате белән иртәнге сәгатьләрдә үк тавыш бирергә килде.
-Бүген зур сәяси вакыйга. Иртәнге 8 сәгатьтә Актаныш районының барлык 47 сайлау участогында да сайлаулар оешкан төстә башланып китте. Һава торышы бераз бозылып, көне буранлап торуга карамастан, халыкта бәйрәм рухы нык сизелә. Сайлаучыларның активлыгы сайлауларның уңышлы узачагына ышаныч уята. Әзерлек эшләре дә бик матур төстә алып барылды: аңлашу, аралашу, хәбәрдарлык җитәрлек булды. Сайлауга тормыш иптәшем белән бергә килдек. Үзебезгә охшаган кандидатка тавыш бирдек. Киләчәк тә дә безнең республикабыз, илебез көчле, ныклы булыр, дөнья масштабында үзенең мөстәкыйль сәясәтен алып барыр һәм анда яшәгән халыкның әйбәт шартларда яшәешен тәэмин итәр дип ышанабыз, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Энгель Нәвап улы.
Мөгаен, Энгель Фәттахов әйткән фикер-теләкләрне күпләр кабатлыйдыр бүген, чөнки һәркем Россия Федерациясе Президенты сайлауларында катнашып, илнең ныклы киләчәге өчен үз тавышының мөһим икәненә ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев