Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЭСТАФЕТА - ПЕДАГОГЛАРГА: Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы үтте (+ БЕЗНЕҢ ФОТОХИСАП)

Яңа ел яллары чорында Актанышта старт алган спартакиаданың эстафетасын 5 гыйнвар көнне мәгариф хезмәткәрләре кабул итеп алды.

Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында оештырылучы әлеге чарада педагоглар командасы 200дән артык спортсөярне чаңгы юлына бастырды, мөгаллимнәр өстәл теннисы, бадминтон, йөзү буенча осталыкларын сынады. 


Укытучылар катнашында оештырылган кышкы спорт чараларында буран чыгу да үзенә күрә бер традициягә кереп китте кебек. Әмма гомерләрен балаларга аң-белем бирүгә юнәлткән әлеге хезмәт ияләрен табигатьнең көйсезлекләре куркытмый булып чыкты. Бүген “Бүләк” чаңгы базасында старт алган ярышларга һәр мәктәптән команда тәкъдим ителү  моның ачык мисалы иде. 


Актанышның педагогик кадрларын район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова сәламләде. Ул һәр катнашучыга уңышлы чыгыш һәм матур нәтиҗәләр теләде. Районның баш педагогы Нәфисә Рим кызы да мөгаллимнәргә мөрәҗәгать итеп, бүгенге спартакиаданы бердәм спорт бәйрәменә әверелдерергә чакырды. 


Чаңгы тассасында педагогларга матур үрнәкне районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Рим кызы үзе күрсәтте. Мәктәп директорлары да бүген сынатып тормады. 


“Бүләк” базасында чаңгы шуганнан соң мәгариф хезмәткәрләре “Дулкын” бассейнын колачлап йөзде, универсаль спорт комплексында өстәл теннисы һәм бадминтон уйнады. 


Спартакиада шартлары буенча, һәр хезмәткәр ике төр ярышта катнашырга тиеш булса, аның мәҗбүри төре чаңгы иде. Нәтиҗәләр дә педагоглар арасында һәр спорт төре буенча аерым чыгарылды, призлы урыннар билгеләнде.  Мәктәп командалары арасында да җиңүчеләр аерым билгеләнде. 


Җиңүчеләрне тәбрик итәргә “Актаныш” спорт комплексына район башлыгы Э.Н. Фәттахов шәхсән үзе килде. Югары нәтиҗәләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре диплом һәм медальләрне Энгель Нәвап улы кулыннан кабул итеп алды. 


Спартакиада йомгаклары буенча, спорт өлкәсендә иң көчле мөгалим булып Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Равил Хаҗиев  танылды. Хатын-кыз педагоглар арасында исә шушы ук мәктәптән Лилия Галләмовага тиңнәр табылмады.

 Чара кысаларында бүгенге спартакиаданың иң өлкән катнашучысы да билгеләнде. Бу титулга Балалар иҗат үзәге мөгаллиме Дилшат Мөхәммәдиев лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев