Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ӘФГАНСТАН - ЙӨРӘК ЯРАМ: Әле һаман сызлый яралар (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР ДӘ БАР)

Сугыш бетеп ничә еллар үткән, Әле һаман сызлый яралар. Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар, Ә улларын көтә аналар. Әссе әфган җиле язмышларны Телеп үтте , калды яралар. Төшләремә керә каһәр сугыш, Төшләремә керә Кандагар... Р.Чураголов Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн... Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу каһәрле саннарны февраль...

Сугыш бетеп ничә еллар үткән,
Әле һаман сызлый яралар.
Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,
Ә улларын көтә аналар.
Әссе әфган җиле язмышларны
Телеп үтте , калды яралар.
Төшләремә керә каһәр сугыш,
Төшләремә керә Кандагар...
Р.Чураголов
Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн... Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу каһәрле саннарны февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз без. Агымдагы елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 29 ел тулды. Ни кызганыч, дистә елга якын барган сугыш кирәк булдымы икән - әлеге сорауга җавапны бүген дә эзлибез.
Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу бәхәсләргә кушылмый. Алар Хәтер белән яши - югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. Михаил Черепановның «Әфганстан сугышы корбаннарының Хәтер китабы»нда китерелгән мәгълүматларга караганда, сугыш хәрәкәтләрендә 9358 татарстанлы катнашкан. 296сының цинк табутта гәүдәсе генә кайткан. 231 ир исә, Татарстанга кайткач, сугышта алган тән һәм җан яраларыннан вафат булган.
Актаныш районы исә әлеге мәхшәрдә алты яшь, типсә тимер өзәрдәй егетен югалткан. 19 райондашыбыз исә тыныч тормышка кайткач, тән һәм җан яраларыннан вафат булган. Бүген Актаныш районында 65 әфганчы гомер кичерә.
Районыбызның әфганчылары ел саен 15 февраль көнне һәйкәл янына митингка очрашуга, сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела. Алар өчен бу көн аеруча кадерле - бу дата алар өчен Туган илгә кайту көне!
Быелгы очрашу Актанышның тантаналар залында башланып китте. Хәтер көне уңаеннан залда утыручылар өчен концерт программасы тәкъдим ителде. Чарада Әфган, Чечня сугышы хәрәкәтләре ветераннары, сугышка һәлак булган сугышчыларның әниләре, сугыштан кайтып бакыйлыкка күчкән сугышчыларның тол калган хатыннары, мәктәп укучылары, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, "Игелек үзәге" директоры Рәмилә Закирҗанова, һ.б. катнашты.
Чара Актанышның Җиңү паркында митинг белән дәвам итте. Ил куйган бурычларын намус белән үтәгәндә вафат булган әфганчылар кабат күңелләрдә яңарды. Алар бер минутлык тынлык белән искә алынды, сугышта һәлак, кайткач вафат булганнар истәлегенә куелган һәйкәл-бюстлар янына чәчәкләр-веноклар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев