Актаныш

Фаил Камаев: язгы кыр эшләрендә артта сөйрәлүче хуҗалык юк

Авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре төгәлләнүгә таба бара. Ямьле дә, тынгысыз да җәй җитеп килә. Төзелешләр чоры. Азык хәзерләү вакыты. Аннары урак өсте дә озак көттермәс. Шушы кыска гына вакыт аралыгында нинди мөһим эшләрне башкарып калырга кирәк - шул хакта район башлыгы Фаил Камаев таныштырды. - Язның бер көне ел...

Авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре төгәлләнүгә таба бара. Ямьле дә, тынгысыз да җәй җитеп килә. Төзелешләр чоры. Азык хәзерләү вакыты. Аннары урак өсте дә озак көттермәс. Шушы кыска гына вакыт аралыгында нинди мөһим эшләрне башкарып калырга кирәк - шул хакта район башлыгы Фаил Камаев таныштырды.
- Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Фаил Мисбахович, район язгы чәчүгә нинди әзерлек белән килеп керде?
- Район хуҗалыклары язгы кыр эшләрен югары әзерлек белән каршы алдылар. Быелгы чәчүне без 28 апрельдә башлап җибәрдек. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызга килде. Уҗымнарны карап чыктык. Аеш җирлегендә җитәкче-белгечләр белән сөйләшү үткәрелде. Министр республикада чәчүнең торышы белән таныштырды. Шул ук вакытта Актаныш игенчеләренә зур бәя бирде. Ул көнне басуларыбызда 408 берәмлек техника язгы кыр эшләрендә катнаша иде. Бу районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге потенциалын күрсәтеп тора. Республика күрсәткечләре буенча Актаныш яшел зонада.
- Быелгы язның үзенчәлекләре уҗым культураларына зыян китермәдеме?
- Яз салкын килде. Көзге культураларга бераз зыяны тиеп алды, без кайбер мәйданнарда кабат чәчү үткәрдек. Чәчүлек орлык җитәрлек. Хуҗалыкларга күп кенә яңа техника һәм тагылмалар алынды. Гомумән, язгы кыр эшләрендә артта сөйрәлүче хуҗалык юк. Көннәр яхшы торганда чәчүне 20 майга төгәлләргә уйлыйбыз. Иң мөһиме: җирдә дым бар, яңгырлар явып тора. Район хуҗалыклары җитәрлек күләмдә минераль ашлама сатып алуга ирештеләр. Эшче көчләр һәм техника җитәрлек. Көзен мул итеп уңыш җыйнап алу, хуҗалыкларны, халыкны икмәкле итү - төп максатыбыз.
- Киләсе кышка җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләүгә ышаныч бармы?
- Малларны җәйге лагерьларга чыгаруны оештырдык. 8 савым сыерлары төркеме беренчеләрдән булып җәйләүләргә күчерелде. 6-7 участокта симертү маллары утарларга күчерелде. Яз салкын килү сәбәпле, үлән күтәрелеп китә алмый тора, шуңа күрә терлекләрне әзерләп куелган азык запасыннан ашатырга туры килә. Район авылларында мал-туар асраучы халыкны терлек азыгы белән тәэмин итү турында да уйланабыз. Әле безнең былтыргы запасыбыз да бар. Шуңа күрә мал баш саннарын киметмичә, кышкы чорга азык хәзерләү мөмкинлеге булыр дип ышанабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: