Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Фәнис Маликовка “ТРсы физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәте өчен” дигән мактаулы билге тапшырылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

21 октябрь көнне Актанышта өстәл теннисы буенча ТР Чемпионы Фәнис Маликовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан әлеге спорт төре буенча районкүләм турнир үтте. Теннисның чын фанаты булган юбилярның туган көне 12 октябрьдә булса да, теннисчы райондашларыбыз Фәнис Рәсүл улын нәкъ менә турнир кысаларында тәбрик итте. Фәнис Маликовка иң зур бүләкне ,"ТРсы...

21 октябрь көнне Актанышта өстәл теннисы буенча ТР Чемпионы Фәнис Маликовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан әлеге спорт төре буенча районкүләм турнир үтте.
Теннисның чын фанаты булган юбилярның туган көне 12 октябрьдә булса да, теннисчы райондашларыбыз Фәнис Рәсүл улын нәкъ менә турнир кысаларында тәбрик итте.
Фәнис Маликовка иң зур бүләкне ,"ТРсы физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәте өчен" дигән мактаулы билгене, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев тапшырды.
Юбилярны чын күнелдән тәбрик итәбез. Әле бик күп еллар сау-сәламәт булып яшәп, яшь буында спортка карата мәхәббәт тәрбияләүдә өлге, үрнәк булуыгызны теләп калабыз, Фәнис Рәсүл улы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев