Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Фаил Камаев: "Актаныш үзәк мәдәният йортына Әлфия Авзалова исемен бирү эшен башлап җибәрәсе килә"

17 июнь көнне татар халкы бөек кызы Әлфия Авзалова белән хушлашты. Татар дәүләт филармориясендә узган матәм митингын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде. Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, мәдәният,...

17 июнь көнне татар халкы бөек кызы Әлфия Авзалова белән хушлашты. Татар дәүләт филармориясендә узган матәм митингын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде.
Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, мәдәният, сәнгать әһелләре, Әлфия Авзалованы яратып тыңлаган тамашачылары катнашты.
Иртәнге сәгать 8 дән үк килүчеләргә сәхнәгә менеп, Әлфия Авзалова белән хушлашу мөмкинлеге тудырылды. Чарага килүчеләр бар да күренекле җырчыбыз турында якты истәлекләре белән уртаклашты. халык белән сәхнәдә саубуллашу Әлфия Авзалованың үз теләге иде.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев үз чыгышында: "Безнең район халкы зур кайгы кичерә. Якташыбыз Әлфия апа арабыздан китте. Мәдәният йортында Әлфия апаның бюсты тора. Актаныш үзәк мәдәният йортына Әлфия апа исемен бирү эшен башлап җибәрәсе килә. Без аның белән горурланабыз", - дип Актанышның хезмәт сөючән халкы Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерергә тырышачагын әйтте. "Авыр туфрагың җиңел булсын!" - диде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/17/142678/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев