Данлыклы спортчы, марафончы якташыбыз Фирдәвес Шәемов кубогына спорт бәйгесен уздыру еллар дәвамында күркәм гореф - гадәткә әверелеп килә. Быел ул җиденче тапкыр оештырылды. Ул яшь спортчылар күңелендә җиңү мизгелләре, мул бүләкләре белән уелып калгандыр.
Бәйгедә барлыгы 38 команда, 240 укучы 500 метрдан 2 чакрымгача ераклыкта узыштылар.
Төп гомуми белем бирү...

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Богады мәктәбе командасы - 1, Уразай спортчылары - 2, Иске Кормаш мәктәбе укучылары 3 урынны яуладылар.
Урта мәктәп командалары арасында 9 сыйныфка кадәргеләр арасында Актанышның 2 мәктәбе - 1, Кадет - интернат мәктәбе - 2, Актанышның 1 мәктәбе 3 урынга ия булылар.
Урта мәктәпләрнең өлкән командалары арасында беренчелекне 2 нче мәктәп командасы алды, Кадет - интернат мәктәбе - 2урында, 3 урында исә Пучы мәктәбе командасы.
Нет комментариев