Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Газетага язылсаң, бүләк отарсың

"ТАТМЕДИА" АҖ газета-журналларга язылучылар арасында "Язылган өчен iPad" дип исемләнгән конкурсны инде дүртенче тапкыр үткәрде. Аның узганнарында iPadның икесе безнең районда яшәүче абунәчеләргә эләкте. Бу юлы ул Апаста яшәүче абунәчегә чыкты. Җиңүчене барабан әйләндереп ачыкладылар. Шунысы куандыра: бүләкләнүчеләр арасында безнең районда яшәүчеләр дә бар. Киров авылыннан Рәмилә Галиева, Кыркаентүбәдән Луиза...

"ТАТМЕДИА" АҖ газета-журналларга язылучылар арасында "Язылган өчен iPad" дип исемләнгән конкурсны инде дүртенче тапкыр үткәрде. Аның узганнарында iPadның икесе безнең районда яшәүче абунәчеләргә эләкте. Бу юлы ул Апаста яшәүче абунәчегә чыкты. Җиңүчене барабан әйләндереп ачыкладылар.
Шунысы куандыра: бүләкләнүчеләр арасында безнең районда яшәүчеләр дә бар. Киров авылыннан Рәмилә Галиева, Кыркаентүбәдән Луиза Зарипова - Кукмарада эшләнгән савытларга, Күҗәкә авылыннан Лилия Шәйхетдинова истәлек бүләгенә лаек булдылар.
Исегезгә төшерәбез: бәйге шарты буенча бер кеше бер почта адресына "ТАТМЕДИА" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга тиеш иде.
Мәгълүм булганча, "ТАТМЕДИА" АҖнә 99 газета һәм 16 журнал, 23 телерадиокомпания һәм интернет-ресурслар карый. Бәйге игълан ителгәннән соң, Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россиянең башка регионнарыннан да абунәчеләр 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу хакындагы квитанцияләренең күчермәләрен юллаганнар. Конкурста катнашучылар елдан-ел арта бара, дип хәбәр итә "Татмедиа"ның матбугат үзәге. Арада "ТАТМЕДИА" АҖнә карамаган газета-журналларга язылу турындагы квитанцияләрен җибәрүчеләр дә бар. Кызганычка каршы, алары уенда катнашмый. Киләчәктә бу хакта онытмасагыз иде.
Энә дә бүләк, дөя дә бүләк ди безнең халык. Бүләкләнүчеләребез дә шул фикердә.
Луиза Зарипова:
- Без гаиләбез белән укырга яратабыз. Шуның өчен күпләп газета-журналларга язылабыз. 2016 елның беренче яртыеллыгына да 6 мең сумнан артык булган, 10 төрле басмага язылдым. Үзебезнең район газетасын кечкенәдән үк, "Игенче даны" булып чыкканда ук укый идем. Килгәнен көтеп торабыз, чират торып, беренче битеннән ахырына кадәр укып чыгабыз. Хәзер интернетта бөтен мәгълүмат та бар дисәләр дә, яңа гына табадан төшкән газеталарны кулга тотып укуга җитми. Аларның исе үк үзенчәлекле бит. Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, укучыларымда да газета-журналларга мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тырышам.
- Вакытлы матбугатка бәяләр үсү Сезне куркытмыймы?
- Бар әйбергә бәяләр гел артып торганда, вакытлы матбугат чаралары гына читтә кала алмыйдыр. Мине бәяләр арту куркытмый. Күнегелгән гадәт буенча, язылуны дәвам итәчәкбез. Чөнки газета-журналлар укымый тора алмыйбыз. "ТАТМЕДИА" АҖ үткәргән бәйгедә гел катнашам. Аның бер авырлыгы да юк. Башкаларга да катнашырга тәкъдим итәм.
Рәмилә Галиева:
- Газета-журналлар укымыйча яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Һәрвакыт үзем яратып алдыра торган басмаларым бар. Шуларның иң беренчесе - "Актаныш таңнары" газетасы. Мәктәптә дә сыйныф сәгатьләре үткәргән вакытта газета-журналлардан файдаланам. Укучыларга әдәп, әхлак тәрбиясе бирүдә аларның файдасы чиксез дип саныйм. Әлеге бәйгедә беренче тапкыр гына катнаштым. Бүләк отуымны белгәч, шундый сөендем. Хәзер башкаларга да газета-журналларга язылыгыз, катнашыгыз, сезгә дә бәхет елмаер дип агитация алып барам.
Лилия Шәйхетдинова:
- Мин кечкенәдән үк укырга яраттым. Хәзер дә 13-14ләп газета-журналга язылам. Район яңалыклары белән таныштыручы район газетасына иң алдан язылып куям. Яшьләр интернетка тартылса да, аның үз урыны, газета-журналларның үз урыны дип исәплим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев