Актаныш

Грипп Актанышка да килеп җитте

Соңгы атнада республикада, шул исәптән безнең районда да өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Үткән атнада 87 кешегә ОРВИ диагнозы куелган, шуның 44е - балалар. Белгечләр әйтүенчә, быелгы грипп югары температура һәм башка еллар белән чагыштырганда авыррак үтүе белән аерыла. Гриппның А вирусы штаммнары өстенлек алачак,...

Соңгы атнада республикада, шул исәптән безнең районда да өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Үткән атнада 87 кешегә ОРВИ диагнозы куелган, шуның 44е - балалар. Белгечләр әйтүенчә, быелгы грипп югары температура һәм башка еллар белән чагыштырганда авыррак үтүе белән аерыла. Гриппның А вирусы штаммнары өстенлек алачак, диеп фаразлана. Гонконг вирусы китереп чыгарган гриппның да таралу ихтималы бар.
Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсе эпидемиолог ярдәмчесе Наилә Ваһапова белән әңгәмәбез грипп авыруы хакында.
- Яңа ел каникуллары чорында ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куючыларга мөрәҗәгать итүчеләр бик күп булды. Күпчелек кеше югары температурадан интекте. Андыйлар арасында балалар аеруча күп. Нинди генә дару эчсәң дә, температура төшми. Югарыда китерелгән саннар әле ул үзәк хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр генә. Табибка күренмичә, өйләрендә үзләре дәваланучыларның саны ике-өч тапкырга күбрәктер. Моны без грипп белән авырдык, дибез. Чынлыкта да шулаймы?
- Бүгенге көндә безгә таныш булган кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) дигән сүзләр артында күп төрле авырулар яшеренүен күпләребез белеп тә бетермидер. Алар авыруны тудыручылар, авыруның клиник билгеләре һәм агышы белән аерылалар.
Барлык респиратор авыруларның да төп охшашлыгы шунда - авыруны тудыручы вирусларның организмга керү юлы булып югары тын юлларының лайлалы катламы тора, ә вируслар һава юлы белән зарарланган кешенең төчкергәндә, ютәлләгәндә һавага таралган какырык тамчыларын сулап үтеп керәләр.
- Бер-берсеннән ничек аерыла инде алар?
- Беренче карашка салкын тидерү (простуда) һәм грипп арасында әллә ни аерма юк та кебек: авыру билгеләре бертөрле үк - температура, хәлсезлек, борын тыгылу (насморк), ютәл. Ә шулай да гриппны башка кискен вируслы инфекцияләрдән аеру мөмкин.
Әгәр борыныгыздан сез кулъяулыгыгызны алыштырып өлгерә алмаслык булып ага икән, ә кешенең халәте түзәрлек һәм температура 37 градуска якын була икән - бу риновируслы инфекция була.
Әгәр икенче-өченче көннәрдә өшү, борын тыгылу, ютәлгә күздә ком булу тойгысы һәм тамак авырту да өстәлсә, муен һәм култык асты бизләренең авыртуы барлыкка килсә - бу аденовируслы инфекция була.
Парагрипп инфекциясен гади салкын тию белән, фаринготонзиллит белән бутарга мөмкин.
Әгәр сезнең башыгыз авырта, буын һәм мускулларыгыз сызлый икән, бөтен тәндә хәлсезлек сизелсә, аз гына тавыш, көчле ут яктысы ярсыта икән, күңел болгану һәм косу күзәтелсә, тән температурасы 39 градустан югары күтәрелсә, ә борын тыгылуы юк дәрәҗәсендә булса - бу сездә грипп дигән сүз! Грипп ул барлык кешене дә авыруга дучар итә торган авыр вируслы инфекция. Грипп авыруы югары үлем очраклары белән дә куркыныч, бигрәк тә балалар һәм өлкәннәр арасында.
Авыруның авыррак узуы һәм катлаулануы буенча югары төркемгә өлкән яшьтәгеләр, балалар, йөкле хатын-кызлар, хроник авырулы (астма, диабет, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар, хроник үпкә авырулы кешеләр) һәм иммунитеты түбәнәйгән кешеләр керә.
Әгәр сез яки якыннарыгыз шушы төркемгә керә икән, һәм сездә грипп билгеләре күренсә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу сезгә дөрес дәваланырга һәм башка төрле катлаулануларны булдырмаска ярдәм итәр.
- Катлауланулар нидән гыйбарәт?
- Катлауланулар арасында лидер булып беренчел вируслы пневмония тора. Кешене бу халәттән чыгару бик авыр. Беренчел вируслы пневмония вакытында кешенең хәле тиз арада авырая, һәм 24 сәгать эчендә күп авыруларда тын җитмәү күзәтелә, ә бу үз чиратында тиз арада үпкәне механик рәвештә эшләтүне сорый.
Үз вакытында башланган дәвалау авыруның җиңелрәк узуына ярдәм итә. Вирус үзенчәлегенең берсе булып канны үзгәртү үзлеге тора, һәм авыруларның бер өлеше тромбоз нәтиҗәсендә вафат була, чөнки кан куеру югарылана.
Тикшеренүләр нәтиҗәсе турында әйтми китү мөмкин түгел - Россиядә әйләнештә булган вирус вакцинага салынган варианттан аермалы түгел. Прививка алганнарны вакцина авырудан сакларга тиеш.
Төп профилактика чаралары хакында да онытырга ярамый.
Кулларны сабынлы су белән, чиста итеп, еш юу шарт. Битне юыгыз, борын куышлыгын чистартыгыз; кешеләр белән билгеле бер араны саклагыз һәм этика
кагыйдәләрен үтәгез; сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Җилләтү кагыйдәсен үтәгез.
Грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы булып вакцинацияләү, ягъни прививка ясату тора.
Прививка эпидемиягә кадәр иммунитет барлыкка килерлек итеп, көз көне ясалырга тиеш. Уртача алганда грипптан ышанычлы саклану булсын өчен прививкадан соң 2-3 атна таләп ителә, ә сәламәтлеге какшаган кешеләргә 1-1,5 ай вакыт кирәк.
- Наилә Фәһимовна, грипп белән авырган очракта нишләргә соң?
- Өйдә калыгыз һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Исегездә тотыгыз: дәвалану беренче көннән үк башланырга тиеш! Табиб киңәшләрен төгәл үтәгез, авыруны аяк өсте үткәрмәгез, ятак режимын үтәгез, күп күләмдә сыеклык эчү шарт.
- Гаиләдә грипп белән авыручы булса ...
- Гаиләдә бер кеше авырса, бер-бер артлы башкаларга да күчәчәк. Шуңа күрә дә грипп белән авырган кешене аерым бүлмәгә урнаштырырга, авыру яткан бүлмәне ешрак җилләтергә һәм юарга кирәк. Болар барысы да башка гаилә әгъзаларының сәламәтлеген саклау максатында эшләнә. Аерым бүлмә булмаса, авырудан 1метр ара калдыру шарт.
Авыруга аерым савыт-саба булдырыгыз. Авыру белән аралашуны мөмкин кадәр киметегез. Бигрәк тә балаларның, өлкән яшьтәгеләрнең, хроник авырулары булганнарның авыру белән аралашуын киметегез. Аның белән аралашканнан соң кулларны ныгытып, сабын белән юу шарт.
Кабатлап әйтәм: грипп катлауланулар белән куркыныч авыру. Шуңа күрә дә вакытында башланган дәвалау авыруның җиңелрәк узуына ярдәм итүен онытмаска кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: