Актаныш

Фаил Камаев спорт, мәдәният өлкәсендә Республика күләмендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызны тәбрик итте

6 декабрь көнне хакимият бинасында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә кысаларында район башлыгы Фаил Камаев спорт, мәдәният өлкәсендә Республика күләмендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызны тәбрик итте. Районыбызның шахмат остазлары Фәһим Галимов һәм Илдар Имамовлар бу киңәшмәдә лаеклы тәбрик сүзләренә ия булучылар иде, чөнки...

6 декабрь көнне хакимият бинасында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмә кысаларында район башлыгы Фаил Камаев спорт, мәдәният өлкәсендә Республика күләмендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызны тәбрик итте.
Районыбызның шахмат остазлары Фәһим Галимов һәм Илдар Имамовлар бу киңәшмәдә лаеклы тәбрик сүзләренә ия булучылар иде, чөнки Актаныш шахматчылары ноябрь аенда үткән Татарстан беренчелегендә халкы 35 меңнән ким авыл районнары командалары арасында чемпион калып - җиңүче кубогына ия булдылар.
Шунысы сөенечле, районыбызның җыелма командасы әлеге турнирда өч мәртәбә чемпион исемен яулап, бер тапкыр II урынга лаек булганнар иде инде. Команда составы исә үз эченә мәктәп укучыларыннан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр уенчыларны ала.
Актаныш командасы данын Ленар Газиев, Ригинат Нуриәхмәтов, Нияз Фәррахов, Фәһим Галимов, Айдар Нигъмәтуллин, Таһир Хөрмәтуллин, Роза Гыймазова, Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова, Илдар Имамов яклаган. Бу ярыш нәтиҗәләре буенча районнарның шахмат көчләренә бәя бирәләр, шуның белән ул аеруча әһәмиятле.
Фаил Мисбах улы шулай ук татар халык биюе, этнографик бию буенча хореография, фольклор коллективлары арасында "Шома бас" III Республикакүләм смотр-конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган биючеләрне һәм коллективларны да тәбрик итте.
Алар - "Яшьлек" бию ансамбле биючесе Илнар Мирзаянов(җитәкчесе Айзирәк Локманова) I дәрәҗә лауреат, "Татар халык биюе" номинациясендә "Дуслык" хореография ансамбле(җитәкчесе Инсан Хөсәенов) I дәрәҗә лауреат, "Хәзинә" хореография ансамбле( җитәкчесе Айзирәк Локманова ) II дәрәҗә лауреат, "Чишмә" халык бию ансамбле(җитәкчеләре Ирек Хаҗиев һәм Рәмилә Хамматуллина) "Татар халык биюе" номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: