Актаныш

Гыйнвар – терлекчелек өчен уңай ай

Узган атнада Яңа Әлем мәдәният йортында терлекчелек тармагындагы гыйнвар ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. Терлекчелек тармагындагы гыйнвар ае нәтиҗәләре хакында таныштыра башлаганчы, Дәниф Харисов хуҗалыкларга тулаем бәя биреп китте. - Узган ел җирнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча бары тик...

Узган атнада Яңа Әлем мәдәният йортында терлекчелек тармагындагы гыйнвар ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды.
Терлекчелек тармагындагы гыйнвар ае нәтиҗәләре хакында таныштыра башлаганчы, Дәниф Харисов хуҗалыкларга тулаем бәя биреп китте.
- Узган ел җирнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча бары тик "Әнәк" агрофирмасы һәм "Ташкын" хуҗалыгы гына яхшы эшләгән. "Ташкын" хуҗалыгының иң кырыс табигать шартларында эш алып баруын да исәпкә алсак, башкаларга уйланырга җирлек бар дигән сүз бу, - ди ул.
Гыйнвар терлекчелектән мул продукция алу чоры булып тора. Бу көзге пычрак та, шулай ук язгы юеш вакыт та түгел. Шулай булса да, Дәниф Харисовның тәфсилле чыгышында китерелгән саннар арасында төрлесе бар.
1 февральгә район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технология техникумын да кертеп, 34829 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Хуҗалыклар буенча бу сан 33497 башны тәшкил итеп, быелның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 178 башка артык. Әлеге артыклыкка "Әнәк" (+82), "Актаныш" агрофирмалары (+75), "Ташкын"(+45), "Наратлы"(+19), "Нигез"(+17) хуҗалыклары саллы өлеш керткән. Тик "Чишмә"(-35), "Тамыр"(-24), "Башак"(-12), "Чиялек" (-4) хуҗалыкларында малларның баш саннары, киресенчә, кимегән. Терлекләрнең баш саннарын күпләп киметкән хуҗалык җитәкчеләренә
Дәниф Харисов:
- Кайсыдыр хуҗалыклар плюскә эшләгәндә, минуска эшләүчеләрне аңлап булмый. Йөкне тигез тартырга була бит.
Терлекләр кеременә һәм чыгымына анализ ясап караганда, гыйнвар аенда 1301 баш бозау алынып, шуның 59ының үлеменә юл куелган. Шулай ук тиешле
авырлыклары җитмәгән терлекләрне реализациягә җибәрү дә хуҗалыкларның әлеге юнәлештә эшләп бетермәүләрен күрсәтә.
- Гыйнвар - үлем иң аз булырга тиешле ай. Ә бездә 59 баш терлек үлгән. Бу, мал табиблары, сезнең намуста. Гыйнвар аенда бер баш терлеккә ветеринар хезмәтләр өчен районда уртача 78 сум акча тотылган. Кайбер хуҗалыкларда ул 50 сум гына, - ди Дәниф Харисов.
Ул шулай ук лейкоз авыруына каршы хәрәкәткә дә тукталды. Районда бары тик "Нигез", "Ташкын" хуҗалыкларында, "Әнәк" һәм "Актаныш" агрофирмаларында гына моның буенча эш алып барыла. Ә калган хуҗалыклар лейкоз авыруына каршы берни дә эшләми. Югыйсә, һәр хуҗалыкка юл карталары эшләп бирелгән.
Гыйнвар аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 10 баш сыер артыграк, ә таналар, киресенчә, 8 башка әзрәк каплатылган.
Бозаулаганнан соң 60 көне тулган сыерларны каплату буенча җитешсезлекләр аеруча күп. 2015 елның ноябрь аенда район буенча 1075 баш МЭТ бозауласа, быелның гыйнвар аенда шуларның 136 башы каплатылмыйча калган. Андыйларның саны аеруча Нур Баян исемендәге (-46), "Башак"(-27), "Нур"(- 22), "Тамыр" (-16) хуҗалыкларында, "Әнәк" агрофирмасында (- 49) күп. Әлеге юнәлеш буенча да Дәниф Харисов белгечләргә үзенең шелтә сүзләрен ирештерде.
Гыйнвар аенда хуҗалыкларда 43763 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 1881 центнерга күбрәк. Җитештерелгән сөтнең 41048 центнеры дәүләткә сатылган. Район буенча гыйнвар аенда бер сыерга 398 килограмм сөт савылган. Бу көнгә бер сыерга 12.9 килограмм дигән сүз.
Елның беренче аенда район хуҗалыкларында барысы 4283 центнер ит җитештерелгән. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда 114 центнерга күбрәк. Җитештерелгән МЭТ итенең 3613 центнеры дәүләткә сатылган. Бер баш терлеккә 20.9 килограмм туры килә. Уртача тәүлеклек үсеш район буенча 614 грамм тәшкил итә. Нур Баян исемендәге (868), "Башак" (730), "Чишмә" (702) хуҗалыклары, "Әнәк" агрофирмасы (709) терлекләре ашаган ризыкларына күрә үсешен дә бирсә, калган хуҗалыкларның ул мактанырлык түгел. Аларда үсеш тәүлегенә 700 граммнан түбәнрәк.
Хуҗалыклар кассасына гыйнвар аена барысы 215 миллион 278 мең сум акча кергән. Аның 66 проценты терлекчелеккә туры килә. Бер баш шартлы терлеккә уртача 5337 сум, дигән сүз. Хуҗалыклар буенча караганда, бер баш шартлы терлеккә туры килгән акча кереме "Әнәк" агрофирмасында, "Чишмә", "Башак", "Саф" хуҗалыкларында гына районның уртача күрсәткеченнән югары, калганнарында түбән.
- Хуҗалыкларның акча кереме аларның хезмәткәрләргә түләнә торган хезмәт хакында да чагылыш табарга тиеш, - ди Дәниф Харисов.
Һәм ул үзенең тәфсилле чыгышы барышында терлекчелек тармагы буенча гыйнвар аенда берникадәр үсеш булса да, бу әле канәгатьләнерлек түгел, дип белдерде. Белгечләрнең үз юнәлешләре буенча тиешле дәрәҗәдә эшләп бетермәүләренә дә басым ясады. Хәзерге алдынгы технологияләр заманында кайчандыр алган белемгә генә карап эш итү дөрес түгел. Һәрдаим эзләнергә, алдынгы технологияләр өстендә эшләргә кирәк, дип басым ясады.
Гыйнвар ае йомгаклары буенча Ат "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды. II урында - "Чишмә", III урында "Башак" хуҗалыклары.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: