Актаныш

Гомер буе эшләдек тә эшләдек, безне онытмадылармы?

Җәмәгатьчелек советы эшчәнлегендә районда яшәүче өлкәннәребезнең тормышы, яшәү шартлары, аларның көндәлек ихтыяҗлары, борчыган мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан быел без тыл ветераннарының яшәү шартлары белән танышуны, аларның теләк-тәкъдимнәрен ишетүне, ихтыяҗларын ачыклауны эш планыбызга керттек. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә 2010 елда башланган эшне дәвам итеп, рейд бригадалары белән...

Җәмәгатьчелек советы эшчәнлегендә районда яшәүче өлкәннәребезнең тормышы, яшәү шартлары, аларның көндәлек ихтыяҗлары, борчыган мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан быел без тыл ветераннарының яшәү шартлары белән танышуны, аларның теләк-тәкъдимнәрен ишетүне, ихтыяҗларын ачыклауны эш планыбызга керттек. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә 2010 елда башланган эшне дәвам итеп, рейд бригадалары белән җирлекләрдә булып, тыл ветераннары белән аралаштык. Авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып, һәр ветеран буенча да мәгълүмат алдык, җирлек җитәкчеләре алар яшәешендә ни дәрәҗәдә актив - анысына да игътибар иттек.
21 июль көнне хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, Такталачык, Богады, Кәзкәй, Чуракай һәм Әтәс авыл җирлекләре башлыклары катнашында җәмәгатьчелек тыңлаулары үтте.
15 яңа һәйкәл төзелде
Җәмәгатьчелек советының социаль мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Мөдәрис Ханов Такталачык, Богады, Кәзкәй, Чуракай, Әтәс җирлекләрендә эшләгән рейд бригадалары ачыклаганнарны берләштереп, анализлап, районда һәм җирлектә эш оештыру өчен тәкъдимнәрне җиткерде. Әлеге җирлекләрдә 170 ветеран яши, аларның яшәү шартлары, социаль һәм медицина хезмәте күрсәтү торышы 17 ветеран мисалында каралды.
Җиңү бәйрәмендә - 9 майда сугышта катнашкан бабайларыбыз, тыл ветераннары һәр авылда Җиңү паркында тантаналы очраша, сугыш чорын, сугышчан дусларын кабат искә ала. Ни кызганыч, күп авылларда сугыш ветераннары юк инде. Җирлекләрдә исән булганнары да бик аз, алар да елдан-ел кимеп баралар. Алар белән беррәттән, тыл ветераннары да сирәгәя. Ветераннар хөрмәтенә юбилей уңаеннан авыл җирлекләрендә 14 яңа һәйкәл төзелде. Шулай ук, Пучы авылында Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнар истәлегенә дә мемориал булдырылды. Район үзәгендәге Җиңү паркы да зур үзгәртеп корулар кичерде. Сугышның бар югалтуларын тойган тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына яңа һәйкәл куелды.
Күзгә-күз карап
Тыл ветераннарының өйләрендә булып, алар белән күзгә-күз карап сөйләшү аларга булган хөрмәт дәрәҗәсен ачыклау, башкарылган эшләр өчен сөенергә, эшләнмәгәннәрен искә алып, кимчелекләрне вакытында төзәтергә мөмкинлек бирә. Аралашып, бер-береңне аңлап эшләү һәм яшәү кәефне дә күтәрә, гомерне дә озайта. Тормыш михнәтләрен кичкән, канкойгыч сугыш чорында җиңүне якынайту максатыннан тылда хезмәт куйган өлкәннәребез өчен аеруча да. Безнең төп максат - ялгыз торучы ветераннар.
Без булган йортларда яшәүчеләр арасында барысы да 80 яшьне узган өлкәннәр. Алар инде шундый нечкә күңелле кешеләр, һәркемнән аларга өлкәннәрчә якын килү сорала. Очрашып сөйләшә башлагач, ачылып китәләр, сөенеп куялар. Элекке тормыш белән хәзергесен чагыштыра торган түгел, оҗмахта яшибез, дип, шатлык-куанычларын уртаклашалар. Мохтаҗ булганнарына социаль хезмәткәр беркетелә, медик-табиблар килә. Биш җирлектә 4 кешегә социаль хезмәткәрләр ярдәм күрсәтә. Кайберләренә мондый ярдәм күрсәтелми, чөнки алар ул хезмәтләргә мохтаҗлык кичермиләр. Шулай булуга карамастан, Такталачык җирлегендә гомер кичерүче, киләсе елга 90 яшен каршылаучы, кияүгә дә чыкмаган Зәйтүнә Латыйпова ялгыз яши. Йорты бик тузган. Утын ягып җылытыла. Газ плитәсе дә искергән. Кышларын торырлык булмагач, Чаллыда апасының кызында кыш чыга. "Гомер буе колхозда эшләдем дә эшләдем, шул кадәр эшләгәннәрем югалды микән, дип чарасыздан йөрим", - ди тыл ветераны җан әрнүе белән. Йорт мәсьәләсе буенча тору шартларын яхшыртуны сорап моңа кадәр мөрәҗәгать иткәне булмаган.
Медицина хезмәте
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Анжелика Хөсәенова районда сугыш һәм тыл ветераннарына медицина хезмәте күрсәтүнең торышы белән таныштырды.
Сугыш ветераннарының һәм инвалидларының сәламәтлеген кайгырту өч юнәлештә оештырылган - өйгә бар ып карау, поликлиникада кабул итү һәм стационар ярдәм, шифаханәдә, курортта дәвалану өчен юллама бирү. Сәламәтлек торышын карау хастаханә белгечләрен берләштергән бригадалар белән фельдшер-акушерлык пунктларында, табиблык амбулаторияләрендә һәм участок хастаханәләрендә башкарыла. Район үзәк хастаханәсендә терапия һәм хирургия бүлекләрендә, участок хастаханәләрендә телевизор, суыткыч белән тәэмин ителгән аерым палаталар булдырылган. Ел башыннан 45 сугыш инвалиды һәм ветераны, 1189 тыл ветераны каралган.
Районда 13 даруханә эшли. Актаныштагы 73нче даруханәнең Татар Суыксуында, Пучыда, үзәк хастаханәдә; хастаханәдәгесенең Байсар, Такталачык табиблык амбулаторияләрендә һәм Киров фельдшерлык-амбулатория пунктында бүлекчәләре бар. 6 коммерция даруханәсе дә халыкка хезмәт күрсәтә. Ташламалы категориягә ия гражданнар даруларны 73нче даруханәдән һәм филиаллардан ала. Урын өстендә ятучыларга, Ватан сугышында катнашучыларга, пенсионерларга ташламалы даруларны алып кайтып бирү буенча алар белән килешү төзелгән.
Районда федераль ташламалардан файдаланучы 13 инвалид исәпләнә, кызганыч, алар ташламалы дарулар белән тәэмин ителүдән гариза нигезендә баш тартканнар.
Социаль ярдәм
Сугыш һәм тыл ветераннарына социаль хезмәт күрсәтү буенча район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова сөйләде.
Бүгенге көндә районыбызда 48 сугышта катнашучы, 194 тол калганнар, 938 тыл ветераны гомер кичерә.
Социаль яклау бүлеге оешмалары Хөкүмәт тарафыннан расланган ярдәм күрсәтүне оештыра. Әлеге тармакта Пучы картлар һәм инвалидлар йорты, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге - Игелек үзәге, матди ярдәм күрсәтү үзәгенең бүлекчәсе һәм социаль яклау бүлеге хезмәт куя.
- Матди ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә елга 26 мең кеше мөрәҗәгать итә, аларга консультация бирелә, язмача гаризалар кабул ителә. Шуның нигезендә бүлекчә аша ай саен төрле социаль түләүләрне 16 мең райондашыбыз ала һәм аларга ел давамында 96 млн. сум күләмендә төрле субсидия, пособиеләр түләнә. Социаль хезмәтне стационар формада алучылар Пучы авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнә. 56 урынга исәпләнгән оешмабызда бүгенге көндә 52 кеше тәрбияләнә. Шуларның 15е - тыл ветераны. Картлар йортында өлкәннәр дүрт тапкыр ашатыла, атнага бер тапкыр мунча кертеләләр, өс башлары һәм урын җирләре алыштырыла. Урын өстендә ятучылар кирәк саен юындырыла һәм өс-башлары алыштырыла. Өй шартларында социаль хезмәт алучылар ел башыннан 658 кеше, болар арасында 202 балигъ булмаган балалар, 23 инвалид-бала һәм 373 өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар. Бу тармакта барлыгы 66 социаль хезмәткәр һәм 6 медицина хезмәткәре эшли, - дип таныштырды Ойгөл Фәрит кызы.
Ике кешегә ярдәм кирәк
Такталачык авыл җирлеге башлыгы Камил Шәйхразыев җирлектә сугыш һәм тыл ветераннары белән эш оештыру буенча, шулай ук, рейд барышы вакытында күтәрелгән сорауларга ачыклык кертте.
Җирлектә пенсия яшендә 178 хатын-кыз, 89 ир-ат. Шулардан 1 сугыш ветераны, 28 тыл ветераны. Тыл ветераннарыннан ике кешегә ярдәм итү кирәк.
- Кәримә Сәхәбиева социаль яклау бүлегенә дә төшкән иде. Түбәсен ябарга ярдәм кирәк. Зәйтүнә Латыйпова 16 квадрат метрлы агач йортта яши, газ плитәсе тузган, өе утын ягып җылытыла. Үзе дә, әти-әнисе дә гомер буе колхозда эшләгән. Өенә газ кертү кирәк, - диде ул.
Җәмәгатьчелек советы халык белән хакимият арасында элемтә булдыруда, халык арасында килеп туган сорауларны, ихтыяҗларны өйрәнеп, фикер-тәкъдимнәрне хакимият органнарына җиткерүдә юнәлешле эшли. Җәмәгать тыңлауларында район башлыгы Фаил Камаев күтәрелгән сораулар белән танышып, Җәмәгатьчелек советы әгъзаларына, авыл җирлеге башлыкларына, хакимият вәкилләренә эш оештыру буенча тәкъдимнәрен әйтте.
Өлкән яшьтәгеләрнең һәркайсы да хәрәкәтчән, гомер буе районда намуслы хезмәт куйган кешеләр. Сәламәтлекләрен яхшыртуда табиб ярдәме, операция ясау кирәк икән - фельдшерга, гомумгамәли табибына әйтү кирәк. Бүген Актанышта гына түгел, Чаллы, Казан шәһәрләрендә сәламәтлегеңне тикшертеп, медицина ярдәме алуда тоткарлыклар юк. Моннан тыш, "Актаныш" универсаль спорт залы өлкәннәр өчен түләүсез эшли.
Ташламалы дарулар
Районда һәр елны эшләп килүче Игелек марафоны ярдәм күрсәтү фондына дарулар алу өчен матди ярдәм сорап гариза язучылар арасында ташламалардан файдалану хокукына ия булып, ләкин аннан баш тартып, дару алу өчен акча сорап йөрүчеләр бар. Бу хакта Җәмәгатьчелек советы әгъзасы - район инвалидлар советы рәисе Светлана Әхмәтова да ачынып сөйләде.
Табиблар колагына
Өлкән кеше өчен табиб сүзе, ул язган язу ташка басылган язу кебек. Аптекадан дару алганда табиб язган кыйммәтлесен сорый ул. Шунлыктан, өлкән кешеләрне караганда аларның психологиясен аңлап якын килү кирәк - рецепт кәгазьләрен язганда кирәкле даруны алыштыручы дару-уколларны да күрсәтү урынлы булыр иде.
Авыл җирендә бер-береңнең ничек яшәгәнен белеп торасың
Авыр хәлдә калганда да олы кеше сабыр була, зарланырга яратмый. Закон нигезендә социаль хезмәт күрсәтүнең берничә төре бар - түләүсез, өлешчә түләүле, түләүле. Сугыш һәм тыл ветераннарына йортларын чиста-пөхтә тотуда, кайнар аш пешерүдә ярдәм формаларын уйлап бетерү кирәк. Моннан тыш, караучысыз, яисә урын өстендә ятучыларга картлар йортына урнашу мөмкинлеге бар. Андагы шартларны өлкәннәргә дөрес аңлату, өлкән кешене андагы мохит белән үзен алып барып таныштыру кирәк. Чөнки олы кеше картлар йортында яшәгәндә дә, туган нигезен сагынса, өенә кайтып торып та килә ала, сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, табигатькә - урман-болыннарга чыгып, саф һавасын сулый, җиләк-җимешләрен җыя, интернатка ярдәмләшеп яши. Бу уңайдан, Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәнов үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Кешечә якын килү генә кирәк бу очракта.
Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда тыл хезмәтендә көн-төн белән хисаплашмый хезмәт куйган ветераннар бүген арабызда мохтаҗлык кичерә икән - бу инде җирлек башлыгының, җирлектәге оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләренең бергәләп мәсьәләне ачыклап, ярдәм формалары булдыруны сорый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: