Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ФОТОМИЗГЕЛЛӘР: Актанышта балалар бакчалары арасында “Йолдызлык- 2019” фестиваленең җиңүчеләре билгеләнде

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

"Йолдызлык-2019" республика бәйгесенең балалар бакчасы нәниләре арасында район туры гала-концерты, гадәттәгечә, тулы зал булып килгән тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.  Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Актанышта үткән "Йолдызлык-2019" бәйгесенең район туры гала-концертында I, II, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган "йолдыз"ларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә  Рим кызы тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

 19 ел дәвамында Татарстанда яңа йолдызлар кабызып килүче "Йолдызлык" фестивале Актаныш районында да зур популярлыкка иреште. Районыбыз балаларын сәнгать дөньясына тарту, аларның сәләтләрен ачу, башкару осталыкларын камилләштерү, үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәктәбе булып торган "Йолдызлык" быел үз канаты астына 1818 баланы сыендырган, шуларның 554е - мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр. Быел балалар бакчалары тәкъдим иткән чыгышларның 152се район сайлап алу этабында бәяләнгән. Шунысы мөһим: Актанышта әлеге фестиваль яңа номинацияләр белән баетыла, алар һәрберсе үз башкаручысын табып куандыра. 

Быелгы "Йолдызлык"ның үзенчәлеге - яхшы әзерлекле ялгыз номерларның күп булуы. Бу ата-аналар белән оештырылган эшчәнлекнең матур нәтиҗәсе булып тора. 

“Видеоклип” номинациясе быел райондагы бакчалар арасында зур кызыксыну уятты.  Үзәктәге "Умырзая", "Тылсым", "Кояшкай" бакчалары, Усы, Пучы, Иске Кормаш, Әтәс, Киров балалар бакчалары видеоклиплар әзерләде. Башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре дә әлеге тәҗрибәне киләчәктә үзләрендә кулланыр дип ышанасы килә.

 “Вокал ансамбль”  номинициясе дә күп көч, хезмәт сорый торган юнәлеш. “Тылсым”, “Умырзая”, “Каенкай”, “Кояшкай”, “Алтынчәч”, Пучы, Киров бакчалары бу яктан шулай ук үрнәк булып тора.

 Яңа сәхнә костюмнары белән баетылган коллективлар да бәйрәмдә аерым аталды. "Умырзая", "Тылсым", "Кояшкай", "Ромашка", "Алтынчәч", "Каенкай", Пучы, Әгъбәс, Яңа Әлем, Киров, Усы, Татар Суксу, Аеш бакчалары әнә шундый уңганнар сафында. 

Узган ел белән чагыштырганда әзерлекләре югары булган бакчалар исемлегендә Әтәс, Байсар, Күҗәкә, Сәфәр балалар бакчалары. Киләчәктә "Әтәчкәй", Зөбәер,Түке, Аккүз, Аеш, Теләкәй, Тат.Ямалы, Меңнәр, Чөгәнә, Тыңламас балалар бакчаларына бу юнәлештә максатчанрак эш алып бару бурычы куелды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев