Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Әгъбәс авылында яңа ФАП ачылды

Республика күләмендә алып барыла торган "2012 -2016 елларда Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" дип аталган максатчан программа кысаларында районда шактый эшләр башкарыла. Әлеге программа булган ФАПларны, амбулаторияләрне, участок хастаханәләрен капиталь ремонтлауны, яңа модульле пунктлар төзүне үз эченә ала. Чуракай авыл жирлегенә караган Әгъбәс авылында яшәүчеләр күптән...

Республика күләмендә алып барыла торган "2012 -2016 елларда Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" дип аталган максатчан программа кысаларында районда шактый эшләр башкарыла. Әлеге программа булган ФАПларны, амбулаторияләрне, участок хастаханәләрен капиталь ремонтлауны, яңа модульле пунктлар төзүне үз эченә ала.

Чуракай авыл жирлегенә караган Әгъбәс авылында яшәүчеләр күптән яңа фельдшер-акушерлык пункты хакында хыялланганнар иде. Моңа кадәр пункт алтмышынчы елларда салынган булып, ул шактый таушалган хәлдэ халыкка хезмәт күрсәтте.
Инде менә биредә "Азнакайнефтемаш" заводының ФАПлар төзүче махсус бригадасы егетләре тиз арада модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеп куйдылар. Бинага газ, су кертелгән, тирәсе матурлап әйләндереп алынган.
5 август көнне әлеге ФАПны ачу тантанасына җыелган халыкның күзләрендә чиксез сөенеч хисләре чагылады. Шунысы игътибарга лаек, ФАПта авыруларны кабул итәр өчен барлык уңайлыклар тудырылган, яңа җиһазлар урнаштырылган.
Әгъбәслеләрне әлеге тарихи вакыйга белән тәбрикләү өчен ТРсәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов килделәр.

Шушы ук көнне район үзәк хастәханәсендә балалар консультациясе һәм сөт кухнясы реконструкциядән янә үз ишекләрен ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев