Эт елы килүен этләр сизәме?
789
0
0

Искиткеч матур бу эт Харли кушаматлы. Хуҗасы Равил Хаҗиев аны интернет аша эзләп, узган ел Түбән Камадан алып кайткан. Харлига бер яшь гыйнварда тула, әмма, күрәсезме, нинди мәһабәт гәүдәле?! Төньяк киңлекләрендә чанага җигеп, кешеләрне ташый торган Себер хаские токымлы ул. - Телевизордан узган ел биатлон буенча Олимпия чемпионы Дарья Домрачеваны...
Искиткеч матур бу эт Харли кушаматлы. Хуҗасы Равил Хаҗиев аны интернет аша эзләп, узган ел Түбән Камадан алып кайткан. Харлига бер яшь гыйнварда тула, әмма, күрәсезме, нинди мәһабәт гәүдәле?! Төньяк киңлекләрендә чанага җигеп, кешеләрне ташый торган Себер хаские токымлы ул.
- Телевизордан узган ел биатлон буенча Олимпия чемпионы Дарья Домрачеваны шушындый хаски чаңгыда тартып йөргәнен күрдем дә, үземнең дә сынап карыйсым килде. Тукта, алып карыйм әле, дидем. Җәй көне велосипед алдыннан чабып йөри Харли, кышын менә аның белән чаңгыга бастык. Чынлап та, бик кызык, күңелле, - дип сөйли Равил. Шулай инде, чаңгыда шуу буенча республика чемпионы булган егеткә үзен төрле яклап сынау теләге табигый. Интернеттан бу эт турында эзләнеп, аның турында төрле мәгълүмат җыеп, хуҗаларының язган хикәятләрен укып, фотосурәтләрен карап утырганда, кызыгып, хәтта үземдә дә аны булдырасым килеп китте. Бигрәк тә, зәңгәр, соры, яки, гомумән, икесе ике төстәге күзләре әсир итә... Матурлыгы өчен генә ала торган эт түгел шул! Авыр эш өчен яратылган, шуңа көндәлек шөгыльләнү, даими тренировкалар таләп итә торган үзенчәлекле токым икән ул Себер хаские. Аңарда бүре һәм себер этләре каны ага. Шуңа карамастан, искиткеч дустанә, бар кешегә ачык, хәтта хуҗасын рәнҗетүченең дә барып битен яларга мөмкин - усаллык, кемне я нәрсәне дә булса яклау һәм саклау аңа, гомумән, хас түгел. Акыллылар. Урам этләре кебек рәхәтләнеп өрми дә алар, ара-тирә тавыш кына бирәләр. Бик тә ирек ярата, бәйгә куялар икән, әкренләп акылдан шашарга мөмкин.
- Вольерда ялгыш кына муенчагы я бавы онытылып кала икән, бетте, аны икенче әйләнеп килүеңә урталай өзеп ташлаган була инде, - дип көлә Равил. Бәйләми торыгыз әле, миңа ирек кирәк, диюе.
Себер хаские токымын эскимослар китереп чыгарган. Гаиләдә бала тугач, котып салкынында катып үлмәсен өчен, эскимос әти-әни аны җылыту өчен өйгә хаски көтүен кертә торган булган. Шул рәвешле, бу этләр канына балаларга карата аеруча җылылык, ярату сеңгән.
- Апайлар бик ярата Харлины, кунакка кайткач, яныннан китмиләр дә, - ди Равил дә.
- Әмма усаллыгы булмаса да, шаярганда ялгыш тырнап алырга, киемне ертырга мөмкин. Шуңа тырнакларын гел кисеп торам. Өстәвенә, бер яшькә кадәр алар гиперактив, хәтта 1-2 минут тик утырсын өчен дә, әйтик, аның белән фотога төшкәнче генә дә, алдан озаклап йөртеп алҗатырга кирәк. "Утыр!" "Ят!" "Тик тор!" командаларын өйрәнәбез, вакыт кына җитсен!
Ноябрь аенда Казанда "Алга, Акбай!" дип аталган җигүле этләр бәйгесендә Равил дә үзенең Харлие белән байкджоринг төрендә (эт белән велосипедта узышу) катнашырга ниятли, әмма спортчы егеткә башка ярышка китәргә туры килә. Киләчәктә әле ярышлары да, уңышлары да булыр! Хәзергә исә гаиләләрен бик яраткан Харли белән Яңа елны каршыларга әзерләнә Хаҗиевләр. "Харли Яңа елны беләмени ул?" - димәгез, үз елы - Эт елы бит бусагада! Һәм бары тик этләрнең төп сыйфаты - эшенә һәм хуҗасына тугрылык, яклау-саклау, мәрхәмәтлелек белән истә калсын иде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
26 июнь 2022 - 13:36Районның спорт җитәкчеләре һәм "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов республикакүләм шахмат ярышы җиңүчеләрен котлады Республикабызның 12 район һәм кече шәһәрләреннән килгән 112 яшь шахматчы 4 көн дәвамында шәхси беренчелек өчен көч сынашты. Актаныш спортчылары матур уеннар күрсәтеп районыбыз данын яклады.21801
-
26 июнь 2022 - 10:10Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек» Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.32101
-
23 июнь 2022 - 10:49У налогоплательщиков есть возможность получать актуальную информацию об уплате налогов по электронной почте или в смс-сообщении Налогоплательщики могут получать информацию о выполнении налоговых обязательств по электронной почте или в смс-сообщениях. Для этого достаточно направить согласие на информирование о наличии задолженности по форме, утвержденной приказом ФНС России от 06.07.2020 № ЕД-7-8/423@.30700
-
23 июнь 2022 - 08:53РЕШЕНИЕ Об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год Заслушав и обсудив доклад председателя финансово-бюджетной палаты Актанышского муниципального района К.Р. Каюмовой об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год, Совет Актанышского муниципального района РЕШИЛ:20800
-
22 июнь 2022 - 15:07Акционерное общество «Транснефть – Прикамье» повышает надежность производственных объектов АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Кировской области, в которых были задействованы 210 человек и 75 единиц техники. Работы проводились в соответствии с программой технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта.22800
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!214900
-
22 июнь 2022 - 13:36Нефтепроводчики приняли участие в фестивале «Военные игры «Элбэдэн» В преддверии очередной годовщины начала Великой Отечественной войны в Пестречинском районе Татарстана прошел IV Всероссийский фестиваль исторической реконструкции «Военные игры «Элбэдэн», в котором наряду с реконструкторами из разных регионов страны по традиции приняли участие работники АО «Транснефть – Прикамье».17100
-
20 июнь 2022 - 08:0620–26 июньгә йолдызнамә Кучкар (21.03 – 20.04) Хезмәт баскычыннан очып диярлек менеп китү мөмкинлеге ачылыр. Әмма сез күбрәк эшләргә һәм барысы өчен дә җавап бирергә әзерме? Шул хакта уйланырга кирәк булыр.70200
-
19 июнь 2022 - 07:45Айдар Хәев: Үзәк хастаханәнең иң зур байлыгы- аның кадрлары Бүген Россиядә медицина хезмәткәрләре көне. Әлеге бәйрәм 1980 елдан башлап СССР Югары Советы карары белән һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.63900
-
18 июнь 2022 - 12:48ӨЙРӘНӘБЕЗ: Үлән исемнәренең татарчасын беләсезме? Үсемлекләр, дару үләннәре, чәчәкләрнең русча- татарча исемнәре.38600
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
27 июнь 2022 - 08:54Терлекчелеккә йөз белән- көндәлек игътибар үлемнән дә, авырудан да коткараРоссиянең әле теге, әле бу төбәкләрендә баш калкыткан авырулар мал сатып алганда игътибарлы булуны сорый. Мәсәлән, күрше Казахстанда ящур һәм бруцеллеоз авыруларын һаман да җиңә алмыйлар. Әлеге төбәкләрдән сыер, сарык малы сатып алу тыела. Лейкоз авыруыннан котылу да дәвамлы эшчәнлек таләп итә. Малларны хуҗалыктан озатканнан соң авыру терлек асралган биналарны-утарларны җентекләп чистарту, дезинфекцияләү таләп ителә. Шулай булмаганда, авыру сәламәт малларга йогачак.2300
-
27 июнь 2022 - 08:35ӨЛГЕРМӘГӘННӘР ӨЧЕН: 28-30 июльдә "Актаныш таңнары"ның икенче яртыеллыгына ташламалы язылу игълан ителде"Россия почтасы" 28-30 июльдә газета-журналларга ташламалы язылу игълан итте.4600
-
27 июнь 2022 - 08:08Райондашыбыз Илназ Шәмсиев дөнья чемпионы исемен яуладыӘнәк авылы егете, Пучы балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнеп бик күп уңышларга ирешкән көрәшчебез Илназ Шәмсиев тагын да зуррак үрләр яулады.10400
-
27 июнь 2022 - 07:58Актанышның яшь футболчылары республикакүләм турнирда призлы урын алдыАктанышның яшь футболчылары «Күн туп» республикакүләм футбол турнирында өченче урынны алды. Ярышлар 21-23 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә узды.8800
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.70700
-
15 июнь 2022 - 07:51“Актанышский агрегатный завод” приглашает на работу В ЗАО “Актанышский агрегатный завод” требуются операторы, наладчики, инженер – технолог, инженер – конструктор.59500
-
7 июнь 2022 - 09:48В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется главный бухгалтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется главный бухгалтер122100
-
24 июнь 2022 - 16:00“Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче Фәнзилә Сираеваны хезмәттәшләре аягүрә басып алкышлады Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасында районкүләм "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.68702
-
24 июнь 2022 - 15:42Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.58002
-
22 июнь 2022 - 16:3225 ел район җитәкчесе булып эшләгән Энгель Фәттахов: Шушы чорда бер генә кешенең дә гозеренә битараф калмадым Бүген район Советы депутатлары, бертавыштан диярлек кул күтәреп, 20 ел дәвамында Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттаховны вазыйфасыннан азат итте. Бу хәлгә күңел ышанмый. 1552 елда Сөембикә-ханбикәне озаткан чорлар күз алдына килә... Милләтпәрвәр, үз халкы, туган төбәге өчен җанын фида кыла торган шәхесебезнең көтмәгәндә, уйламаганда, гөрләтеп эшләп торган вакытында эштән китүе гайре табигый хәл. Бу беренче чиратта Энгель Нәвап улының шәхси карары. Актаныш зиратында бер кабердә ике тапкыр тәре киселү менә шулай мәкерле рәвештә үз эшен эшләде. Гаеплеләрне тарих үзе чиста суга чыгарыр.88403
-
22 июнь 2022 - 12:12Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Ленар Зариповка йөкләнде Бүген Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.89001
© 2011 - 2022. СМИ Актаныш. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта редакции: airs16@mail.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+