Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ГОМЕР БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның туган көне

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов 12 июньдә туган көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Энгель  Нәвап улы! Соңгы елларда Актаныш  матур үзгәрешләр кичерә, төзекләнә, үсешкә йөз тота. Районыбыз халкы сезгә таяна, зур өметләр баглый, авылларыбызның елдан-ел төзекләнә баруына шатлана. Нинди генә эшкә алынсагыз да, аны зур төгәллек белән башкарып чыгасыз. Район файдасына эшчәнлегегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телибез.Җирлегебезне төзекләндерү, республикада таныту юнәлешендәге кыю фикерләрегезне тормышка ашыруда дәрт-дәрман, рух ныклыгы һәм сәламәтлек юлдаш булсын. 


Якты хыялларыгыз тормышка ашсын, өметләрегез аклансын. Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез.
 

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: 

1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.

2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазыйфада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.

2017 елның 8 декабреннән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.

2018 елның 12 гыйнварыннын Актаныш районы районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә.

2018 елның 15 сентябрьнын Актаныш муниципаль район Советы рәисе 

,Тормыш иптәше Сәрия ханым  белән ике кыз, бер малай үстергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев