Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Эшлим дисәң, йөрергә һәм күрергә кирәк

Авыл хуҗалыгына багышланган семинарның чираттагысы 22 ноябрь көнне "Нур" хуҗалыгында үтте. Аңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелек итте. Аның: "Нинди генә хуҗалык булуга карамастан, анда башкаларга үрнәк алырлык бер әйбер була", - дигән сүзләренең хаклыгына киңәшмә ахырында чынлап та инандык. Табигатьнең соңгы араларда кешеләр белән...

Авыл хуҗалыгына багышланган семинарның чираттагысы 22 ноябрь көнне "Нур" хуҗалыгында үтте. Аңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелек итте. Аның: "Нинди генә хуҗалык булуга карамастан, анда башкаларга үрнәк алырлык бер әйбер була", - дигән сүзләренең хаклыгына киңәшмә ахырында чынлап та инандык.
Табигатьнең соңгы араларда кешеләр белән усал шаяруы хуҗалыкларга да тәэсир итми калмаган. Ындыр табагы, МТП, ферма араларында шугалакта йөргән кебек кенә хәрәкәт итмәсәң, атлый торган түгел. Мондый вакытта терлекләргә йөрү аеруча кыенлаша. Алга китеп булса да, киңәшмәдән соң, кайту юлына кузгалгач, Уразай авылында җигүле атның тайгак юлда егылуын үз күзләребез белән күрү йөрәккә тиде.
Киңәшмә исә хуҗалыкның ындыр табагын караудан башланды. Башка хуҗалыкларда булганда да фураж складларына игътибарны арттырырга кирәклеге хакында искәртелгән иде. Бу юлы да Дәниф Харисов аңа аерым тукталды.
- Киләсе елдан фураж складларын комплектлаштыруга һәм бөртекләрне культуралап аерым-аерым салуга нык игътибар бирәчәкбез. Чөнки терлекчелекнең төп нигезен шушы фураж тәшкил итә. Элеккеге кебек яшел уҗым баскан, күгәргән бөртекләрдән фураж ясаудан туктарга кирәк, - диде ул.
Әлеге хуҗалыкка килгәндә, биредә, чынлап та, һәр төр культура аерым-аерым салынган. Савым сыерлары өчен аерым, үсештәге, симертүдәге терлекләр өчен аерым фураж ясала. Бу хакта хуҗалык җитәкчесе Рәшит Харисов аңлатып үтте. Биредә агрономнарга киләсе елда фураж өчен бөртекне аерым әзерләп бирергә дигән бурыч куелды.
"Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров кайбер хуҗалыкларда кондициягә китерелмәгән орлыклар бар, аларны эшкәртеп бетерергә кирәк, дип белдерде. Шулай ук орлык агулый торган агрегатларны да ябык складларга урнаштырып, кирәк урыннарын төзәтеп куярга киңәш итте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов ашлама мәсьәләсенә тукталды. Мул уңыш алуга тәэсир итүче ашламаны кыш көне үк туплау кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Хәзер хуҗалыкларда шуны алу буенча эш бара. Безнең районга бер гектар сөрем җиренә тәэсир итү көчендә 80 килограмм ашлама туплау бурычы куелган.
- "Әнәк" агрофирмасында бүгенге көндә бер гектар сөрем җиренә тәэсир итү көчендә 108 килограмм ашлама бар. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта - 33, "Наратлы"да 31 килограмм. Калган хуҗалыкларда бу күрсәткечтән түбән. Яңа елга тикле барлык хуҗалыкларга да 40 килограммга чыгу бурычы куела, - диде Рәфит Мирзаһитов.
Киңәшмәдә катнашучылар "Нур" хуҗалыгының машина-трактор паркында да булдылар. Биредә район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышына тукталды. Аларны 1 декабрьгә ремонтлап бетерү бурычы куелган иде. Әмма әлеге графикка 4-5 кенә хуҗалык сыешуын бәян итте ул.
- Хәзер инде терлек азыгы әзерләү техникасын ремонтлый башларга кирәк. Әлеге хуҗалыкка килгәндә, аларда узган елдан авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга игътибарны нык арттырдылар. Узган ел 4 культиватор рамы алыштырып җыелды. Быел чәчкечләр ремонтлауга ныклап тотындылар.
Илдус Хәкимов, атна эчендә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга тукталып, 320 тырма, 19 культиватор, 25 чәчкеч ремонтланган, диде.
Инде ремонтланып, агрегатка тагарга әзерләп куелган чәчкечләрне карагач, чыннан да, сокланып куйдык. Чәчкечләр инде төзекләндерелеп, матур итеп буялып, тәгәрмәчләре күтәртеп куелган. Идарә җитәкчесе барлык хуҗалыкларга да авыл хуҗалыгы техникасы ремонттан соң шушындый булырга тиеш, дип искәртте.
Хуҗалыкларда йөргән вакытта иң беренче хезмәткәрләргә тудырылган эш шартларына игътибар итәбез. Эшләү урыннары яктымы, җылымы, чөнки хезмәтнең нәтиҗәсе шуңа бәйле. "Нур" хуҗалыгында бу яктан шактый эш башкарылган. Фермада иң элек саву залы белән таныштырдылар безне. Таналар саву өчен эшләнгән әлеге залны ясау өчен артык көч тә таләп ителмәгән. Әмма савымчыларга ул бик уңайлы. Ник дигәндә, әле генә өйрәтелә башлаган таналарны сауган вакытта савымчыларның имгәнү очраклары да булмады түгел. Әлеге зал әнә шундый күңелсезлекләрне булдырмау максатыннан төзелгән.
Хуҗалыкта 1500 баш терлек бар. Шуның 482 башын савым сыерлары тәшкил итә. Алардан көнгә 4 тоннадан артык сөт савыла.
Яшь терлекләрне тәрбияләүгә биредә аеруча әһәмият бирелә. Аларга сөт эчерү өчен кулланыла торган чиләкләрне урнаштыру өчен тимердән җайланма эшләп куелган. Болай бозаулар чиләкләрне аудара да, берсенекен икенчесе эчә дә алмый. Бозауларны тәрбияләүдә Краснодар белгечләре ярдәм итә. Алар киңәше белән бозаулар 5 этапка бүлеп тәрбияләнә. Нәтиҗәсе дә яхшы, ди хуҗалык җитәкчесе. Маллар билгеле вакытка тиешле авырлыкны җыялар. Теше маллар каплатыла. Таналар бозаулагач, авырлыкларын да югалтмый. Үлем дә кимегән.
Димәк, йөргән саен нинди дә булса яңалык алып, үзләрендә кулланма итәрлек өлгеләр күп хуҗалыкларда. Бары тик йөрергә һәм күрергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев