Актаныш

ГАЙРЕ ТАБИГЫЙ ВАКЫЙГА: Актанышта бүре атканнар, чып-чын бүре!

Актаныш районы территориясендә бүреләр хакында байтактан ишеткән юк иде.

Актаныш районы территориясендә бүреләр хакында байтактан ишеткән юк иде. Аучылар сүзенә караганда, бүресыманнар гаиләлегеннән булган әлеге имезүче хайванны моннан 10-12 ел элек  Әлем урманында аткан булганнар. 


Шуннан бирле бүреләр хакында Актанышта ләм-мим. Әмма Яңа ел чорында Түке халкы бүреләр хакында ишетеп кенә калмады, кайберләре аны үз күзләре белән дә күрде.

 
Бүренең күбесенчә төнлә ауга чыкканы мәгълүм булса да, ерткыч хайван авыл тирәсенә көндез килгән. Ферма тирәләрендә, бакча артларында әзер азык эзләп йөргән бүрене, мөгаен, күпләр эт белән дә бутагандыр. Ни дисәгез дә, бүре - йорт этенең ыруг башлангычы булып тора бит. 


Аучылар этне бүредән бик оста аераса да, гади халык өчен әлеге мәсьәлә катлаулы. Шулай да бүрене эттән койрыгына карап аерып була диләр. Койрыгы йөнтәс, озынлыгы 50 см га кадәр һәм, этнекеннән аермалы буларак, һәрвакыт туры.  Башы һәм муены да куәтле, сузынкы танаулы, казналыгы нык үскән, казык тешләре озын. 


Түкедә дә сәер хайванның бүре булуын танучылар табыла. Алар кичекмәстән аучыларга мөрәҗәгать итә. Аучылар исә ерткычны аулап торып аталар. 


Ни өчен аталармы? Чөнки ул авыл халкы өчен реаль куркыныч тудыра. Ул күбесенчә кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар белән туенса да,  авыру һәм үлгән хайваннарны ашап, табигатьтә санитар ролен үтәсә дә, табигый биоценозларда тояклыларның санын көйләп торса да,  тарих ач бүреләрнең кешеләргә һөҗүм иткән очракларын да яхшы хәтерли. Бүре терлекчелек һәм сунарчылык хуҗалыкларына зыян китерергә мөмкин.


Җан-тәслим кылган бүрене исә аучылар Казанга – тикшеренү үзәгенә җибәргән. Адашкан бүренең серләрен, мөгаен, башкалада чишәрләр. Әмма бездә дә аның Актанышка килеп керү тарихы буенча күпмедер фараз бар. Рәсми булмаган чыганаклар хәбәр иткәнчә, ерткыч безгә  күрше районнан килеп чыккан булырга мөмкин. Анда берәү шәхси секторда, читлектә  бүре асраган дигән “чыш-пыш” та ишетелде. Ике бүренең берсен көз көне Бикбауда атканнар дигән сүзләр дә йөри. Кыскасы, халык - сөйли, бүре йөри тора. Бәлки ул чыннан да кулга ияләнгән хайван булгандыр, юкка гына берьялгызы, әзер ризык эзләп йөрмәгәндер, бичара! 
 

Язманы автор рөхсәтеннән башка күчереп алу тыела! 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: