Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ХАЛЫК ҮЗЕ ХӘЛ ИТӘ: Үзара салым акчасы җыелачакмы, юкмы?

19 ноябрь көнне районыбыздагы барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Бүген авыл җирлекләрендә, шул исәптән Актанышта да үзара салым җыю буенча референдум уза. Халык инде аның турында бик яхшы хәбәрдар. Кирәклеген дә яхшы аңлыйлар. Авылларның төзеклеген тәэмин итү, юлларны ныгыту, зиратларны төзек итеп тоту өчен җыела торган үзара салымга беркем...

19 ноябрь көнне районыбыздагы барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Бүген авыл җирлекләрендә, шул исәптән Актанышта да үзара салым җыю буенча референдум уза.
Халык инде аның турында бик яхшы хәбәрдар. Кирәклеген дә яхшы аңлыйлар. Авылларның төзеклеген тәэмин итү, юлларны ныгыту, зиратларны төзек итеп тоту өчен җыела торган үзара салымга беркем дә каршы килмәс дип ышанабыз.
Референдум иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды, ул 20.00 сәгатьтә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң сайлау комиссияләре бюллетеньнәрне санау эшенә керешәләр.
Җыелган акчалар банкларда махсус счетларга утыртыла. 2018 елда күпмесе нинди эшләр өчен тотылачагы алдан ук билгеләп куелды. Кабул ителгән карарларның закон таләпләренә туры килүе шарт. Чөнки үзара салымның тотылышы көчле күзәтү астында, бернинди тайпылышлар да була алмый. Финанс министрлыгы үзара салым акчасының кайчан һәм никадәр җыелуын, дәүләттән күпмегә арттырып кайтарылуын контрольдә тота.
Хөрмәтле районлашлар! референдумда бердәм катнашыйк. Һәр кеше дә тормыш-көнкүрешебезне яхшырту өчен үзеннән өлеш кертергә хаклы һәм бурычлы, шуны бервакытта да истән чыгармыйк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев