Актаныш

Гамьле моңнар нәселебездән үк

31 март көнне район мәдәният сараенда район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты булып узды. Район күләмендә уздырылган смотрның йомгаклау концерты алдыннан мәдәният йорты фойесында, барлык авыл китапханәчеләре ярдәме белән, шәҗәрә, кул эшләнмәләре, авыл тарихына багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең төп тематикасы - 2017 ел - Татарстанда экология һәм җәмәгать урыннары, районда...

31 март көнне район мәдәният сараенда район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты булып узды.
Район күләмендә уздырылган смотрның йомгаклау концерты алдыннан мәдәният йорты фойесында, барлык авыл китапханәчеләре ярдәме белән, шәҗәрә, кул эшләнмәләре, авыл тарихына багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең төп тематикасы - 2017 ел - Татарстанда экология һәм җәмәгать урыннары, районда кече Ватан елы, ТАССРның 100 еллыгын каршылау.
Концерт алдыннан район башлыгы Фаил Камаев һәрбер җирлекнең күргәзмәсе белән танышып чыкты.
Смотрда авыл җирлекләреннән 25 коллектив, зона этабында узган концертларда 1300гә якын кеше катнашты. Сайлап алынган 60 номер гала-концертта күрсәтелде. Гаилә ансамбльләрен, нәфис сүз осталарын, яңа жанр буларак мобиль хорны тамашачы яратып кабул итте. Тере тавышка җырлау, биюләрдә җирлекләрдә сакланган борынгы үрнәкләрне күрсәтү дә смотр концертын милли колоритларга баетты.
Тамырларда безнең яшәү көче
Күргәзмәдә һәр җирлек үзенең нәсел тамырын, шөгылен, тупланган мирасын тәкъдим итте, яшәү үзенчәлекләре белән таныштырды. Мәсәлән, районыбызда ике милләт дустанә яшәүче Татар Суыксуы җирлеге дә бергәләп әзерләнгән күргәзмәгә. "1667 елларда төпләнеп яши башлаган марилар янына 1700 елларда татарлар да килеп яши башлаган," - диделәр алар. Сыйфатлы итеп саклау өчен авыл шәҗәрәсен Мари Суыксу авылында клуб мөдире булып эшләүче Илнар Хәлиуллин фанерага яндырып эшләгән. Тормыш иптәше Асиянең чигеп эшләнгән картиналары да күргәзмәдә урын алган иде.
Башкортстан белән чиктәш яшәүче Чуракай җирлегенең тарихын китапханә мөдире Рима Минһаҗева бәян итте:
- Чуракай авылына 1768 елларда нигез салынган дип исәпләнелә. Башкортстанның Киләй авылыннан Чурагол исемле мулла 3 улы һәм 1 кызы белән Калмыя елгасының уңъяк ярына килеп урнаша. Аның 3 улы да Уфа каласында дини белем ала.
Җирлекнең тарихын яктырткан күргәзмәгә Шәехов Назыймның нәсел шәҗәрәсе куелды. Аларның буыннар тамыры Чурагол муллага барып тоташа. Шәҗәрәдә бу нәселнең 9 буыны күрсәтелде. Бүген дә нәсел дәвамчылары бабалары холкына тугры булып, дин юлында.
Шәехов Назыйм хатыны Зәлия һәм шулай ук әнисе Рәүфә апа белән хаҗ сәфәре кылган кешеләр буларак та хөрмәтле. Бүгенге көндә Назыйм һәм абыйсы Хавил "Калмыя" фермер хуҗалыгы оештырып, терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнәләр. Ихаталарында умарта асрыйлар. Авылыбызда төзелгән Шәмсун мәчетенә ярдәм итәләр, - диде ул.
Актаныш төбәгендә 49 мәчет төзүче нәсел
- "Нәсел агачы"н эшләгәндә җирлегебездән чыккан күренекле шәхесләргә игътибар бирдек, - диде Уразай авылы мәдәният йорты директоры Римма Шәрипова. - Шуңа шәҗәрәнең төп өлеше фронтовик язучы Риза Ишморат шәҗәрәсе белән башлана. Аның нәсел дәвамчылары - Уразай авылы урамнарында 22 буын йөгерә. Гәрәй шәҗәрәләрен саклауга һәм туплауга мәрхүм Риза ага Ишморат күп хезмәт куйган. Шәҗәрә текстында Шәгълүәт баба Актаныш төбәгенең Уразай, Мерәс, Илчебай, Әҗәкүл, Куян һ.б. авылларның бабасы булып тора. Ә болай авыл, хәзерге буын хәтерләвенчә, 3 нәселгә берләшә - Сукыр Суфый, Гардилар нәселе һәм килмешәкләр нәселе.
Шәҗәрә сәнгати вариантта - агач рәвешендә эшләнгән.Табын-сәке авылның күренекле һөнәр осталары Канафия нәселенә атап эшләнгән. Канафия улы Әхмәтҗан да, Әхмәтҗан улы Нуриәхмәт тә бик оста һәм сәләтле кешеләр булганнар. Үзләренең нәселдәшләрен җыеп, тирә-як авылларда 49 мәчет салганнар алар. Дәвамчылары Кәдрия апа һәм Тутыя апа да оста куллы һәм бик сәләтлеләр, авылның хөрмәтле кешеләре. Сәкедә Тутыя апаның әтисе Гомәр абый - авылның беренче рәисенең Чечняда әсирлектә булганда 1908 елда бүләк ителгән Тула самовары да бар. Ул Уразай кирпеч заводына проект эшләп нигез салучы да.Тутыя апа үзе гомере буе шул кирпеч заводында эшләп пенсиягә чыга. Кәдрия апаның әнисенең кул җылысы сакланган эш кораллары, шул чорларда бу нәселгә бирелгән мактау кәгазьләре, Кәдрия апаның чигелгән тастымаллары, мендәрләре, калфаклары, мөселман кызлары өчен чигелгән сумкалары һ.б. да күргәзмәгә куелган. Уразайга нигез салучы балыкчы Уразаев фамилияле кеше булганлыктан, табында балык тәкәсе дә урын алган. Сәкедә шулай ук Тутыя апаның әнисеннән калган Коръән китабы, намазлык, дисбе, борынгы алкалар куелган.
Киләчәккә мирас - безнең бүләк
- 2017 ел - Актанышта кече Ватан һәм туган ягымның тарихы елы. Җирлекләр авыллар тарихын күтәреп, шәҗәрә эшләп, атаклы кешеләрен, данлыклы осталарын барлады. Тарихи, гарәп хәрефләре белән язылган борынгы китапларга да игътибар иттек. Мәдәният хезмәткәрләре бик актив эшләде. Иске Кормашның зәвыклы, тарихи мәгълүматларга нигезләнеп эшләнгән шәҗәрәсе Казан шәһәрендә иҗат концерты белән чыгыш ясап, Актаныш күргәзмәсен тәкъдим итүдә үрнәк итеп билгеләнде. Авыл киносын эшләгәндә дә искекормашлылар мәдәни чаралар аша җирлекнең барлыкка килүен, туган як чишмәләрен, урманнарын, күренекле кешеләрен чагылдырган. Уразай, Әлем, Айман, Теләкәй җирлекләре һөнәрчеләрен барлап, аларның эш үрнәкләрен күрсәттеләр. Смотр концертында да 60-70 елларда әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез җырлап-биеп үскән ретро җырлар тере тавышка, гармунга башкарылды. Элекке биюләрне чагылдыру, өлкән буын кешеләрен дә иҗатка тарту максаты куелды. Хорларны оештыру тәртибен үзгәртеп, хәрәкәтле, мобиль хор жанрын керттек, - дип, смотр концертының ачышлары белән таныштырды район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - смотрның жюри рәисе Дилбәр Әнвәрова әңгәмәбез барышында.
- Дилбәр Миркасыймовна, күргәзмәдә бәһасез милли хәзинәбез тупланган, алар кайда сакланачак, тарихыбыз, үткәнебез белән кызыксынучы райондашларыбыз ничек таныша алачак?
- Һәр авылның туган як музеенда саклап, тулыландыру эшләре алып барачакбыз. Актаныш авылының да шәҗәрәсен эшлисебез бар әле. 12-14 буынны барлаган авыллар бар. Бүгенге башкарылган эшләрне, бер гасырлык яшәү тәҗрибәсе туплаган өлкәннәребезне сөйләтеп, аларның яшәү үрнәкләрен дә чагылдырып теркәсәк, киләчәк буынга бай мирас калдырабыз бит! Авыллар тарихын чагылдыручы киноларны җирле телевидениедән һәр атнаны күрсәтергә дип планлаштырдык. Бүген иҗат итүче композиторларыбыз, шагыйрьләребез, "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе эшчәнлеге, "Агыйдел" ансамбле - һәммәсе уникаль шәхесләребезне берләштерә. Аларның бүгенге эшчәнлеге дә безнең тарихыбыз. Сәнгатьне, мәдәниятне үстерүдә хезмәт куючы райондашларыбыз, икмәк үстерүчеләребез, төзүчеләребез - һәркайсы район үсеше өчен хезмәт куя. Аларның эш үрнәкләре, тәҗрибәсе - безнең өчен кыйммәтле хәзинә.
- Смотр концертына Илеш районы башкарма комитетыннан, мәдәният бүлегеннән дә тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр иде...
- Дустанә аралашу элекке елларда аеруча да көчле иде. Ике республика хуҗалыклары, авыллары бер-берсенә йөреште, эш үрнәкләре белән уртаклашты, тәҗрибә алмашты. Яркәй, Дүртөйле авылларына чыгып концертлар куйганыбыз үземнең дә хәтердә. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында актанышлыларның һәр көнне дә зур бәйрәм чаралары үткәрүләре аларны шаккаттырган иде, смотр үткәрү тәҗрибәбез дә кызыксыну уятты. Минзәлә шәһәренә Киров һәм Иске Кормаш театрлары белән чыгыш ясарга баргач та актанышлылар эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Башкорт корылтаен Такталачык җирлегендә кабул иткәндә дә, сезнең һәр авыл үз мирасы белән дәрәҗәле кунакларны кабул итәрлек, дип, рәхмәтләрен белдергәннәр иде.
- Актанышның мәдәнияттә үз урыны, үз йөзе. Быел да һәр авыл катнашты - барысы 47 спектакль уйналды. Смотр концертында 1300 кеше үз сәләтен күрсәтте. Хәтта балаларыбыз да театрны үз итә. Яңа Әлем "Серле дөнья" балалар халык курчак театры да республика бәйгесендә Гран-При яулады!
- Курчак театры бик зур әзерлек сорый. Һәр бала да сәхнәдә үзен ачыктан-ачык күрсәтә дә алмаска мөмкин. Ә ширма артында бала ачыла, сөйләм теле формалаша, ширма артындагы коллективка ияләшә, үз сәләтен ача. Театр 2005 елда оешкан иде. 2013 елда халык театры статусын алды. 2012 елда да "Иделкәем" республика бәйгесендә Гран-при яулаган иде. Бүген республикада 16 курчак театры бәйгедә үз иҗаты белән катнаша, халык театры статусы алган актанышлылар гына әлегә. Быел районыбыз балалар бакчалары арасында - курчак театрына, мәктәпләрдә театр куюга бәйге үткәрергә планлаштырдык - тәҗрибәле алмаш үссен.
Өлкәннәребез һәрчак сәхнәдә, аларның янәшәбездә киңәшчеләребез булып ярдәмләшүләрен күрү күңелле. Гаилә ансамбльләре дә буыннар бәйләнешен чагылдырды. Талантлы, кулы эш белгән, үрнәк яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрне мәдәни чараларга тартып, халыкка, яшьләребезгә, балаларыбызга күрсәтү - бик көчле тәрбия чарасы, без шуңа омтылабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: