Актаныш

ГОМЕР БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: Бүген якташыбыз Кадрия Идрисова юбилеен билгеләп уза

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, кадерле якташыбыз Кадрия Рәес кызы Идрисова үзенең гомер бәйрәмен — 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза.


Хөрмәтле Кадрия Рәесовна, Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз  белән тәбрик итәбез. Милләтебезнең күрке булган хатын-кызларыбызны уртак максатларда-татар халкына хезмәт итү юлында берләштереп,  Сез гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне, мәдәният һәм сәнгатебезне саклауда һәм үстерүдә бихисап күп эшләр алып барасыз.

Сезне иң зур, шатлыклы бәйрәмегез - дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! Сезгә бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелегездәге илаһи нур тамчысы. 

60 яшегез белән котлап,
Зур бәхетләр Сезгә телибез.
Үзегез  кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген Сезне без.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: