Актаныш

Грипп быел иртәли

Татарстан Республикасы буенча грипп һәм өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе белән күпләп авыру очраклары арта. Быелның 8 аена Татарстан буенча 500 меңгә якын кеше ОРВИ белән авырган, 263 грипп авыруы очрагы теркәлгән. Безнең районда узган ел - 1337, 2015 елның 9 аенда 2148 кеше өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе белән...

Татарстан Республикасы буенча грипп һәм өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе белән күпләп авыру очраклары арта. Быелның 8 аена Татарстан буенча 500 меңгә якын кеше ОРВИ белән авырган, 263 грипп авыруы очрагы теркәлгән. Безнең районда узган ел - 1337, 2015 елның 9 аенда 2148 кеше өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе белән авырып, үзәк хастахәнәгә мөрәҗәгать иткән.
Быелгы грипп эпидемиясе башка еллардагыдан иртәрәк, ноябрь, декабрь айларында булыр дип фаразлана. Моңа алдан әзер булып тору берәүгә дә зыянга булмас. Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Чаллы шәһәре комитетының Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табибы урынбасары Луиза Хафизова белән шул хакта сөйләштек.
- Грипп - дөньяда иң күп таралган йогышлы авыруларның берсе. Аны А, В, С төркеменә кергән вируслар китереп чыгара. А һәм В вируслары югары дәрәжәдә үзгәрү үзлегенә ия, шуңа күрә дә грипп авыруы һәр елны төрле вирусларга бәйле.
- Авыру чыганагына килгәндә....
- Авыру чыганагы - грипп белән авырган яисә грипп вирусы йөртүче сәламәт кеше. Авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә дә һавага бик күп вирус бүленеп чыга. Зарарланган һава һәм авыру кеше кулланган әйберләр, юылмаган куллар аша да сәламәт кешегә инфекция җиңел генә йога.
- Авыру ничек башлана?
- Грипп бизгәк тоткандагы кебек туңдырып, калтыратып, кинәт башлана. Тән температурасы бик нык күтәрелә, гомуми хәлсезлек сизелә. Баш, буыннар, бөтен гәүдә авырта башлый. Кайвакытта күңел болгана, костыра. Күзләр кызара, яшь агарга мөмкин, колаклар шаулый.
- Вакытында табибка мөрәҗәгать итмичә, аяк өсте генә йөреп торганда, өзлегү ихтималы бармы?
- Әлбәттә, өзлегү ихтималы зур, чөнки грипп кешенең иммун системасын какшата. Грипптан тын юллары һәм үпкә ялкынсынырга ихтимал. Йөрәк-кан тамырлары авыруы белән интегүчеләрнең авырулары көчәеп китүчән. Сирәк кенә колаклар, баш мие ялкынсыну кебек катлауланулар булу ихтимал.
- Грипп белән ничек көрәшергә?
- Иң төп чараларның берсе булып, грипп авыруына каршы прививкалар ясау тора. Аны эпидемиологик күтәрелешкә кадәр ясату кирәк. Белгечләр әйтүенчә, прививка алган кешеләрнең 85-90%ы грипп белән бөтенләй авырмый яки гриппны жиңелчә генә үткәрә. Прививкаларның әһәмияте тагын шунда: ул кешенең өске сулыш юлларының вируслы инфекциясенә каршы торучанлыгын арттыра. "Сәламәтлек " илкүләм проекты кысаларында безнең районга федераль бюджеттан 8400 кешелек вакцина каралган, шуның 2400 дозасы, гриппол плюс дип аталганы, балалар өчен кайтарылып, ясалып бетте. Шушы көннәрдә зурлар өчен 6000 доза Совигрипп вакцинасы кайтты, һәм прививкалар ясала башлады. Аны ясату өчен үзәк һәм участок хастахәнәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гриппка каршы прививка ясалгач, авыруга каршы иммунитет ике атна үтүгә барлыкка килә һәм бер елга кадәр грипптан саклый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: