Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ГОРУРЛАНЫРЛЫК ХЕЗМӘТЕБЕЗ БАР: Актанышның "кайнар икмәге" - табын күрке, табын бизәге!

Юлым “Кайнар икмәк” кибете тирәсеннән үтә икән, аннан таралган тәмле ризык исенә түзә алмыйм инде – аякларым үзеннән-үзе шунда алып кереп китә.

Яңа гына пешкән, күпереп торган авыл ипие исе авыз суларын китерә. “Чит-читләре теллин-теллин” – үзем яраткан ипине шулай дип йөртәм. Әбекәйләр элек нәкъ шундый ипине өй мичендә, берьюлы 5-6шар итеп пешерә торганнар иде.

– Безнең ипекәйләрне бик яратып алалар. Цехта аларны тәүлек әйләнәсе пешерәбез. Иртән кап-кайнар килеш мәктәп, балалар бакчаларына таратабыз, аннан көн дәвамында һәр пешкәнен кибетләргә озатабыз, – дип сөйли Актаныш икмәк пешерү комбинаты хуҗабикәсе Айгөл Гыйздәтуллина. 

Кайчандыр, әле 1970 елларда ук төзелгән комбинатны 2013 елдан сатып алып, үз гаилә бизнесы итеп үзгәртеп корган алар. Икмәк цехы ягына газ үткәргәннәр, быел өр-яңа кондитер цехы төзеп, эшләтеп җибәрделәр. Актаныш үзәгендә өч “Кайнар икмәк” кибете сатып алучыларны сөендерә, җитештергән продукцияне авылларга, шулай ук, күрше Минзәлә һәм Мөслим районнарына да тараталар. 

– Бүген 100 төрдән артык продукция җитештерәбез. Төп ассортимент кулланучылар сорау-ихтыяҗы нигезендә төзелә. Иң зур мактанычыбыз – продукциябез экологик яктан чиста, бернинди консервант кушылмаган. Без аларны ГОСТ таләпләренә туры китереп, бернинди тәм өстәгеч кушылмалар өстәми әзерлибез. Җитештерелгән продукция һәр этапта тикшерү үтә.

– Булган ассортменттан тыш, яңаларны да кертик, дип эзләнәбез. Яңа төр ризык пешереп карыйбыз да, күңелгә ошаганын документлаштырып, сатуга чыгарабыз. Милли ризыклардан моңарчы чәкчәк, кош теле, пакетка үлчәп тутырылган төш әзерли идек, әле менә гөбәдия дә пешерә башладык. Балалар пиццаны яратып ала, аны хәләл колбасадан ясыйбыз. 
Пирогларыбыз күп төрле – күрәгә, кара җимеш, 
шомырт, балан салып пешергән. Бездә җаның ни тели – шул бар, – дип сүзгә кушыла кондитер цехы мөдире 
Гөлназ Бәширова. – Заявкаларга чәк-чәк, тортлар да эшлибез. 

– Эшче кулларыгыз җитәме соң, әллә үзегез укытып кайтарасызмы?
– Сатучыларны да кертеп, барысы бүген бездә 80нән артык кеше хезмәт куя. Эш урынында кирәкле шартлар тудырылган, – дип санап китте Айгөл ханым. – Технологларыбыз бик көчле – махсус шуның өчен укыган белгечләр. Повар, кондитерларны колач җәеп кабул итәбез. Ләкин эш сменалы булгач, яшьләрдән килергә атлыгып торучылар бик юк шул. Эшчеләребезне укытабыз, семинарларга йөриләр. Хезмәткә түләү исә җитештерелгән продукциянең күләме һәм сыйфатына карап хисаплана: һәр көнне иртән 5тә үк килеп, технологлар продукция сыйфатын тикшерә, балл куялар. Ул сыйфат дәфтәренә язылып бара һәм, ай ахырында премия исәпләгәндә, шул балларга карыйбыз. 

Комбинатта чисталыкка игътибар зурдан. Һәр продукциянең өсте ябулы. Цехлар якты, җылы. Чит кешеләргә, өс һәм тышкы аяк киемнәрен алыштырмаганнарга юл ябык. Хезмәткәрләрнең униформалары көн саен юылып, иртән чистасы бирелә. 

– Әмма һәр хезмәттә булган кебек, бездә дә проблема-мәшәкатьләр туып тора, – дип дәвам итә Айгөл Гыйздәтуллина. – Быел ел башыннан чимал продукция бик кыйммәтләнде: югары сорт он – 40%, 1нче сорт  он– 33%, арыш оны – 22%ка артты, ягулык-майлау материаллары биеккә сикерде. Болар барысы безнең эшчәнлеккә дә суга. Дәүләт башка елларны икмәк продукциясенә бәя арттырмасыннар өчен эшмәкәрләргә субсидия түли иде, быел ул юк. Оешманың стабиль эшләвен тәэмин итү, хезмәткәрләребезгә вакытында тиешенчә хезмәт хакы түли алу өчен без дә җитештерелгән продукциягә бәяләрне арттырырга мәҗбүрбез. Сатып алучыларыбыз шуны аңлап кабул итсен иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев