Актаныш

Эшләмәсәң яз көне, ни ашарсың кыш көне

Ел саен язгы кыр эшләренә кереп киткәнче барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында зур сөйләшү үткәрү матур гадәткә әйләнде. Биредә булган проблемалар уртага салып сөйләшенә, алга бурыч һәм максатлар билгеләнә. Аның быелгысы үткән атнада "Әнәк" агрофирмасында узды. Семинар-киңәшмәне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев...

Ел саен язгы кыр эшләренә кереп киткәнче барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында зур сөйләшү үткәрү матур гадәткә әйләнде. Биредә булган проблемалар уртага салып сөйләшенә, алга бурыч һәм максатлар билгеләнә. Аның быелгысы үткән атнада "Әнәк" агрофирмасында узды. Семинар-киңәшмәне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
"Әнәк" агрофирмасының башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек урыннары шактый булуы барыбызга да мәгълүм. Чөнки игенчелектәге күрсәткечләре буенча да, терлекчелектә дә алар калганнарга сер бирмичә, алда баралар. Агрофирма җитәкчесенең алга карап эшләве, күргән һәр яңалыкны үзләрендә кертә баруы нәтиҗәсендә уңышларга ирешәләр.
Машина-трактор паркында
Семинар көнне дә Әнәк авылындагы машина-трактор паркына килеп керүгә, рәт-рәт булып тезелеп киткән төрле төрдәге техника каршы алды. Шактыеның яңа булуыннан ук агрофирмада техниканы яңарту өстендә даими шөгыльләнүләре күренеп тора.
- Хуҗалыкта терлек азыгы әзерли торган техниканы көздән үк ремонтлап куйдылар. 14 печән чапкычлары, 11 печән кыскычлары,
18 салам арбасы бар. Барысы да тракторлар белән тәэмин ителгән. Техник карауга да тракторлар үз агрегатларын тагып басты. Утларының януын, тормозларының эшләгәнен дәлилләп күрсәттеләр. Хуҗалыкларда май аенда да узган ел кулланганнан соң чистартылмаган, каралмаган печән чапкычлары очрый әле, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев.
- М7 трассасы буендагы хуҗалыкларга куркынычсызлык техникасы
кагыйдәләрен үтәү аеруча да мөһим. "Әнәк" агрофирмасы бу яктан да үрнәк, - дип фикерләрен җиткерде Фаил Камаев. Биредә эшкә чыкканчы һәр көнне иртән медицина хезмәткәре механизаторларның сәламәтлеген тикшерә. Шуннан соң гына эшкә юллама бирелеп, техника ягулык белән тәэмин ителә.
Агрофирманың техниканы ягулык белән тәэмин итүче бензовоз машинасы 2008 елда кайткан. Шул бер машина агрофирманың барлык техникасын үз вакытында ягулык белән тәэмин итеп тора.
- Бу, әлбәттә, кеше факторына бәйле. Үз хезмәтенә намус белән караучы Тәбрис Сиранов 62 тракторга, 20 КамАЗ машинасына язгы чәчүдә, көзге урып-җыю вакытында бернинди тоткарлыксыз ягулык ташый. Эшләгән кеше өлгерә, - ди агрофирманың баш инженеры Тимерҗан Әхмәдишин.
Семинар-киңәшмәдә катнашучыларга агрофирма мисалында нинди техниканың кулайрак, нинди төрләрен алганда отышлы булачагын да күрсәттеләр.
Язгы-көзге кыр эшләре вакытында төп мәсьәләләрнең берсе булып эшче-хезмәткәрләрне кайнар аш белән тәэмин итү тора. Нәфис Сәлимгәрәев кырда эшләүчеләргә ашарга ташый торган савыт-сабага куелган таләпләр хакында аңлатып үтте. Аларның санитар нормаларга җавап бирергә, эшчеләргә кул юар өчен су, сабын, сөлге булырга һәм ризыкның сыйфатлы булырга тиешлегенә басым ясады.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов язгы кыр эшләрендә катнашучыларга түләү тәртибе белән таныштырды.
Ындыр табагында
Сыйфатлы орлыкның мул уңыш нигезе икәнен һәркем белә. Шуның өчен дә хуҗалыклар югары репродукцияле орлыклар белән эшләргә тырыша. "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров "Әнәк" агрофирмасының Түке бүлекчәсендәге ындыр табагы алдында быел чәчеләсе орлыкларга анализ ясады.
Быел язын чәчү өчен район буенча 129 мең 190 центнер язгы бөртекле культура орлыклары әзерләнгән. Шуларның 96 проценты югары репродукцияле.
- Бүгенге көндә безнең оешма тарафыннан кабат, чәчү алды тикшерүе бара. Анализ нәтиҗәләренә караганда, орлыкларның сакланышы әйбәт. Тишелеш, чисталык һәм башка күрсәткечләр буенча артка китү күренми. Бер үк вакытта орлыкларның авырулар белән ни дәрәҗәдә зарарланганын да карыйбыз. Элекке елларда орлыкларның авырулар белән зарарлануы 50 процентка тикле җитә иде. Быел тикшергән орлыклардан күренгәнчә, зарарлану уртача 25-28 процент тирәсе. Бу начар күрсәткеч түгел. Чәчү вакытында орлыкларны химик һәм биологик препаратлар белән агулап чәчәбез. Әлеге препаратларның нәтиҗәлелеге 98 процентка кадәр җитә. Шулай булгач, зарарланган орлыклар да сәламәтләнәчәк дигән ышаныч бар, - ди Әфка Сәрвәров.
2010 елгы корылык нәтиҗәсендә туфракта микробиологик процесс һәм тере организмга кирәкле файдалы бактерияләрнең бик нык кимүен һәм, 7 ел үтсә дә, аларның әле элеккеге хәленә җитмәвен дә хәбәр итте ул. Шуның өчен орлыкларны химик препаратлар белән генә түгел, биологик препаратлар белән дә эшкәртергә кирәклегенә басым ясады. Химик препаратлар орлыктагы зарарлы гөмбәчекләрне һәм бактерияләрне үтерсә, биологик препаратлар туфракны зарарлы микроблардан арындыруда ярдәм итә.
Әфка Сәрвәров оригинал һәм элиталы орлыклар белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәклегенә дә басым ясады. Бүгенге көндә андый орлыклар барлык орлыкның 22 процентын тәшкил итә. Бу, әлбәттә, зур күрсәткеч түгел. Һич югы, 35 процентка җиткерергә кирәк, дип ассызыклады.
- Яңа орлыклар алганда 2-3 тонна түгел, ә егермешәр, утызар тонналап алганда гына аның файдасы була. Уҗымнар торышына килгәндә, бүгенгә начар түгел. Әмма әлегә һава торышы безнең өчен эшләми. Туң кимеп бара. Ул болай да 30-40 сантиметрдан артык булмады. Галимнәр әйтүенчә, туң 30 сантиметрдан ким булса, үсемлек кышкы тынгылыкка китми, энергия сарыф итә, нәтиҗәдә шикәр кими. Һава торышы шушылай торса, кар бетмичә туң бетеп, күпмедер югалтуларыбыз да булырга мөмкин. Белгечләр, моны да исегездән чыгармасагыз иде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов агрофирманың яз көне чәчеләчәк орлыкларына югары бәя бирде. Һәм орлыкларны агулауда куелган таләпләр белән таныштырды. Агулауда эшләүчеләргә түләнә торган хезмәт хаклары да югары булсын иде, дигән теләген җиткерде.
Терлекчелектә
Хуҗалыкларда булганда аларның игенчелек тармагы белән рәттән, терлекчелектәге эшчәнлекләре белән дә танышу инде табигый. Бу юлы да семинар-киңәшмәдә катнашучылар агрофирманың Айман һәм Түке бүлекчәләрендәге фермалардагы эшчәнлек белән таныштылар.
Айман бүлекчәсендә каплату алды таналары тәрбияләнә. Аларны Күҗәкә бүлекчәсеннән 360 килограммга җиткәч китерәләр. Бүгенге көндә таналарның баш саннары 418гә җиткән. Агрофирмада һәр туган терлеккә махсус карточка ачыла. Анда аның турындагы барлык мәгълүматлар язылып бара. Шуның нигезендә терлекләрнең кайсын сугымга, кайсын сыер итәргә икәнен ачыклыйлар. Бу хакта агрофирманың баш зоотехнигы Айдар Мирхәйдәров бәйнә-бәйнә аңлатты.
- Бар әйбер дә исәптә булырга тиеш. Шул максаттан әлеге карточкаларны булдырдык. Әгәр туган малга карточка ачылмый икән, белгечләр җавап бирә, - ди "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев.
Биредәге тәртип, терлек азыгы сыйфатының югары булуы хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та ассызыклап үтте.
- Чит илләрдә йөргәндә сенажның төсе яшел була икән дип кайта идек. Үзебездә дә моны эшләп була икән, - дип, башкаларга үрнәк буларак мисал итеп китерде. - Үсемлекләрнең протеинга бай, чәчәк ату чоры башланганчы салынган әлеге сенажга фуражны күпләп кушасы да юк. Бердән - экономия, икенчедән - сыйфатлы һәм туклыклы. Терлек азыгы әзерләгәндә, башка хуҗалыкларга да моны истән чыгармаска кирәк.
Дәниф Харисов сенаж базын ачып массаны алган саен аны пленка белән каплап куюларын да уңай яктан бәяләде. Башкаларга да әлеге гадәткә ияләнергә кирәклегенә басым ясады.
Түке бүлекчәсендә 709 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 420 башын савым сыерлары тәшкил итә. Тораклары чиста, якты. Район ветеринария лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Харисова хуҗалыкларның анализга китергән азыкларының сыйфатына тукталды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең терлекчелек буенча урынбасары Гүзәл Шаһиәхмәтова савылган сөтнең сыйфаты яхшы булсын өчен нинди таләпләр үтәлергә тиешлеге хакында аңлатты.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: