Актаныш

Гадел суд карары язмышларны хәл итә

Җәмгыять нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең хезмәте иң җаваплысы булып кала. Эшләү дәверендә нинди генә җинаятьләр, закон бозулар белән очрашырга туры килми аларга. Кеше хокукларын бозмыйча, законнарга хилафлык китермичә кешелекне җинаятьчеләрдән арындыруны үз максатлары итеп куйган судьяларга җаваплылыкның иң олысы йөкләнгән. Һәр эш көнендә алар кемнеңдер...

Җәмгыять нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең хезмәте иң җаваплысы булып кала. Эшләү дәверендә нинди генә җинаятьләр, закон бозулар белән очрашырга туры килми аларга. Кеше хокукларын бозмыйча, законнарга хилафлык китермичә кешелекне җинаятьчеләрдән арындыруны үз максатлары итеп куйган судьяларга җаваплылыкның иң олысы йөкләнгән.
Һәр эш көнендә алар кемнеңдер язмышын хәл итәләр. Гадел карар чыгарылудан кешенең бөтен тормышы үзгәрергә, яки киресенчә, җимерелергә ихтимал. Хөкемдар вазифасын бары тик үз эшен чын күңелдән яраткан, тирән белемле, гадел кеше генә башкара аладыр. Башта озак еллар җәмәгать судында, аннан соң район судында эшләгән, бүгенге көндә район суды рәисе вазифасын башкаручы Хәмит Янгиров белән әңгәмәбез суд эшчәнлеге хакында.
- Хәмит Хәйберҗанович, прокурор, адвокат, судья - болар өчесе дә бер үк өлкәдә эшләүчеләр. Аларны берләштерүче һәм аерып торучы сыйфатларны атап үтсәгез иде. Гадел хөкем карары чыгарылу күбрәк кайсының эшчәнлегенә бәйле?
- Хокук саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтләрен җиңел дип булмый. Судьяларның эше аеруча җаваплы. Ләкин гадел суд карары чыгарылу судья эшчәнлегенә генә бәйле түгел. Җинаятьченең дөрес хөкем ителүе, иң беренче чиратта, тикшерүченең эшчәнлегенә бәйле. Тикшерү барышында тикшерүче законнарны бозмыйча, дөрес һәм гадел эш алып барса, судьяга күпкә җиңелрәк. Әлбәттә, нәтиҗә чыгарганда, суд дәлилләргә генә таяна алмый. Хөкемдар җинаятьченең кем булуына, аны әлеге гамәлне кылырга нинди сәбәпләр этәргәнлегенә, нинди җинаять ясаганын һәм башка күп төрле факторларны күздә тотарга, ягъни аның җаваплылыгын җиңеләйтә яисә авырайта торган шартларны да исәпкә алырга тиеш.
- Суд җинаять эшләрен генә түгел, гражданнар арасында килеп чыккан төрле дәгъваларны да карый бит.
- Әйе, без күбрәк шундый эшләрне карыйбыз. Ике якның берсе генә хаклы була. Шуңа күрә, суд карары ничек кенә гадел булмасын, судта оттыручы якның берсе әлеге карар белән риза булмый. Суд һәр якның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә алырдай карарлар чыгарырга сәләтле түгел. Соңгы нәтиҗәләр, гадәттә, законга бәйле. Ә канәгатьсезлек күп очракта аларны белмәүдән килә.
- Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында да төрлесе бардыр...
- Сүз дә юк. Кешеләр судка үзләренең кайгылары белән киләләр. Ләкин алар судьялар дәгъваларны, низагларны чишсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белми. Бирегә килгәнче юридик консульта-
цияләрдә булып, гаризага нинди документлар теркәлергә тиешлеген белсәләр, яхшы булыр иде димен. Чөнки арада судка бирәм, гариза языгыз әле диючеләр дә, юридик киңәш бирегез әле диючеләр дә була. Ләкин болар хөкемдарларның вазифасына керми. Судка бирергә җыенучы кеше гаризасын һәм аңа теркәлгән документларын шәхсән үзе китерергә тиеш. Үзе килә алмаса, нотариус аша расланган ышаныч язуы булган кеше аша тапшыра ала. Әгәр дә гаризаны ничек язарга икәнлеген белмәсә, адвокатларга, яисә юридик консультацияләргә мөрәҗәгать итә алалар.
- Эш барышында авырлык һәм икеләнүләр белән чыгарылган суд карарлары да буламы?
- Бер генә судья да икеләнүләр булган очракта карар кабул итәргә тиеш түгел. Әгәр чыгарылачак карар гадел түгел дип шикләнәсең икән, димәк, тикшерү эше кирәгенчә алып барылмаган. Суд карарларының берсе дә уйламыйча, эшне күңелең, акылың аша үткәрмичә җиңел генә кабул ителми. Чөнки кешенең язмышы хәл ителә. Халыкның безгә ышанычы һәм гаделлек югалмаска тиеш.
- Хәмит Хәйберҗанович, безнең җирлектә күбрәк нинди җинаятьләр кылына? Аларны киметү, гаделлек булдыруның берәр ысулы бар дип уйлыйсызмы?
- Безнең җирлектә ясалган җинаятьләрнең санына килсәк: 2013-2014 елларда барлыгы район судында 143 жинаять эше каралган. Шулар арасында иң күбе караклык - 59, юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 24, аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыкта һәм зур зыян китерү - 10, мошенниклык - 9. Хөкем ителүчеләрнең 65е җинаятьне спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә кылганнар, 21е - беркайда да эшләмәүчеләр, 52се - даими эше булмаучылар. Бер дә яхшы күренеш димәс идем: 151 хөкем ителүчеләрнең 23е - гүзәл затлар.
Агымдагы елның бүгенге көненә барлыгы 23 жинаять эше каралган, шуларның иң күбесе, шулай ук, караклык - 6, мошенниклык - 5. Шуны билгеләп үтәсе килә, шәхеснең җенси кагылгысызлыгына һәм җенес ирегенә каршы кылынган җинаятьләр саны артуга таба: үткән ике елда 1 булса, быел 4.
Шуны әйтәсем килә, халык уенда күп очракта суд жинаять белән ассоциацияләнә. Әйткәнемчә, караган эшләр арасында җинаять эшләре күпкә азрак. 2013-2014 елларда гражданнар эшләре 1718не тәшкил иткән, быел шундый 416 эш каралган. Алар арасында да барысы да закон бозу белән генә бәйле эшләр түгел.
Җинаятьчелекне киметү, гаделлекне булдыруның ысулы бер генә - тәрбия. Сабый ана карынында булганда ук тәрбия эшен алып барырга, балачактан әхлак, әдәплелек, чит кеше малына кызыкмау, хәләл хезмәт белән тапкан кадерле дигән төшенчәләрне аңлатып үстерергә кирәк. Тәрбия булган җирдә культура да була. Андыйлар законнарны да, башка кешеләрнең хо-
кукларын да бозмаска тырышалар. Карынында бала йөртә торып, спиртлы эчемлекләр эчкән аналар үзләре һәм җәмгыять өчен генә куркыныч тудырып калмыйлар, туачак сабыйларының язмышын да җимерәләр. Ни дә булса эшләр алдыннан һәркем аның ахырын уйласын иде.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар сезгә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: